29.11.2016


Ислам мәдәнияте музеенда «Юмарт сишәмбе»

29 ноябрь «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Юмарт сишәмбе» халыкара хәйрия акциясенә кушылды. Бу көнне Ислам мәдәнияте музее хезмәткәрләре РБКХнең онкогеаматология бүлегендә дәваланучы балалар белән бергә 2016 елның символы булган әтәчләр ясадылар.


Фоторепортаж...

29.11.2016


Саксония Премьер-министры Казан Кремленә кунакка килде

29 ноябрь Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих «Казан Кремле» музей-тыюлыгында кунакта булды. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белән берлектә мәртәбәле кунаклар Казанның иң борынгы православ тарих һәм мәдәният һәйкәле Благовещение чиркәвен тамаша кылдылар һәм Кол Шәриф мәчетенең эчке бизәлешен карадылар.


Фоторепортаж...

28.11.2016


Казан Кремле «Юмарт сишәмбе» акциясендә катнашачак

29 ноябрь «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Юмарт Сишәмбе» халыкара хәйрия акциясендә катнашачак. Бу акция Русиядә быел беренче мәртәбә уза. Ул авыр хәлгә тарыган кешеләргән булышу кирәклеген искәртү максаты белән уздырыла.

«Гаврош» балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, «Петербург модерны» күргәзмәсендә, «Императорлар сараеның мода дөньясына сәяхәт» интерактив тамашасы уздырылачак. Балалар җилпәзәнең «серле» әлифбасына өйрәнәчәк, зонта һәм башклыкларын бизәячәк, җәяү йөрү, кунакка бару һәм бию өчен күлмәкләр сайларга өйрәнәчәк.

Татарстан табигать тарихы музеенда «Фән, әлбәттә!» лабораториясе «Кызыклы алхимия» фәнни тамашасын уздырачак. Физика һәм химия тәҗрибәләрендә катнашырга Социаль реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче девиант тәртипле балалар чакырылган.

Дәүләтчелек тарихы музеенда көн дәвамында мәче һәм этләр приюты өчен акчалата, кием, төзү материаллата иганәләр кабул ителәчәк.

РБКХнең онкогеаматология бүлегендә дәваланучы балалар Ислам мәдәнияте музеенда гарәп хаттатчылык сәнгате белән танышып, үзенең исемнәрен гарәпчә язып, шәмаил ясаячак.

Благовещение чиркәве тарихы музее Казан Изге ана монастыре һәм Богоявление чиркәве каршысындагы якшәмбе мәктәпләре укучылары өчен «Икона тарихы» дәресе уздырачак.

26.11.2016


ФИФА Президенты Казан Кремлен тамаша кылды

26 ноябрь ФИФА президенты Джанни Инфантино һәм Русия Федерациясе хөкүмәт рәисе урынбасары Виталий Мутко «Казан Кремле» музей-тыюлыгында кунак булдылар. Казан мэры Илсур Метшин һәм музей-тыюлык җитәкчесе Зилә Валиева белән мәртәбәле кунаклар дөньяның иң матур мәчетләренең берсе саналган Кол Шәриф мәчетендә һәм уникаль фрескалар сакланган борынгы Благовещение чиркәвендә булдылар. Экскурсия азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Джанни Инфантинога Казан Кремленең күзәтү мәйданыннан шәһәрнең хозур панорамасы белән таныштырды.

Джанни Инфантино Татарстан башкаласына бүген узачак Конфедерация кубогына шобага салу уздырырга килгән.


Фоторепортаж...

25.11.2016


Тукай шигырьләренә язылган романслар кичәсе

25 ноябрь «Манеж» күргәзмә залында Габдулла Тукай шигырьләренә язылган романслар кичәсе узды. Русиякүләм һәм Халыкара конкурслар лауреатлары Рөстәм Яхин язган әсәрләрне башкарды.

23.11.2016


Музейга, бәйрәмгә барган кебек…

27 ноябрь 11.00 һәм 15.00 сәгатьтә, Әниләр көне уңаеннан, Татарстан табигать тарихы музее сезне койрыклылар бәйрәменә, фәнни тамашага һәм мастер-класска чакыра. Декоратив күселәр сөючеләр клубында тәрбияләнүчеләре безнең кунакларның гадәтләре белән кызыксындырыр.

13.00 сәгатьтә яшь тамашачыларны Кызыклы фән лабораториясе кызыклы тамашасында көтә. Биредә химик экспериментлар булачак: «утлы таган», «шикәрле еланнар», «аждаһа сулавы», «салкын шартлау» һәм башкалар!

Сәнгать сөючеләрен 14.00 сәгатьтә рәсем һәм графика буенча мастер-класска көтәбез. Үз кулларың белән чын сәнгать әсәре ясау өчен шәп мөмкинчелек.

22.11.2016


Благовещение чиркәве тарихы музеенда Яңа ел уңаеннан кулинар мастер-класслар узачак!

Тәмнүшкә яратучылар бәйрәменә эләгергә ашыгыгыз!

«Раштуа прәннеге» мастер-классы

24 декабрь 11:00 сәгатьтә, 25 декабрь 15:00 сәгатьтә

Имбирь прәннекләрен бизәү инде бәйрәмнәргә әзерләүнең билгесенә әверелде. Инкыйлаб алды Русиясендә үз кулларың белән бизәлгән имбирь прәннеге өйдәге ямьне гәүдәләндерә.

«Яңа ел маффины» мастер-классы

2 гыйнвар 11:00 сәгатьтә

Бисквит нигезле, кремнан ясалган Яңа ел чыршысын үзегез теләгәнчә бизәгез!

«Прәннек йорт»

4, 5 ,7 һәм 8 гыйнвар 11.00 сәгатьтә

Раштуа әкияте өчен йортны үз кулларың белән ясау - һәр баланың хыялы. Бәйрәм яме һәм онытылмаслык хисләр бүләк итүчәк бу әкияти йортны ясарга чакырабыз.

7+

Дәвамы: 1 сәг. 30 мин.

Билет бәясе: 700 сум

Алдан язылу өчен телефон: (843)567-81-62, 89178783247

21.11.2016


Сахалин төбәге губернаторы Олег Кожемяко - Казан Кремлендә

Сахалин төбәге губернаторы Олег Кожемяко 21 ноябрь көнне «Казан Кремле» музей-тыюлыгында кунакта булды. Татарстан Җөмһүрияте премьер-министры Илдар Халиков һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева белән абруйлы кунак борынгы кирмән, биредә сакланып калган тарихи биналар белән танышты. Шул исәптән, Казанның иң борынгы таш бинасы - Благовещение чиркәвен тамаша кылды, шулай ук татар халкының яңарыш чоры һәйкәле - Кол Шәриф мәчетен карады.


Фоторепортаж...

21.11.2016


Конвертларны ачу

19.11.2016


Татарстан табигать тарихы музее Иң кызык Кар бабаен сайлыячак

Татарстан табигать тарихы музеенда «Иң кызык Кар бабай» конкурсы башланды. Барлык теләүчеләр Кар бабайны фантазияләре нәрсәгә җитә, шул материалдан ясарга чакырыла. Гадәти булмаган саен, кызыграк булган саен, әйбәтрәк.

Эшләр 25 декабрьгә кадәр кабул ителә. Ярышка китерелгән эшләр Музейда Яңа ел алдыннан күргәзмә буларак әзерләнеп, тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Кар бабайлары белән беррәттән, традиция буларак, Музей сездән гадәти булмаган материалдан ясалган чыршыларны да көтәчәк. 29 декабрьдән 10 гыйнваргача күргәзмәне караган һәр берәү иң ошаган эш өчен үз тавышын бирә алачак. Иң шәп Кар бабай һәм чыршы авторларын диплом һәм призлар белән бүләкләү тантанасы 2017 елның 21 гыйнварында узачак.

«Альтернатив Яңа ел чыршысы» конкурсыны турында положение

«Иң кызык Кар бабай» конкурсы турында положение





   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра