14.12.2016


Конвертларны ачу

13.12.2016


Татар белем хәзинәсенең Кырым энҗеләре

14 декабрь 16 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Татар белем хәзинәсенең Кырым энҗеләре» күргәзмәсе ачылачак. Кырым тарих музей-тыюлыгы тупланмасыннан китерелгән 200дән артык экспонат күргәзмә кунакларын XIII – XX гасыр Кырым мәдәнияте һәм тарихы белән таныштырыр дип көтелә.

Экспонатлар арасында XV-XX гасырларда Кырымда гарәп, кырым-татар, госманлы төрек телле язма ядкарьләр, материаль мәдәният үрнәкләре. Күргәзмәнең зур өлешен Аурупа илләрендә басылып чыккан гравюра, литография, открыткалар һәм уникаль картографик материаллар тәшкил итә. Кырым ханлыгының уңайлы геополитик урнашуы, аңа аурупалыларның игътибарын җәлеп иткән. Моңа дәлилләрне без китап һәм китап сәнгатендә күрә алабыз.

Күргәзмәдәге китаплар аша без Кырым мөселман галимнәренең фәнни эзләнүләре белән таныша алабыз. Кырым шәһәрләре һәм авыллары төшкән гравюра, литография һәм открыткалары аша XVIII-XIX Кырым архитектур һәйкәлләре белән таныша алабыз. Кызганычка каршы, аларның бер өлеше XX гасырның уртасы җиткәнче үк җимерелә. Сирәк гравюралар арасыннан 1503 елгы Феодосия, XVIII-XIX Бахчасарай шәһәрләре күренешен атарга мөмкин. Италияле рәссам Карло Боссоли төшергән кызлар мәдрәсәсе литографиясе дә уникальләрдән санала. Портретлар төшерелгән гравюралар арасында аеруча зур кыйммәткә Кыры ханлыгы сәяси берләшүендә зур өлеш керткән Хаҗи Гәрәй Икенче сурәтедер. Борынгы үрнәкләр арасында Кырым ханнары чыгарган 56 тәңкә дә бар. Күргәзмәне мәрәмә белән шәрбәнти (хатын кызларның чәчне каплау яулыклары), күлмәк элементлары бизәячәк.

Күргәзмә экспонатлары 20 ел дәвамында 35 илдән җыелган һәм бүгенге көндә берничә ел элек булдырылган Кырым тарих музей-тыюлыгының фондын тәшкил итәләр.

Күргәзмә Кырым һәм Татарстан Җөмһүриятләренең хезмәттәшлеге кысаларында әзерләнде.





Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете,

Ислам мәдәнияте музее

Күргәзмә көн дә 09.00 - 19.30 (касса 19.00) эшли

Бәя: күргәзмәне музейга керү билеты буенча карау мөмкин. Тулы бәя - 200 сум, студент, пенсионер, мәктәп укучылары - 80 сум

Тел.: (843) 567-81-25; 567-81-52; 576-81-64



12.12.2016


Казан Кремлендә иң кызыклы Кар бабайны сайлаячаклар

Татарстан табигать тарихы музее кунакларын махсус Яңа ел уңаеннан оештырылган күргәзмә белән каршы ала. Биредә кызыклы Кар бабайлары һәм бизәлгән чыршылар күрсәтелә. Музейның вестибюле көн дә яңа әсәрләр белән тулыландырыла. «Иң кызык Кар бабай» һәм «Альтернатив Яңа ел чыршысы» ярышларында катнашырга теләүчеләр әсәрләрен китерә. Төрле материаллардан ясалган әсәрләр нәни кунакларны да, аларның әти-әниләрен дә шаккаттыра. Бу төрле төсле Кар бабай һәм чыршыларны күргәч, Яңа ел инде ишек төбендә икәнлеге сизелә.

Әсәрләр 25 декабрьгә кадәр кабул ителә. 29 декабрьдән башлап теләгән берәү үзенә хуш килгән әсәр өчен тавыш бирә алачак. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Бүләкләү 2017 елның 21 гыйнварында узачак.

11.12.2016


Яңа ел тылсымы - «Кыш Бабайның серле лабораториясендә»

11 декабрь Татарстан табигать тарихы музеенда «Кыш Бабайның серле лабораториясе» эшли башлады. Кулларны туңдырмый торган кар бөртекләре, өстәл өстендә өерелүче буран… Авырмы? Җиңел! Безнең шат күңелле профессорлар Кыш Бабай һәм Кар кызының күп кенә серләрен белгән һәм кунакларга ул серләрне ачырга әзер. Узган беренче очрашуда чын тылсым сәхнә тотты.

Без Төньяк котып суыгы булдырдык, экваторда кызудан интегүче балаларга кар булдырдык, салават күпере төсләреннән чыжылдаучы коктейль ясадык, яңа ел мишурасын һавага күтәрдек, башка кызыклы тәҗрибәләр куйдык.

Файдалы, кызыклы һәм чын яңа ел тамашасы - «Кыш бабайның серле лабораториясе» 2016 елның 17, 18, 24, 25 декабрь һәм 2017 елның 7, 8 гыйнвар 13.00 сәгатьтә узачак.

5+

Дәвамы: 50 минут

Бәясе – 350 сум (кеше исәбеннән)

Билетны онлайн алу!


Фоторепортаж...

07.12.2016


Төркиянең Премьер-министры Казан Кремлендә

7 декабрь Төркия Җөмһүриятенең Премьер-министры Бинали Йылдырым «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булды. Татарстан Җөмһүрияте Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм музей-тыюлык җитәкчесе Зилә Вәлиева белән бергә мәртәбәле кунак дөньяның иң матур мәчетләреннән саналган Кол Шәриф мәчетен һәм Казан православ тарихы һәйкәле булган Благовещение чиркәвен тамаша кылды.


Фоторепортаж...

07.12.2016


"Кыш Бабайның яшерен лабораториясе" эшен башлап җибәрә

11 декабрь 13:00 сәгатьтә "Кыш Бабайның яшерен лабораториясе" ишекләрен ачып җибәрә. Бу мавыктыргыч программа кечкенә кунакларыбызны тылсым ясарга өйрәтәчәк. Безнең профессорлар Кыш Бабай һәм Кар кызының бөтен серләрен белгәннәр, бу серләрне сезнең белән уртаклашырга әзер.

Безнең лабораториядә сез күп кенә кызыклы әйберләр өйрәнерсез:

•Төньяк котыптагы кебек салкын һава, кар һәм җилне безнең өстәлдә ничек ясарга?

•Кыш бабай рецепты буенча тылсымлы Яңа ел коктейле ясарга мөмкинме?

•Ничек төрле төсле зуууур бөртекләрдән торган кар ясарга?

•Чыршының фәнни бизәкләре нинди була? һәм тагын бик күп кызыклы һәм файдалы Яңа ел серләрен сезгә «Кыш бабайның яшерен лабораториясе» ачар!

Лаборатория узачак көннәр: 11, 17, 18, 24, 25 декабрь һәм 7, 8 гыйнвар 13.00 сәгатьтә

5+

Билет бәясе – 350 сум.

Дәвамы – 50 минут

Язылу өчен телефоннар:: (843)253-88-00, (843)567-80-35, 567-80-37

06.12.2016


Эрмитаж лекторие

13 - 15 декабрь көннәрендә «Эрмитаж-Казан» үзәге сезне Дәүләт Эрмитажы лекториясенә чакыра. Сәнгать белгече Юлия Лукьянова Франсиско Гойя сәнгате турында сөйләячәк. Сәнгать белгече Виктория Снеговская Эрмитажда күргәзмәләре зур уңыш белән узган XX гасыр сәнгать осталары (Альберто Джакометти, Никола де Сталь, Андре Бризилье и Тонино Гуэрра) белән таныштырачак .



ФРАНСИСКО ГОЙЯ – ИКЕ ЧОР РӘССАМЫ

Лектор: ЮЛИЯ ГРИГОРИЙ КЫЗЫ ЛУКЬЯНОВА

13 декабрь 10:00 һәм 14:00 Рококо һәм Мәгърифәтчелек чоры рухы. Франсиско Гойя һәм XVIII гасыр

14 декабрь 10:00 һәм 14:00 Әверелеш дөньясы. Гойя графикасы

15 декабрь 10:00 һәм 14:00 Яңа чор авангардында. Гойя һәм XIX гасыр

XX ГАСЫРНЫҢ СӘНГАТИ МОЗАИКАСЫ. ЭРМИТАЖ КҮРГӘЗМӘЛӘРЕ ЭЗЕННӘН

Лектор: СНЕГОВСКАЯ ВИКТОРИЯ ЯКОВ КЫЗЫ

13 декабрь 12.00 һәм 16.00 Ялгызлык меланхолиясе. Альберто Джакометти. Никола де Сталь

14 декабрь 12.00 һәм 16.00 Андре Бризилье – «тимер чоры» романтигы

15 декабрь 12.00 һәм 16.00 Тонино Гуэрра кояшлы әкияте



Билет бәясе: 100 сум

«Эрмитаж-Казан» үзәгенең Лекцияләр залы

Телефон: (843)567-80-32, 567-80-34

05.12.2016


Казан старообрядецларның тарихы һәм мәдәнияте турында Благовещение чиркәве тарихы музеенда сөйләячәкләр

16 декабрь 15 сәгатьтә «Встречи в Благовещенском» лекцияләре циклы кысаларында Благовещение чиркәве тарихы музеенда «Казан старообрядецлары мәдәнияте тарихы» лекциясе узачак.

Казанда старообрядецларның тарихы XVII гасырдан бирле санала. Бу вакытта Рус Православ Чиркәве икегә бүленә. Бирегә, Казанга, укчылар бунтында катнашучылар китерелә. Алар Постау бистәсендә урнашалар. Старообрядецларның Казандагы тарихы турында «Остров-град Свияжск» музей-тыюлыгы директорының фәнни-эзләнү эшләре буенча урынбасары Елена Карташева сөйләячәк.

Керү бушлай

Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-81-62

02.12.2016


Татарстан табигать тарихы музеенда Акыллы якшәмбе

4 декабрь 13.00 сәгатьтә Татарстан табигать тарихы музееның лекцияләр залында өстәл уеннары мәйданчыгы эшли башлаячак. Сезне биредә яраткан уеннар көтәчәк: Дженга, Пятница, Уно, Крокодил, Цуро, Барабашка и Мафия. Якшәмбе көнен файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинчелек!

Өстәл уеннары - логика һәм интуицияне үстерү өчен менә дигән күңелле вакыт уздыру мөмкинчелеге. Өстәл уеннары - ул күңелле аралашу!

Сезне кунакка көтеп калабыз!

Аудитория: 7+

Керү бушлай

Белешмәләр өчен телефоннар: (843)567-80-35 (37)

01.12.2016


Сезнең Казан Кремле буенча Декабрь аена музей көндәлеге





   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра