25.03.2017


15 Дөньякүләм Instameet

25 март Казанда 15 Дөньякүләм Instameet башланды. Бу юлы аның төп темасы итеп миһербанлык сайланды. Чара кысаларында Русия һәм чит илләрнең иң популяр блогерлары миһербанлык, игелек кебек төшенчәләрне ничек аңлауларын күрсәттеләр. Матур фотолар төшерү өчен мәйданчыкларның берсе итеп «Казан Кремле» музей-тыюлыгы да сайланды. Чарада катнашучыларны шәһәрнең тарихи урамнары буенча кызыклы инста-квест һәм башка кызыклы сюрпризлар көтте.

Казанда чараны оештыручылар: «Штаб» крептив индустрияләр резиденциясе, Hello, Blogger медиа-платформасы, Татарстан халыклар ассамблеясенең яшьләр бүлекчәсе һәм «Татарстан җөмһүрияте» официаль төркеме.

25.03.2017


Казан Кремле «Җир шары сәгате» акциясенә кушыла

25 март 20:30 - 21:30 сәгатьтә «Җир шары сәгате -2017» дөньякүләм экологик акциясе узачак. Аның темасы - кешенең табигатькә мөнәсәбәте, акциянең слоганы – «Табигатьне түгел, Үзеңне үзгәрт». Акция кысаларында дөньяның иң танылган биналары, хәйкәлләре утны һәм яктыртуны сүндерәчәк. Татарстан башкаласының йөрәге саналган Казан Кремле дә яктыртуны бер сәгатькә сүндереп торачак.

Акция ел саен мартның соңгы шимбә көнендә Дөньякүләм кыргый табигать фонды инициативасы буенча уздырыла.

Әлеге фонд мәгълүматы буенча, Казан - «Җир шары сәгате - 2016» акциясендә катнашкан Русия шәһәрләре арасында иң активларыннан булган.

24.03.2017


Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда татар чәе эчерттеләр

24 март Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда «Чәй кичәсе» узды. Кичәгә килүчеләр татар чәе әзерләүнең төрле рецептлары белән таныштылар, традицион көнчыгыш кунакчыллыкның атмосферасына чумдылар.

Бөтен гомерен бу гаҗәеп эчемлекне өйрәнүгә биргән чәй белгече Руслан Бушков татар халкында чәй эчү традициясенең килеп чыгышы һәм үсеш алу тарихы турында сөйләде, хуш исле бу эчемлекне әзерләү рецептлары белән уртаклашты. «Чәй кичәсендә» Чәк-чәк музее хезмәткәрләре дә катнашты, алар традицион татар тәмнүшкәләрен әзерлә тарихы турында сөйләде. Коллекционер Фәрид Зарипов раритет самоварлар тупланмасын күрсәтте. Кичә азагында чәй купажы остасы Лилия Камалетдинова чәй ясау буенча мастер-класс һәм дегустация уздырды.


Фоторепортаж...

24.03.2017


Татарстан табигать тарихы музеенда Каникуллар

2017нче ел Татарстан Экология һәм җәмгыяти урыннар елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Татарстан табигать тарихы музее «экологик» каникуллар игълан итә!

20-28 март 10.00 - 17.00 «Тыелулы Русия. Байкал күле» күргәзмәсе җир шарының иң борынгы һәм иң тирән күле турында сөйли. Керү бушлай.

20-28 март 10.00 - 17.00 «Акватошка маҗаралары» мавыктыргыч квестында балалар рәхәтләнеп күңел ачыр.

25 март 13.00 - 16.00 декоратив күселәр сөючеләр клубы үзләренең гадәти булмаган тәрбияләнүчеләре белән таныштырыр.

25 март 13.00 - 16.00 өстәл уеннары яратучыларын Дженга, Пятница, Уно, Крокодил, Цуро, Барабашка уеннары көтә. Ял көнен файдалы уздыру өчен шәп мөмкинчелек.

Бәясе: балалар – 80 сум, олылар – 100 сум.

25 март 15.00 бисердан беләзекләр ясау буенча мастер-класс. Алдан язылу мәҗбүри.

Бәясе – 350 сум.

26 март 13.00 «Әлбәттә, фән!» лабораториясенең «Супер-физика» дип исемләнгән өр-яңа фәнни тамашасына чакырабыз. Тамаша тулысынча табигать көчләрен аңлата торган экспериментлардан торачак. Магнит, электричество белән бәйле тәҗрибәләр булачак! Танылган физиклар һәм аларның ачышлары турында сөйләшербез.

Бәясе: балалар өчен – 200 сум, олылар өчен – 350 сум.

26 март 13.00 Аркадий Курамшинның «Ризык буя матдәләре һәм консервантлары буенча юлкүрсәткеч» лекциясе узачак.

Керү бушлай.

Билетларны онлайн ал!




Экспозициягә керү өчен билетлар

Тулы бәя – 250 сум

Студент, пенсионерлар – 100 сум

Мәктәп укучылары – 80 сум

Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-80-37, 567-80-35

24.03.2017


Татар халык музыкасында төрки традицияләр

24 март Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда «Татар халык музыкасында төрки традицияләр» темасына лекция укылды. Лектор - сәнгать фәне кандидаты, Республика традицион мәдәният үстерү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, ЮНЕСКА каршысындагы традицион музыка буенча Халыкара шура әгъзасы Эльмира Каюмова.

Лекциягә килүчеләр уртак төрки мирасның татар җыр фольклорында һәм инструменталь музыкада чагылышы турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Лекция азагында күбесе бүгенге көндә этник традицияләр начар үсеш алуга борчуларын белгертте. Бу эстрадага да, халык уен коралларына өйрәнүгә дә кагылышлы.

23.03.2017


Кабардин-Балкар илбашы Казан Кремлендә

23 март Кабардин-Балкар җөмһүриятенең илбашы Юрий Коков «Казан Кремле» музей-тыюлыгында кунакта булды. Музей-тыюлык җитәкчесе Зилә Вәлиева белән бергә абруйлы кунак Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение чиркәвен тамаша кылды.


Фоторепортаж...

22.03.2017


Кытай Коммунистик партиясенең үзәк комитет делегациясе - Казанс Кремлендә

22 март Кытай Коммунистик партиясенең үзәк комитет делегациясе «Казан Кремле» музей-тыюлыгын тамаша кылды. Делегацияне Кытай Коммунистик партиясе үзәк комитеты җитәкчесе Сун Тао җитәкләде. Делегациядә Кытай Халык Җөмһүрияте провинцияләренең бизнесменнары да бар иде. Экскурсия кысаларында кунаклар Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение чиркәвендә булдылар.


Фоторепортаж...

20.03.2017


Татарстан табигать тарихы музеенда Каникуллар

2017нче ел Татарстан Экология һәм җәмгыяти урыннар елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Татарстан табигать тарихы музее «экологик» каникуллар игълан итә!

20-28 март 10.00 - 17.00 «Тыелулы Русия. Байкал күле» күргәзмәсе җир шарының иң борынгы һәм иң тирән күле турында сөйли. Керү бушлай.

20-28 март 10.00 - 17.00 «Акватошка маҗаралары» мавыктыргыч квестында балалар рәхәтләнеп күңел ачыр.

25 март 13.00 - 16.00 декоратив күселәр сөючеләр клубы үзләренең гадәти булмаган тәрбияләнүчеләре белән таныштырыр.

25 март 13.00 - 16.00 өстәл уеннары яратучыларын Дженга, Пятница, Уно, Крокодил, Цуро, Барабашка уеннары көтә. Ял көнен файдалы уздыру өчен шәп мөмкинчелек.

Бәясе: балалар – 80 сум, олылар – 100 сум.

25 март 15.00 бисердан беләзекләр ясау буенча мастер-класс. Алдан язылу мәҗбүри.

Бәясе – 350 сум.

26 март 13.00 «Әлбәттә, фән!» лабораториясенең «Супер-физика» дип исемләнгән өр-яңа фәнни тамашасына чакырабыз. Тамаша тулысынча табигать көчләрен аңлата торган экспериментлардан торачак. Магнит, электричество белән бәйле тәҗрибәләр булачак! Танылган физиклар һәм аларның ачышлары турында сөйләшербез.

Бәясе: балалар өчен – 200 сум, олылар өчен – 350 сум.

26 март 13.00 Аркадий Курамшинның «Ризык буя матдәләре һәм консервантлары буенча юлкүрсәткеч» лекциясе узачак.

Керү бушлай.

Билетларны онлайн ал!




Экспозициягә керү өчен билетлар

Тулы бәя – 250 сум

Студент, пенсионерлар – 100 сум

Мәктәп укучылары – 80 сум

Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-80-37, 567-80-35

20.03.2017


Чәй кичәсе

24 март 16:00 сәгатьтә Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда «Чәй кичәсе» узачак.

Барыбызга да таныш эчемлек күп кенә серләр саклый. Без бу серләрне ачырга дип Руслан Бушковны чакырдык. Ул - этнограф, чәй эчү традицияләрен өйрәнүче һәм популярларштыручы. «Путешествие в прошлое: предметы тюркской культуры из семейного собрания Рафаэля Халитова» күргәзмәсе кысаларында уза торган ачык лекторий кысаларында сезне татар халкында чәй традицияләренең килеп чыгышы һәм үсеше турында кызыклы лекция көтә. Сез татар чәенең күптөрле рецептлары белән танышырсыз, традицион шәрык кунакчыллыгы йолалары белән танышырсыз.

Билет бәясе – 50 сум.

Профильле уку йортлары студентлары өчен керү бушлай.



Адрес: Казан Кремле

Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, 1 кат (күргәзмә залы)

Телефон: (843) 567-80-24

Электрон почта: muz_kazankreml



18.03.2017


Татарстан табигать тарихы музеенда Су көне башланды

18 март Татарстан табигать тарихы музеенда Су көне башланды. «Акватошка маҗаралары» квесты музей буенча сәяхәтне тагы да кызыграк итте. Юлкүрсәткеч ярдәмендә бәйрәм кунаклары күп кенә кызыклы әйберләр белде. Лекцияләр залында гидрогеолог Никита Курлянов казанлылар эчкән су сыйфаты турында, киосклардан сатыла торган су, кувшин фильтрларның ышанычлылыгы турында сөйләде. Лекция азагында теләүчеләр суга экспресс-анализ ясадылар.

Су көне 19 мартта да дәвам итәчәк. Килүчеләрне «Тылсымлы су» фәнни тамашасы, квест һәм Казан дайверлары белән очрашу көтә.

Тәфсилле программа



Билетларны онлайн ал!



Фоторепортаж...



   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра