27.02.2017


Благовещение чиркәвендә очрашулар

26 март 15:30 Благовещение чиркәве тарихы музеенда «Благовещение чиркәвендә очрашулар» циклының чираттагы лекциясе узачак. «Алтын Урда чорына кадәр Идел буе Болгар иле археологик һәйкәлләрдә табылган христиан культы әйберләре» лекциясен тарих фәннәре докторы, профессор Константин Руденко укыячак.

Лекциядән соң тарих фәннәре докторы, профессор Евгений Бурдинның «По следам Спасителя. История Христианства в Среднем Поволжье» китабын тәкъдим итү булачак.

Керү бушлай

Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-81-62

25.02.2017


Ял көннәре - Казан Кремлендә

Алда әле бик күп кызыклы чаралар көтелә.

Фоторепортаж...

23.02.2017


Ватанны саклаучылар көне белән!

23 февраль Казан Кермле музейлары кыю көч әтиләр һәм уллар өчен күп кенә кызыклы чаралар әзерләде.

Татарстан дәүләтчелек тарихы музеена килүчеләрне квест, бүләкләр көтте. Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарихи фәннәр докторы Искәндәр Измайлов урта гасырларда татарларның сугыш сәнгате турында сөйләде.

Башка бер квест Татарстан табигать тарихы музеена килүчеләрне көтте. Биредә дә квестны үтүчеләрне бүләкләр көтте. Мастер-класска килүчеләр абыйлары, әтиләренә матур бүләкләр ясады.

Туп сарае музеенад эшләп килүче «Чаян рәссамнары» күргәзмәсе хәрби хезмәт турында мәзәкле итеп, күңелле итеп сөйләде.

Благовещение чиркәве тарихы музеенда борынгы рус рухи мәдәнияте белән танышу мөмкин иде. Биредә «Невьян могҗизасы» күргәзмәсе, XVI-XVII гасырларда Иске ысул православларның дини җырлары башкарылды.

Тагын бер концерт - классик музыка концерты - «Манеж» күргәзмә залында узды.

Алда тагы өч көн ял. Бу көннәрне күңелле һәм файдалы уздарсыгыз килсә, безнең афиша белән танышыгыз.

22.02.2017


Ял көннәрендә музейларның эш сәгатьләре

Кадерле дуслар! 23, 24, 25 һәм 26 февраль сезне Казан Кремленең музейларында көтеп калабыз.

23, 24 һәм 25 февраль «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстан табигать тарихы музее, Татарстан дәүләтчелек тарихы музее, Ислам мәдәнияте музее, Туп сарае музее, «Манеж» күргәзмә залы һәм Благовещение чиркәве тарихы музее 10:00 - 18:00, 24 февраль – 11:00 - 20:00сәгатьләрдә эшлиләр.

Ислам мәдәнияте музее көн дә 9:00 - 19:30 сәгатьләрдә эшли

Казан Кремле буенча экскурсияләр : 8:00 - 19:00.

21.02.2017


«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Масленица тамашасы башланды

Бер, ике өч! «Эрмитаж-Казан» үзәге барыгызны да халык бәйрәмен күңелле һәм файдалы уздырырга чакыра. «Масленица тамашасы, яһүд Петрушка дус кызын югалткан!» тамашасында без Мáсленканы коткарырбыз, Яз-Аязны очратырбыз, бергәләшеп масленица уеннарын уйнарбыз.

Җирән сакал Пертрушканың якын дусты Масленканы Кышкы Сарайдан урлап киткән. Масленка алты йозак астында бикләнгән. Петрушкага Патшасарайның масленица уеннары буенча булышчысы Дружевна булыша. Ләкин икәү аларның көче дә, хәйләсе дә җитмәс. Сезнең булышлыгыгыз белән алар Кышкы сарайны да кайтарырлар, дусларын да коткарырлар. Моның өчен Җирәк сакалның алты серен ачып, алты ачкыч табырга кирәк булачак.

Тамаша дәвамында кул остасы Дружевна безгә Русия патшабикәләренең киемнәр сайлавы, патша сараенда Масленицаны билгеләп үтү йолалары турыда сөйләр. «Петербург модерны. 1890-1910-е еллар. Өслүб һәм дөньяви мода» күргәзмәсендә без яшь галиҗанәпләрнең патшасарайдан качып, кайда ничек кәеф ачканнары турында белербез.

24, 25, 26 февраль 16.00 сәгатьтә барыгызны да «Масленица тамашасы» программасында көтеп калабыз. Ә 23 февраль 16.00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә махсус әтиләр өчен «Масленица тамашасы» узачак.



Программа бәясе – 300 сум

Белешмәләр өчен:

Телефон:(843)567-80-32, (843)567-80-34

Электрон почта: hermitage-kazan@mail.ru


Фоторепортаж...

21.02.2017


Кыюлар һәм батырлар өчен ял көннәре - Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда

Ватанны саклаучылар көне чаралары афишасы:



23 февраль



С 10.00 до 17.00 «Истории про отважных героев» – квест-бродилка по экспозиции музея. Участники узнают много интересных подробностей из военно-исторического прошлого татарского народа и его далеких предков. Правильно ответивших ждут призы!

По входному билету в музей.

14.00 – Мастер-класс «Приведи в музей папу». Творческое занятие по изготовлению модели танка из бумаги. Отличный подарок к 23 февраля настоящим мужчинам!

Стоимость – 150 рублей.

16.00 – Лекция «Вооружение и военное дело предков татарского народа в период средневековья»

Лектор: Искандер Измайлов — археолог и историк, доктор исторических наук, главный научный сотрудник отдела средневековой археологии Института археологии Академии наук РТ.

Стоимость – 80 рублей.





24 февраль



10.00 - 17.00 «Батырлар тарихы» – музей экспозициясе буенча квест. Татар халкыны тарихындагы сугышлар турында күп кенә кызыклы фактлар белербез. Дөрес җавап бирүчеләрне призлар көтә!

Музейга керү билеты буенча

14.00 – «Музейга әтиеңне алып кил» мастер-классы - иҗади дәрестә кәгазьдән танк моделен ясарбыз. Чын ирләргә менә дигән бүләк!

Бәясе – 150 сум.







25 февраль



10.00 - 17.00 «Батырлар тарихы» – музей экспозициясе буенча квест. Татар халкыны тарихындагы сугышлар турында күп кенә кызыклы фактлар белербез. Дөрес җавап бирүчеләрне призлар көтә!

Музейга керү билеты буенча

11.00 - «Татар халкы ата-бабаларының сугышлар тарихы. X – XV гасыр башы» лекциясе

Лектор: Константин Руденко - археолог, тарих фәннәре докторы, профессор, Каза дәүләт мәдәният институты укытучысы.

Бәясе – 80 сум

12.00 - «Русия империясе милли азычылык саныннан булган мөселманнарның хәрби хезмәт үзенчәлекләре» лекциясе

Лектор: Халим Абдуллин – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Археология институтында өлкән фәнни хезмәткәр.

Бәясе – 80 сум





26 февраль



10.00 - 17.00 «Батырлар тарихы» – музей экспозициясе буенча квест. Татар халкыны тарихындагы сугышлар турында күп кенә кызыклы фактлар белербез. Дөрес җавап бирүчеләрне призлар көтә!

Музейга керү билеты буенча










Билетны онлайн сатып ал!




Программада катнашыр өчен телефоннан шалтыратып, алдан язылу мәҗбүри: (843) 567-80-85, (843) 567-80-24




Билет бәясе:

Күргәзмә залы (1 кат) – 80 сум

Экспозиция (2 кат):

Тулы бәя – 150 сум, студент, пенсионерлар – 100 сум, мәктәп укучылары – 80 сум

e-mail: muz_kazankreml@mail.ru

20.02.2017


Ватанны саклаучылар көне - Татарстан табигать тарихы музеенда

23 - 26 февраль Татарстан табигать тарихы музее сезне Ватанны саклаучылар көнен бергә билгеләп үтергә чакыра. Безнең кунакларны кызыклы квест, бүләкле мастер-класслар, таң калдырырлык фәнни тамашалар көтә.



23 февраль




10.00 – акция: беренче йөз кунакка «Сестрица» суы бүләккә*.

10.00 – 12.00 – җанлы раскраскалар «Әтигә бүләк». Рәсемнәрне төсләргә буя һәм планшет ярдәмендә аларга җан өр*.

11.00 – 16.00 – Ватанны саклаучылар уңаеннан квест. Үзең белән каләм алып килү мәҗбүри*.

13.00 – 16.00 – «Акыллы уеннар». Биредә сезне Дженга, Пятница, Уно, Крокодил, Цуро, Барабашка һәм башка кызыклы өстәл уеннары көтә.

Бәясе: 100 сум






24 февраль




Бу көнне мәктәп укучылары һәм студентлар өчен керү бушлай!

11.00 – 19.00 – Ватанны саклаучылар уңаеннан квест. Үзең белән каләм алып килү мәҗбүри*.

13.00 – 16.00 – җанлы раскраскалар. Рәсемнәрне төсләргә буя һәм планшет ярдәмендә аларга җан өр*.

18.30 – 20.00 – Арт-Мәктәп. Бәясе: 400 сум.







25 февраль




11.00 – 12.30 – «Ура» мультстудиясе. Сезне мультипликация дөньясына сәяхәт көтә. Биредә иҗади теләкләрегез чынга аша. Бәясе: 400 сум.

11.00 – 16.00 – бәйрәм квесты. Үзең белән каләм алып килү мәҗбүри*ш*.

13.00 – 16.00 – «Ачышлар бүлмәсе». Якын һәм серле микродөньяга мавыктыргыч сәяхәткә рәхим итегез.

Бәясе: ике кешедән 100 сум.

13.00 – 16.00 – җанлы раскраскалар. Рәсемнәрне төсләргә буя һәм планшет ярдәмендә аларга җан өр*.

15.00 – күннән браслет ясау буенча мастер-класс. Бәясе: 350 сум





26 февраль




11.00 – 16.00 – Ватанны саклаучылар уңаеннан квест. Үзең белән каләм алып килү мәҗбүри**.

13.00 – 16.00 – җанлы раскраскалар. Рәсемнәрне төсләргә буя һәм планшет ярдәмендә аларга җан өр*.

13.00 – Фәнни Масленица. Без фәнни камыр ясарбыз, аннары фәнни карачкы ясап, аны яндырырбыз!

Бәясе: балалар өчен – 200 сум, тулы бәя – 350 сум.

13.00 – психолог һәм фәнне популярлаштыручы Александр Границаның «Норма чикләре» ачык лекциясе.

Керү бушлай.

14.00 – Арт-Мәктәп. Бәясе: 800 сум.







Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 567-80-37, 567-80-35


*Экспозициягә керү билетлары бәясе:

Тулы – 250 сум

Студент, пенсионерлар – 100 сум

Мәктәп укучылары – 80 сум



Билетны онлайн алу!


17.02.2017


Масленица тамашасы, яһүд Петрушка дус кызын югалткан!

21 - 26 февраль һәр көн «Эрмитаж-Казан» үзәге сезне «Масленица тамашасы, яһүд Петрушка дус кызын югалткан!» программасына чакыра.

Җирән сакал Пертрушканың якын дусты Масленканы Кышкы Сарайдан урлап киткән. Масленка алты йозак астында бикләнгән. Петрушкага Патшасарайның масленица уеннары буенча булышчысы Дружевна булыша. Ләкин икәү аларның көче дә, хәйләсе дә җитмәс. Сезнең булышлыгыгыз белән алар Кышкы сарайны да кайтарырлар, дусларын да коткарырлар. Моның өчен Җирәк сакалның алты серен ачып, алты ачкыч табырга кирәк булачак.

Без бергәләшеп Мáсленканы коткарырбыз, Яз-Аязны очратырбыз, бергәләшеп масленица уеннарын уйнарбыз. Ә Дружевна безгә патшасарайда масленицаны билгеләп үтү йолалары турында сөйләр.

23 февраль 16.00 - «Масленица тамашасы - әтиләр өчен»

24, 25, 26 февраль 16.00 - «Масленица тамашасы»

Алдан язылу мәҗбүри, төркемнәрдән заявкалар кабул ителә



Программа бәясе – 300 сум

Телефон:(843)567-80-32, (843)567-80-34

Электрон почта: hermitage-kazan@mail.ru

17.02.2017


Благовещение чиркәве. Архитектур үзгәрешләр турында

19 февраль 15:30 Благовещение чиркәве тарихы музееның «Благовещенскийда очрашулар» фәнни-белем бирү лекториянең чираттагы очрашуында сүз Казан Епархиясенең иң әһәмиятле чиркәвенең төзелеш тарихы турында барачак.

Керү бушлай

Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-81-62

16.02.2017


Париж Мэры Казан Кремлендә

16 февраль «Казан Кремле» музей-тыюлыгында кунакта Париж мэры Анн Идальго булды. Кадерле кунагыбыз борынгы кирмәннең тарихы белән танышты, Казанның иң борынгы таш биналарның берсе - Благовещение чиркәвен - тамаша кылды, Кол Шәриф мәчетен карады, Ислам мәдәнияте музеенда Идел буе һәм Урал төрки-татар халыкларының тарихы һәм мәдәнияте белән кыскача танышты.


Фоторепортаж...



   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра