17.03.2017


Музейларның эш сәгатьләре үзгәрә

Дүшәмбе, 20 март көнне, язгы каникуллар башлану уңаеннан, Казан Кремле музейларының эш сәгатьләре үзгәрә. «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстан табигать тарихы музее, Татарстан дәүләтчелек тарихы музее, Туп сарае музее, «Манеж» күргәзмә залы, Благовещение чиркәве тарихы музее: 10:00 - 18:00 (касса 17:30 кадәр), Ислам мәдәнияте музее: 9:00 - 19:30 (касса 19:00 кадәр).

17.03.2017


Благовещение чиркәвендә очрашулар

19 март 15:30 Благовещение чиркәве тарихы музеенда «Благовещение чиркәвендә очрашулар» циклының чираттагы лекциясе узачак. «Алтын Урда чорына кадәр Идел буе Болгар иле археологик һәйкәлләрдә табылган христиан культы әйберләре» лекциясен тарих фәннәре докторы, профессор Константин Руденко укыячак.

Лекциядән соң тарих фәннәре докторы, профессор Евгений Бурдинның «По следам Спасителя. История Христианства в Среднем Поволжье» китабын тәкъдим итү булачак.

Керү бушлай

Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-81-62

15.03.2017


Халыкара су көне - Татарстан табигать тарихы музеенда

18 һәм 19 март көнне Татарстан табигать тарихы музеенда Дөньякүләм су көне билгеләп үтеләчәк. Сезне бу матдәнең гаҗәеп сыйфатлары белән танышырга, дайвер киемен киеп карарга, суның экспресс-анализын алырга чакырабыз.

18 март

10.00 – 17.00 – «Акватошка маҗаралары» күңелле һәм файдалы квест. Квестта катнашучылар су асты патшалыгы белән танышырлар, су белән бәйле күп кенә кызыклы белем алырлар. Музей залларында качырылган күп кенә табышмакларны табырга махсус әзерләнгән юлкүрмәткеч булышачак. Үзең белән каләп алырга онытма!*

11.00 – 13.00 – «Диңгездә яшәүчеләр» җанлы рәсемнәр. Рәсемнәр яса, һәм рәсемгә планшет китереп, бу рәсемнәргә җан кергәнен күр.*

13.00 – 15.00 – лекцияләр залында теләүчеләр суга экспресс-анализ ясап караячак. Казандагы суның сыйфаты, кувшин фильтрларның файдалыгы, табигатьтә су әйләнеше турында гидрогеолог-белгеч сөйләячәк.

14.00 – 16.00 – «Сестрица» минераллы суның файдалы сыйфатлары белән танышу*

15.00 – 16.30 – «Су асты дөньясы хуҗалары» квиллинг буенча мастер-класс. Кәгазь композицияләр ясарга өйрәнербез.

Бәясе: 350 сум. Алдан язылу мәҗбүри.

19 март

10.00 – 17.00 – «Акватошка маҗаралары» күңелле һәм файдалы квест. Квестта катнашучылар су асты патшалыгы белән танышырлар, су белән бәйле күп кенә кызыклы белем алырлар. Музей залларында качырылган күп кенә табышмакларны табырга махсус әзерләнгән юлкүрмәткеч булышачак. Үзең белән каләп алырга онытма!*

11.00 – 13.00 – «Диңгездә яшәүчеләр» җанлы рәсемнәр. Рәсемнәр яса, һәм рәсемгә планшет китереп, бу рәсемнәргә җан кергәнен күр.*

13.00 – «Тылсымлы су» фәнни тамаша. Су көн дә башкара торган тылсымларны үз күзегез белән күрерсез.

Билет бәясе: балалар өчен – 200 сум, олылар өчен – 350 сум. Тамашага билет алгач, музейга бушлай керә аласыз.

14.00 – 16.00 – «Сестрица» минераллы суның файдалы сыйфатлары белән танышу*

14.00 – 15.00 – Казан дайверлары белән очрашу. Алар диңгез төбенә төшүләре, киемнәре турында сөйләячәк. Ахырда теләүчеләргә бу киемнәрне кию мөмкинчелеге дә каралган. Фотоаппаратыгызны онытмагыз!*

14.00 – 16.00 – рәсем сәнгате буенча мастер-класслар. Чын рәсемне үз кулларың белән ясау өчен шәп мөмкинчелек!

Билет бәясе: балалар өчен – 400 сум, олылар өчен – 800 сум. Алдан язылу мәҗбүри.

Билетларны онлайн ал!




Экспозициягә керү бәясе

Олылар – 250 сум

Студент, пенсионерлар – 100 сум

Мәктәп укучылары – 80 сум

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 567-80-37, 567-80-35

14.03.2017


«Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Интурмаркет-2017» күргәзмәсендә катнаша

11-13 март көннәрендә «Казан Кремле» музей тыюлыгы Мәскәүдә уза торган XII «Интурмаркет-2017» Халыкара туристик күргәзмәдә катнашты. Күргәзмәдә Татарстанны 18 катнашучы белән тәкъдим итте. Безнең Музей-тыюлык белән беррәттән Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты, Алабуга, Болгар, Зөя музей-тыюлыклары, Казанның турист-информацияон үзәге һ.б.

«Интурмаркет» – Русия мәдәният министрлыгы һәм Федераль туризм агентлыгы булышлыгы белән уздырылучы иң мәртәбәле күргәзмә. Биредә өлкә-ара мөнәсәбәтләр корыла, индустриянең үсеш юллары билгеләнә. Быел күргәзмәдә Русиянең 81 өлкәсе һәм 12 чит ил катнашты.


Фоторепортаж...

13.03.2017


Лекторий. Төрки-татар мифологиясе

17 март 16.00 сәгатьтә Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда, «Үткәнгә сәяхәт: Р.Халитов тупланмасыннан төрки мәдәният үрнәкләре» күргәзмәсе кысаларында, чираттагы лекция укылачак. «Төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте» белем бирү лекторие кысаларында узачак лекция «Төрки-татар мифологиясе» дип исемләнгән. Без татар традицион мәдәниятендә мифологик күзаллаулар һмә сөйләм халык иҗатында әкияти затлар турында сөйләшербез.

Лектор: филологик фәннәр кандидаты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни-эзләнү бүлеге мөдире Ләйлә Дәүләтшина

Лекциягә керү - музейга керү билеты буенча – 80 сум

Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843)5-67-80-85

e-mail: muz_kazankreml@mail.ru



11.03.2017


Эрмитаж лекторие

14-16 март көнне «Эрмитаж-Казан» үзәге Дәүләт Эрмитажы лекториенә чакыра. Бу айда кече архитектура (өй җиһазы) һәм XVIII, XIX, XX гасыр башы рус өйләренең интерьерлары турында сөйләшербез.

ИНТЕРЬЕРДА РУС ҖИҺАЗЫ. САКЛАУЧЫ ХЕЗМӘТКӘР ҺӘМ ӨЙРӘНҮЧЕ ХИКӘЯЛӘРЕ

14 март Лекция 1. Рус барокко җиһазы. XVIII гасыр

15 март Лекция 2. Екатерина II һәм Александр I патшалыгы чоры җиһазы. ХVIII гасырның икенче яртысы – XIX гасыр башы

16 март Лекция 3. Историзм һәм модерн чоры рус җиһазы. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы

Лекцияләр көнгә ике мәртәбә укыла. Беренче цикл лекцияләре 10:00 һәм 14:00 сәгатьтә башлана.

Лектор: Наталья Гусева

Гусева Наталья Юлий кызы – Дәүләт Эрмитажының рус мәдәнияте тарихы бүлеге мөдире урынбасары. 4 монография, 150 мәкалә авторы, бу өлкәдә чыга торган Русия һәм чит ил гәҗит-журналларның фәнни мөхәррире.

XVIII ГАСЫР РУС ЗУР ТҮРӘНЕҢ ХЕЗМӘТЕНДӘ АУРУПА СӘНГАТЕ

14 март Лекция 1. Парк, җиләк бакчасы, яшелчә бакчасы һәм сарай

15 март Лекция 2. Декоратив тукымалар: җылылык һәм матурлык

16 март Лекция 3. Яңа, «рус булмаган» интерьерларда тормыш рәвеше

Лекцияләр көнгә ике мәртәбә укыла. Икенче цикл лекцияләре 12:00 һәм 16:00 сәгатьтә башлана.

Лектор: Галина Родионова

Родионова Галина Виктор кызы – сәнгать белгече, «Меншиков сарае»ның экскурсияләр бүлеге мөдире, өлкән фәнни хезмәткәр. Балтика Университетында (БИЭПП) сәнгать тарихын укыта.

Билет бәясе: 100 сум

«Эрмитаж-Казан» үзәгенең лекцияләр залы

Телефон: (843)567-80-32, 567-80-34

10.03.2017


Бөек пост. Раифа Изге ана монастыре

19 март Благовещение чиркәве тарихы музее «Православная Казань»: «Бөек пост. Раифа Изге ана монастыре» экскурсиясенә чакыра.

Раифа Изге ана монастыре Бөек пост көннәрендә - үзенчәлекле урын. Экскурсиядә без монастырьның һәм тирәсендәгенең тарихи урыннары белән танышырбыз, монастырьның Бөек пост гореф-гадәтләре белән танышырбыз.

Казан Кремленең Спас манарасыннан 09:30 кузгалабыз

Дәвамы – 3 сәгать.

Билет бәясе: тулы бәя – 650 сум, пенсионер, студент, мәктәп укучылары – 550 сум. Билетларны Благовещение чиркәве тарихы музееның кассасында һәм Казан Кремле сайтында сатып алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843)567-81-62, 89178783247

09.03.2017


Татарстан табигать тарихы музеенда ял көннәре

Ял көннәрен күңелле һәм кызыклы уздырасыгыз киләме? Файдалы да булсынмы?! Сорауларга уңай җавап бирсәгез, сезнең юлыгыз туры Татарстан табигать тарихы музеена илтер.

Музейның ял көннәренә программасы:

4 март 13:00 - 16:00 – Акыллы уеннар.

11 март 13:00 - 16:00 – Фәнни көрәш. Мәктәп укучылары арасында интеллектуаль ярыш.

Керү бушлай.

11 март 15.00 - 16.30 – Полимер балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класс. Алдан язылу мәҗбүри.

Бәясе: 350 сум

12 март 13:00 - 14:00 – «Нәни Мольнең маҗаралары» фәнни тамашасы. Катнашучылар кечкенә кисәкчекләр, атом һәм молекулалар турында белерләр, шулай ук,борынгы дөньяның өч бөек галиме - Аристотель, Демокрит һәм Авогадро - белән танышырлар.

Бәясе: бала – 200 сум, тулы бәя – 350 сум.

12 март 14:00 - 16:00 – Рәсем сәнгате буенча мастер-класс. Алдан язылу мәҗбүри.

Бәясе: бала – 400 сум, тулы бәя – 800 сум

Ял көннәрендә экспозициягә керү бәясе

Тулы бәя – 250 сум

Студент, пенсионерлар – 100 сум

Мәктәп укучылары – 80 сум

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 567-80-37, 567-80-35

08.03.2017


Халыкара хатын-кызлар көне белән сезне!

8 март көнне Казанның иң матур күргәзмәсе гүзәл затларны үзенә җәлеп итүе бер дә гаҗәп түгел. Бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә эшләп килүче «Петербург модерны. Өслүб һәм дөньяви мода»» күргәзмәсендә Русия патшабикәләренең күлмәкләре, дөньякүләм танылган модерн чоры модельерларның әсәрләре белән танышырга мөмкин иде. Участники программы-поздравления «Модерн чорына сәяхәт, яһүд 8 марта белән!» тамаша-котлау катнашучылары узган чор гадәтләре белән танышты, җилпәзә телен өйрәнделәр, чәчәк бәйләмнәре ясарга өйрәнделәр, чатыр һәм шләпәләрне модерн чоры өслүбендә бизәделәр.


Фоторепортаж...

07.03.2017


8 март - «Эрмитаж-Казан» үзәгендә

Казанның иң матур күргәзмәсе гүзәл затларга язгы комплиментны тәкъдим итә.

13.00. Бәйрәм котлау программасы «Модерн чорына сәяхәт, яһүд 8 март белән котлау!»

«Петербург модерны. Өслүб һәм дөньяви мода» күргәзмәсендә сезне уеннар, күңел ачу, котлаулар, уңай эмоцияләр көтә. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен кабатланмас бүләк.

Чарага билет бәясе: 250 сум (бер бала һәм ата-ананың берсе)

Алдан язылу өчен телефоннар: (843) 567-80-32, (843) 567-80-34

15.00. «Модернның чиксез язы» - гүзәл затларга гадәти булмага бүләк - «Петербург модерны. Өслүб һәм дөньяви мода» күргәзмәсе буенча экскурсия.

Билет бәясе - 250 сум.

Алдан язылу өчен телефоннар: (843) 567-80-32 , (843) 567-80-34



   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра