06.03.2017


Гүзәл затлар бәйрәме - Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда

Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап әзерләнгән чаралар:

10:00 – 17:00. «Гүзәл затны эзләгез» – музей экспозициясе буенча квест-уен. Татар халкы тарихында зур роль уйнаган акыллы һәм гүзәл хатын-кызлар турында күбрәк белергә, шул ук вакытта күңелле вакыт уздырырга теләсәгез, рәхим итегез!

Музейга керү билеты буенча

10:00, 12:00, 14:00, 16:00. «Әнигә открытка» - гөлле кәрҗин итеп ясалган открытка иҗат итү дәресе. Гүзәл затларга 8 мартка менә дигән бүләк!

Бәясе – 150 сум

Иҗади дәрескә алдан язылу өчен телефоннар: (843) 567-80-85, (843) 567-80-24

Билет бәясе:

Күргәзмә залы (1 кат) – 80 сум

Экспозиция (2 кат):

Тулы бәя – 150 сум, студент, пенсионерлар – 100 сум, мәктәп укучылары – 80 сум

e-mail: muz_kazankreml@mail.ru



05.03.2017


Гадәти булмаган песиләр күргәзмәсе һәм матур фән - Татарстан табигать тарихы музеенда

5 март Татарстан табигать тарихы музеенда «Өйгә юл» хәйрия чарасы - песиләр күргәзмәсе узды. Күргәзмәдә 30лап песи үзенә мәхәббәтле яңа хуҗалар эзләделәр. Песиләр белән очрашырга, танышырга килүчеләр күпкә артыграк булуы оештыручыларны сөендерде.

Оялчак йомры башлар, кызыксынучан ял-йолт күзләр, тәртипле йонлы болытлар… Бирегә килгән һәр песинең үзенең авыр язмышы: кемнедер урамга чыгарып ташлаганнар, кемнедер хуҗабикәсе вафатыннан соң урамда тапканнар. Нәтиҗәдә, унлап песи көн азагында үзенең яңа хуҗаларын тапты.

Дикъкать белән карагыз, бәлки бу ягымлы һәм моңсу күзләре сезне көтәдер!

Күргәзмә кунаклары үзенә яңа йомры дус эзләгән мәлдә, беренче катта «Әлбәттә, фән!» лабораториясе тәҗрибәләр дә матур була алганын исбат иттеләр. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бу тамашага килүчеләр матурлыкның каян һәм ничек барлыкка килүе турында җавап эзләделәр.


Фоторепортаж...

03.03.2017


Халыкара хатын-кызлар көне - Татарстан табигать тарихы музеенда

8 март, язның наз тулы көнендә, Татарстан табигать тарихы музее сезнең өчен махсус программа әзерләде:

11:00 – 15:00. Ханымнар өчен зәркән әйберләрен бушлай диагностика ясыйлар.

11:00 – 17:00. Ел саен уза торган «Язгы хатлар» акциясе. Кадерле кешеләрегезгә Музейның почтасы аша сәламнәр юллагыз.

Бәясе: 50 сум

14:00 – 16:30. String art ысулы белән кул ярдәмендә рәсем ясау мастер-классы.

Бәясе: 800 сум

12:00 – 15:00. «Әнигә бүләк» җанлы рәсемнәре. Рәсемнәр ясау һәм аларны планшет ярдәмендә җанландыр.*

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 567-80-37, 567-80-35




*Экспозициягә керү өчен билет бәясе:

Тулы бәя – 250 сум

Студент, пенсионерлар өчен – 100 сум

Мәктәп укучылары – 80 сум



Билетларны онлайн ал!




03.03.2017


Благовещение чиркәвендә очрашулар

26 март 15:30 Благовещение чиркәве тарихы музеенда «Благовещение чиркәвендә очрашулар» циклының чираттагы лекциясе узачак. «Алтын Урда чорына кадәр Идел буе Болгар иле археологик һәйкәлләрдә табылган христиан культы әйберләре» лекциясен тарих фәннәре докторы, профессор Константин Руденко укыячак.

Лекциядән соң тарих фәннәре докторы, профессор Евгений Бурдинның «По следам Спасителя. История Христианства в Среднем Поволжье» китабын тәкъдим итү булачак.

Керү бушлай

Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-81-62

02.03.2017


Тургайлар, яһүд яз шөлдиләре

Татарстан дәүләтчелек тарихы музее яз башлануын билгеләп үтә һәм барыбызны да мавыктыргыч «Тургайлар, яһүд яз шөлдиләре» мастер-классында катнашырга чакыра. Ел саен безнең ата-бабаларыбыз 21-22 март язгы көн белән төн тигезләшкә көнне, яисә башкача - борынгы славян Тургай бәйрәмен билгеләп узганнар. Көннең асылы - бу көннәрдә ерак яклардан тургай һәм башка күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайткан һәм бу күренеш язның килүен белгерткән.

Безгә килеп, сез язгы бәйрәмнең шатлыгын тоерсыз, тукымадан бөти-кош ясарсыз. Үз кулыгыз белән ясаган бөти-кош ел дәвамында шатлык һәм уңыш китерер!

Мастер-класс алдан язылу буенча һәр шимбә һәм якшәмбе көн 13:00 - 17:00 сәгатьләрдә уздырыла

Беренче мастер-класс 4 март узачак

Мастер-класс бәясе – 100 сум

Телефон: (843) 567-80-24

Электрон почта: muz_kazankreml@mail.ru

02.03.2017


Казан Кремлендә куркынычсыз Интернет буенча беренче «дәрес» узды

2 март «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Интернетта балалар» күргәзмәсе ачылды. Башлангыч сыйныф балалары өчен махсус булдырылган күргәзмә уен аша балаларга һәм аларның әти-әниләренә Интернетта үз-үзеңне дөрес тоту турында сөйли башлады.

«Интернет – белем бирү, иҗат, аралашу өчен бик мөһим мәйданчык. Аеруча балалар һәм яшүсмерләр өчен. Ул инде күптән безнең көндәлек тормышка керде. Ләкин уңай яклары белән беррәттән, Интернетның тискәре, зыянлы ягы да бар. Шуңа күрә без кечкенә кулланучыларга Интернетны файдага кулланырга өйрәтергә тиешбез. Өстәвенә бу күргәзмәдә балаларга бик кызык һәм күңелле булыр дип уйлыйбыз», - дигән фикердә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җитәкчесе Зилә Вәлиева.

«Интернетта балалар» күргәзмәсе дүшәмбедән кала һәр көнне эшләячәк. Керү бушлай. Күргәзмә буенча экскурсияләргә һәм Интернетта куркынычсызлык дәресләренә алдан язылу мәҗбүри. : +7 (917) 905-68-01.

Фоторепортаж...

01.03.2017


Мәңгелек музыка

8 март 16:00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмә залында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт узачак. Кичәдә Казан музыкантлары башкаруында рус һәм чит ил вокал һәм инструментал музыка җәүһәрләре башкарылачак. Программада Чайковский, Рахманинов, Шостакович һәм башка композиторлар әсәрләре. Концертка килүчеләр авангардист-рәссам Эдуард Зеленинның уникаль күргәзмәсен карый алачак.

Билет бәясе – 200 сум

Белешмәләр өчен телефон: (843)567-80-67

01.03.2017


«Өйгә юл» хәйрия чарасы

5 март 11:00 - 16:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татарстан табигать тарихы музеенда «Өйгә юл» хәйрия чарасы - песиләр күргәзмәсе узачак. Бу чара Казанда җиденче мәртәбә узачак. Биредә вакцинация һәм стерилизация узган өйсез песиләр кайгыртучак хуҗаларын табалар. Бу көнне музейга килеп, сез йонлы дуслар белән таныша алырсыз, куратор, белгечләрдән песиләрне карау һәм тәрбияләү турында кызыксындырган сорауларны бирә алырсыз.

Чарада:

• хуҗасын көтеп яшәүче 30 песи катнашачак;

• хәйрия базары узачак;

• ятим песиләр йортына азык кабул ителәчәк;

• теләүчеләргә аквагрим;

• кына белән рәсем ясалачак;

• фелинолог сорауларга җавап бирәчәк.

Катнашу бәясе – 50 сум

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 56780-37, 56780-35

28.02.2017


Бөек пост. Раифа Изге ана монастыре

26 март Благовещение чиркәве тарихы музее «Православная Казань»: «Бөек пост. Раифа Изге ана монастыре» экскурсиясенә чакыра.

Раифа Изге ана монастыре Бөек пост көннәрендә - үзенчәлекле урын. Экскурсиядә без монастырьның һәм тирәсендәгенең тарихи урыннары белән танышырбыз, монастырьның Бөек пост гореф-гадәтләре белән танышырбыз.

Казан Кремленең Спас манарасыннан 09:30 кузгалабыз

Дәвамы – 3 сәгать.

Билет бәясе: тулы бәя – 650 сум, пенсионер, студент, мәктәп укучылары – 550 сум. Билетларны Благовещение чиркәве тарихы музееның кассасында һәм Казан Кремле сайтында сатып алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843)567-81-62, 89178783247

28.02.2017


Куркынычсыз Интернет турында мавыктыргыч «дәрес»

2 март 13:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Интернетта балалар» күргәзмәсе ачылачак. Башлангыч сыйныф балалары өчен махсус булдырылган күргәзмә уен аша балаларга һәм аларның әти-әниләренә Интернетта үз-үзеңне дөрес тоту турында сөйләячәк.

«Интернет – белем бирү, иҗат, аралашу өчен бик мөһим мәйданчык. Аеруча балалар һәм яшүсмерләр өчен. Ул инде күптән безнең көндәлек тормышка керде. Ләкин уңай яклары белән беррәттән, Интернетның тискәре, зыянлы ягы да бар. Шуңа күрә без кечкенә кулланучыларга Интернетны файдага кулланырга өйрәтергә тиешбез. Өстәвенә бу күргәзмәдә балаларга бик кызык һәм күңелле булыр дип уйлыйбыз», - дигән фикердә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җитәкчесе Зилә Вәлиева.

«Интернетта балалар» күргәзмәсе дүшәмбедән кала һәр көнне эшләячәк. Керү бушлай. Күргәзмә буенча экскурсияләргә һәм Интернетта куркынычсызлык дәресләренә алдан язылу мәҗбүри. : +7 (917) 905-68-01.



   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра