15.01.2014


“1 көн – 1 экспонат” проекты. Анимация атасы



1877нче елның 30 август көнне кино төшерү технологиясенең беренче адымы булган Рейно аппаратына Париж шәһәрендә патент ясала. Бу көн анимациянең дөньяга килү көне итеп санала. Анимация тылсымын аңлар өчен, без бүген мультипликацион лентаның ничек ясалганын карап китик!

Францияле Эмиль Рейно праксиноскоп дигән яңа әсбап уйлап таба. Әсбапка нигез итеп ул Хорнерның әйләнмәле барабанын ала, аңа Платоның камилләштерелгән фенакистископ көзгеле системасын өсти. Аппаратка атама итеп борынгы грек сынлы сәнгать остасы ПраксИтельнең исеме алына.

Бу әсбап эчке ягына сигез яисә унике миниатюра урнаштырылган ачык цилиндрдан гыйбарәт. Цилиндрның үзәгенә көзгеле призма урнаштырылган. Призманың яклары саны миниатюралар санына тиң. Һәр миниатюра цилиндр әйләнгән вакытта призманың бер ягында чагыла, нәтиҗәдә цилиндр әйләнгәндә салмак кына хәрәкәт эффектын күрергә мөмкин.

1892 елда тәүге кат мультипликацион фильм күрсәтелә: Рейно күргәненә исе киткән тамашачыга үзенең “балкып торучы пантомималарын” тәкъдим итә. Тамашаның дәвамлыгы 15-20 минут тәшкиль иткән, сеанс берничә программадан торган.

Үзенең “фильмнарының” рәсемнәрен Рейно үзе ясаган, үзе буяган, соңыннан рәсемнәрне озын тасмага күчереп, монтажны да үзе башкарган. Һәр сюжет берничә йөз рәсемнән җыелган. Бүгенге мультипликация нигезенә яткан берничә технологияне Рейно беренче мәртәбә үзенең эшендә кулланган. Аларның берсе – персонаж һәм декорацияне аерым рәсем итеп ясау.

1892 елда Рейно “балкып торучы пантомималарны” беренче мәртәбә күрсәтү хөрмәтенә 28 октябрь Бөтендөнья мультипликация көне буларак бәйрәм ителә. Ә сез праксиноскопны февраль башына кадәр теләгән көнне “Манеж” Күргәзмә залында эшләп килүче “Анимация тылсымы” күргәзмәсендә күрә аласыз.

Видео на сайте ГТРК Татарстан

14.01.2014


“1 көн – 1 экспонат” проекты. Зоотроп - җанлы көпчәк



Бар заманнарда уйлап табучылар тик торучы рәсемгә җан өрергә тырышканнар. Унтугызынчы гасырда алар кайбер нәтиҗәләргә ирешә алганнар. Түбәндәге гаҗәеп әйбергә карагыз!

Зоотроп – цилиндр җайланма. Цилиндрда бер рәт вертикаль тишемнәр ясалган. Бу җайланма - бераз үзгәрешләр кертелгән Жозеф Плато ясаган фенакистископы. Аның конструкциясе, кеше күзенең челтәр катлавы сурәтне саклау сәләтенә корылган.

Зоотроп җайланмасы өч тапкыр уйлап табыла, башта аңа беркем игътибар итме, хәтта аның турында оныталар да! Зоотропның беренче үрнәге безнең эраның икенче гасырында Кытайда барлыкка килә.

Безгә бүген билгеле булган аппаратны 1833нче елда инглиз математигы Уильям Хорнер уйлап таба. Галим җайланмага дедалеум дигән исем бирә. Бу исем - хәрәкәтләнүче сыннар ясый алуы белән дан казанган борынгы грек остасы Дедалны истә тотып бирелә. Инглиз галиме фәнни басмага үзенең уйлап табылган җайланмасы турында язып чыга. Әмма мәкаләсенә, җайланмасының чын булуына дәлил итеп рәсемнәр өстәмәгәнгә күрә, аның ачышына беркем игътибар итми.

1860нчы елда шундый ук конструкцияне француз галиме Питер Девиньи җыя, ләкин бу юлы да ачыш турында санаулы кеше генә белә.

Инде, нихаять, 1867 елда америкалы студент Уильям Линкольн ”зоотроп” исеме астында үзенең җайланмасына патент ала. Ә өстәл уеннары җитештерүче Мильтон Бредли уенчыкны зур күләмдә җитештереп сата башлый. Шулай итеп, беренче итеп зоотроп Англия белән Франциядә уйлап табылган булуына карамастан, Америкада җитештерелгән “Җанлы көпчәкләр” бөтен дөньяны яулый.

2 гыйнварга хәтле бу уенчык белән сез дә таныша аласыз. “Манеж” Күргәзмә залының “Анимация тылсымы” күргәзмәсенә рәхим итегез!

Видео на сайте ГТРК Татарстан

10.01.2014


Импрессионистлар лотерея уздыра!

2014нче елның 1-20 февралендә “Француз импрессионистлары һәм аларның чоры” күрәзмәсен карарга килгән һәрбер кеше лотереядә катнаша ала!

Моның өчен:

1. Сез “Француз импрессионистлары һәм аларның чоры” күргәзмәсенә 1 февральдән 20 февральгә хәтле килергә;

2. Махсус карточкага үзегез турында мәгълүматне (Фамилия, исемегез, отчествогызны һәм телефон номерыгызны), музей билетының серия һәм номерын язырга;

3. Тутырылган карточканы лотерея кубына төшерергә тиешсез.

Лотерея 21 февраль көнне 18:00 сәгатьтә “Эрмитаж-Казан” Үзәгендә уйнатылачак.

Үзегезнең билетларыгызны онытмагыз! – Катнашучылар билетлар буенча кертеләчәк.

Җиңуче билет номеры буенча билгеләнәчәк, һәм бүләген билетны күрсәткәннән соң ала алачак.

Бүләкләр исемлеге:

1) “Француз импрессионистлары һәм аларның чоры. Дәүләт Эрмитажы собраниесе” исемле 3 каталог

2) 3 керамик нәфис плакет: Левитан И.И. “Алтын көз”, Клевер Ю.Ю. “Чыршылыкта кышкы кояш батуы”, Жан Франсуа ванн Даль “Җиләк-җимеш тулы кәрҗин”.

3) “Француз импрессионистлары һәм аларның чоры. Дәүләт Эрмитажы собраниесе” исемле 5 буклет

4) “Француз импрессионистлары һәм аларның чоры” исемле 5 блокнот җынтыгы

5) Блокнот, открыткалар җыентыгы, каләм кергән 5 бүләк

6) “Казан Кремле” мультимедияле коллекция.

7) “Казан Кремле” 3 магнит коллекциясе.

Элемтә өчен:

Телефон:

(843) 567-80-32,

(843) 567-80-34

hermitage-kazan@mail.ru

06.01.2014


“Анимация тылсымы” күргәзмәсендә мультфильм ясыйбыз

Абыйлы-энеле Васильевлар сезне “Манеж” залының “Тылсымлы анимация” күргәзмәсендә уздырылучы мавыктыргыч мастер-классларда катнашырга чакыра.

Үзең мультфильм ясау, таймлапсның үзенчәлекләрен һәм башка күп нәрсәне белү мөмкин булачак.

05.01.2014


Импрессионистлар сезне Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан Кремлендә көтеп калалар

Яңа ел бәйрәмнәре – “Эрмитаж - Казан” үзәгендә эшләп килүче “Импрессионистлар һәм аларның чоры” күргәзмәсен карап, гүзәллек белән танышу өчен әйбәт мөмкинчелек. Россия өчен бу күргәзмә – иң югары дәрәҗәле. Ул Дәүләт Эрмитажы диварларыннан үз тарихында өченче тапкыр чыга. Моңа кадәр бу күргәзмәне 1975 елад Мәскәүдә һәм 2012 елда Амстердамда күрсәткәннәр. Хәзер импрессионистлар Казанга килде.

150 данә Француз сынлы сәнгать, басма графика һәм декоратив-кулланма сәнгать предметлары экспозициягә кертелгән.

Мәктәп укучылары өчен күргәзмәдә “Тәэсир” интерактив программасы эшли. Һәр катнашучы юлкүрсәткеч ала. Бу юлкүрсәткеч белән сез сынлы сәнгать белән танышканда, карый һәм күрә белүдән кала, тагын ишетә белергә дә тиеш. Иң игътибарлылар гына арысланны җиңгән гладиаторның ни сөйләгәнен белә алачак. Күп рәсемнәр исемнәрен югалткан, моны да яшь сәяхәтчеләр төзәтергә тиеш. Тәэсирләрегез турында онытмас өчен, сез күргәннәрегезне көндәлеккә язып барырга тиеш. Төрле төсле күзлекләр кулланып, сез импрессионистлар нинди төс кулланганын ачыклый алырсыз.

Шулай ук түбәндәге сорауларга җавап табып булыр:

- Импрессионистлар иҗатында фотосүрәт, буяу тюбигы, япон гравюрасы нинди роль уйнаган

- Сезнең актерлык сәләте 19 гасыр рекламасын җанландырачак

- Уен ахырында импрессионистларны критиклау бәхәсе узачак, ә кем яклап, кем әрләвен жребий билгеләячәк. “Хәтер” уенында сез экскурсия йөртүче белән уйнаячаксыз. Программада катнашкан һәрбер кеше “Эрмитаж - Казан” үзәгеннән бүләк алачак.



Адрес: “Казан Кремле” музей-тыюлыгы

“Эрмитаж - Казан” үзәге

Белешмә өчен телефоннар: (843) 567-80-32, 567-80-34

04.01.2014


Яңа ел бәйрәме көннәрендә Казан Кремле музейлары бер сәгатькә озаграк эшләячәкләр

Кадерле дуслар! Сезне якынлашучы Яңа ел белән котлыйбыз һәм бәйрәм көннәрендә музейларыбызда көтеп калабыз.

Яңа ел бәйрәме көннәрендә Казан Кремле музейларының эшләү тәртибе













• Татарстан табигате тарихы музее
• Татар халкы һәм Татарстан республикасы дәүләтчелеге музее
• Ислам мәдәнияте музее
• «Эрмитаж-Казан» үзәге
• “Манеж” күргәзмә залы
2014 елның 1 гыйнвары– эшләми;
2014 елның 2 – 8 гыйнварында – 10:00-19:00
Казан Кремле буенча экскурсия алу2014 елның 1 гыйнвары – 13:00 - 19:00
2014 елның 2 – 8 гыйнварында – 9:00 - 19:00

04.01.2014


Сюрприз сәгате

Татарстан табигате тарихы музеенда яңа ел бәйрәмнәре алдында “Сюрприз сәгате” акциясе игълан ителде. Белгәнебезче, Яңа ел – тылсымлы чак. Һәрберебез дә, яшебезгә һәм тормыш тәҗрибәсенә карамастан, бу көннәрдә могъҗиза көтә. Кечкенә тылсымны без үз кулыбыз белән ясый алабыз. Татарстан табигате тарихы музее үзенең кунакларына кечкенә сюрприз әзерләде. Сюрприз түбәндәгедән гыйбарәт: билгеле бер сәгатьтә Музей залларының берсендә кунакларны яңа ел сюрпризы көтәчәк. Кайчан, нинди залда нәрсә булачагы – беркемгә дә билгеле түгел! Бу серне ачыр өчен балалар һәм әти-әниләрне яңа ел көннәренең берсен Музей экспозициясендә уздырырга чакырабыз.

Акция 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 567-80-37

04.01.2014


“1 көн. 1 экспонат” проекты. Ерткыч вегетарианчы



Татарстан табигате тарихы музеенда безне котны алырлык тау куышлыгында яшәгән аю скелеты каршы ала. Сез бәлки ышанмассыз да, ләкин буе 3 ярым метрга җиткән, ә авырлыга 700 килограммлык җәнлек чынлыкта зарарсыз булган.

Усал кыяфәтле бу тау куышлыгында яшәгән аю вегетарианчы булган. Үзенең ит белән туенучы туганнарыннан аермалы буларак ул үсемлекләр ашаган. Хәйванның тешләре таушалганлыгын өйрәнеп, белгечләр шундый нәтиҗә ясаганнар. Сирәк очракта бу аю кеше һәм башка җәнлекләрне ашагандыр, дип саный белгечләр. Ләкин башка җәнлекләрнең аның рационында бик кечкенә өлешне тәшкил иткән. Ашаганының зур өлешен үсемлекләр һәм бал тәшкил иткән.

Тау куышлыгында гына яшәмәгәндер аюлар. Алар куе әрәмәлекләрдә, хәтта тауларда да яшәгәннәр. Аларның калдыкларын диңгез тигезлегеннән 3 мең метр биеклектә дә табалар. Аюлар 20 яшькә кадәр яшәгәннәр, дип санала. Картайгач, алар тау куышлыгында яшәгән сыртлан, бүре, арыслан тырнакларына эләккәннәр.

Тау куышлыгында яшәгән аюлар 300 мең ел элек барлыкка килгәннәр, ә инде 15 мең ел элек юкка чыкканнар... Аюларның юкка чыгуга кеше гаепле. Баштарак аюларның юкка чыгую климат үзгәрү белән бәйләгәннәр иде, ләкин хәзер белгечләр аюларны кеше яшәү җирен яулар өчен бетергән. ..

Бу аюны һәм башка юкка чыккан хәваннарны сез Татарстан табигате тарихы музеенда күрә аласыз.

ГТРК Татарстан сәхифәсендә видеоны карагыз

04.01.2014


Таш көе Казан Кремлендә яңгырады

30 июнь “Казан Кремле” музей-тыюлыгына “Таш көе” Халыкара сынлы сәнгать буенча симпозиумы ачылды. Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән сын осталары яңа шедеврлары өстендә музей-тыюлык җирлегенә эшләячәк.

Төрки мәдәнияттә таш эшкәртү аерым урын алып торган. Шуңа күрә дә Казаныбызда, 2014 елның төрки башкаласы булып сайланган шәһәрдә, сыннар ясау осталары ата-бабаларыбызның традицияләре онытылмаганын күрсәтәчәк. Ә бүген исә беренче мәртәбә ташка сукканнан көй ишетелде.

Сын осталарының эшен күзәтү, алар белән аралашу – моның өчен Казан Кремленә килү җитә. Ясалачак эшләрнең макетлары инде расланган булуына карамастан, кирмән кунаклары белән аралашу бу эшләргә кайбыр үзгәрешләр дә кертә алыр. Сез осталарга илһам бирә аласыз. Осталар белән беррәттән Суриков институтының Казан филиалы студентлары да эшләячәк. Төрки мәдәниятнең гүзәллеген һәм үзенчәлеген сын осталарының эшендә сез 19 июльдә күрерсез.

Бу чара “Казан – төрки дөньясының башкаласы - 2014” проекты кысаларында уздырыла.


Фоторепортаж...

03.01.2014


“1 көн. 1 экспонат” проекты. Билгеле булганча, Җир Кремльдән башлана



Бүген Яңа ел каршылавы гел булна кебек, ә чынлыкта мондый бәйрәм бездә бер гасыр элек барлыкка килгән. Моны аңлар өчен без Яңа ел чыршысы тарихы турында сөйләүче “Шәмнәр, гирляндалар, чыршылар” күргәзмәсенә юл тотабыз. Кулымдагы кечкенә открытка бәйрәм торында күпне сөйли алыр!

Яңа ел каршылау бәйрәме Совет заманында барлыкка килә. Көнбатыш Ауропа илләрендә, мәсәлән, Яңа ел түгел, ә Раштуа төп кышкы бәйрәм булып санала. Ә инде 30нчы еллардан башлап Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәре уздыруны хакимнәр хупламаган.

Украина компартиясенең икенче секретаре “Правда” гәҗите аша Политбюрога яңа ел чыршысын кире кайтару мөрәҗәгате белән 1935 елның 28 декабрендә хат яза. И.В.Сталин яңа гына “Тормыш көннән көн ямьлерәк һәм күңеллерәк”, дип әйткәнгә, бу инициатива орлыгы әйбәт туфракка төште, дип әйтә алабыз. Шулай итеп, беренче Совет яңа елы тиз генә әзерлекле 1936 елда каршы алынды.

Раштуа турында барлык истәлекләрне яңа ел чыршысыннан алырга кушып, аны яңача бизәкләү мәсьәләсе килеп басты. Яңа символ итеп Мәскәү Кремле сайланды. Яңа ел килүе чиркәү чыңлавы түгел, ә Кремль курантлары бәргән тавыш белән каршы алына.

1941 елга кадәр яңа ел открыткалары бик аз күләмдә басылган. Ләкин Кремлҗ 1937 елдан башлам совет яңа елының символына әверелә һәм СССРның җимерелүеннән соң да яшәячәк – бүген дә Калининградтан алып Владивостокка кадәр яңа ел төнендә курантлар бәргән тавышка теләк теләү йоласы яшәп килә. Кремль төшерелгән иң беренче яңа ел открыткасын сез Казан Кремлендә, “Пушечный двор” залында эшләп килә торган “Шәмнәр, гирляндалар, чыршылар” күргәзмәсендә күрә аласыз.

ГТРК Татарстан сәхифәсендә видеоны карагыз



   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра