16.02.2017


Мода артыннан иярүче патшабикә турында хикәят, яһүд биюләргә ничек җыенырга

18 һәм 19 февраль 13:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәге «Петербург модерны. 1890-1910-е еллар. Өслүб һәм мода» күргәзмәсендә узачак «Мода артыннан иярүче патшабикә турында хикәят, яһүд биюләргә ничек җыенырга» уенлы программага чакыра.

Сез Русия патшабикәләренең күлмәкләре белән танышырсыз, йөз ел элек күлмәк тегергә кулланылган тукымаларга кагылырсыз, җәяү йөрү, биюләргә, кунакка бару өчен ир һәм хатын-кыз күлмәкләре сайларсыз, рәссамнарның әсәрләрендә чәчәкләрнең серле телен ачырсыз, кулчатыр һәм шләпәләрне бизәрсез, узган чор этикеты, веерның серләре, биюләр һәм уеннар белән танышырсыз.

Интерактив программага билет бәясе: 250 сум (бала + 1 ата-ана)

Алдан язылу мәҗбүри. Телефон: 8(843)567-80-32,567-80-34

Электрон почта: hermitage-kazan@mail.ru



15.02.2017


«Песи йорты» курчак спектаклен Благовещение чиркәве тарихы музеенда күрсәтәчәкләр

16 февраль 17:00 сәгатьтә Благовещение чиркәве тарихы музее яшь тамашачыны һәм аның әти-әниләрен «Песи йорты» курчак спектакленә чакыра.

Самуил Маршакның әкияте буенча куелган бу әсәрдә дуслары Песине ташлап киткәч, аңа ярдәмгә Василий һәм песи балалары килүе, шуның аша чын дуслык турында сөйләнә. Балаларның мәхәббәтен яулаган бу әсәрне К.Хабенскийның Казан театр-студиясе укучылары сәхнәгә куйган.

3+

Билет бәясе: тулы - 100 сум, балалар өчен - 80 сум

Билетны онлайн алу!

Алдан язылу өчен телефон: (843)567-81-62, 89178783247

14.02.2017


Казан Кремленнән Lovestory

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы Гашыйклар көне уңаеннан махсус романтик экскурсия оештырган. Бу экскурсия «Казан» гаилә үзәге, Черек күлнең гашыйклар аркасы, Ушкова йорты, курчак театры кебек мәхәббәтле урыннарны узды. Экскурсия дәвамында Лев Толстой, Максим Горький һәм башкаларның беренче мәхәббәтләре, Александр Пушкинның Казаннан хәләл җефетенә язган хатлары турында сөйләделәр.

«Эрмитаж-Казан» үзәген дистәләгән үзенчәлекле вәлинтинкәләр белән бизәделәр. Ярыш өчен ясалган вәлинтинкәләр өчен тавышны музейда һәм Вконтакте төркемендә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта «Петербург модерны. 1890–1910е еллар. Өслүб һәм дөньяви мода» күргәзмәсе веер һәм чәчәкләр теле серләрен ачты, модерн чоры модасын аңларга өйрәтте, француз һәм рус модельерларының кием үрнәкләре белән таныштырды, патшабикәләрнең мәхәббәт тарихы турында сөйләде.

Татарстан табигать тарихы музеенда да романтик квест узды.

Фоторепортаж...

13.02.2017


Беренчы сыйныфлар өчен менә дигән каникуллар - Татарстан табигать тарихы музеенда

14 - 19 февраль көннәрендә Татарстан табигать тарихы музее укучыларны «Менә дигән каникулларга» чакыра. Балаларны юлкүрсәтмәле кызыклы квест, мавыктыргыч фәнни тамаша, кызыклы мастер-класслары көтә.

14 февраль


10:00 – 12:00 Оригами буенча мастер-класс «Валентинка». Музей билеты буенча.

11:00 – 16:00 Каникуллар квесты. Музей билеты буенча

11:00 – 16:00 Җанлы почта. Кара һәм каләм белән туганнар һәм якыннарга хат язабыз. Бәясе: 50 сум.

15 февраль


11:00 – 16:00 Каникуллар квесты. Музей билеты буенча.

16 февраль


11:00 – 16:00 Каникуллар квесты. Музей билеты буенча.

17 февраль


11:00 – 16:00 Каникуллар квесты. Музей билеты буенча.

18:30 Арт-мәктәп. Нәкышь буенча мастер-класс (7+).

Бәясе: 400 сум.

18 февраль


11:00 – 16:00 Каникуллар квесты. Музей билеты буенча.

15:00 «Осталар шәһәре». Фоторамка ясау буенча мастер-класс

Бәясе: 350 сум.

19 февраль


11:00 – 16:00 Каникуллар квесты. Музей билеты буенча.

13:00 «Әти фәне» тамашасы (4+).

Билет бәясе: тулы – 350 сум, балалар – 200 сум.

Музейга билет бәясе: мәктәп укучылары – 80 сум; студент һәм пенсионерлар – 100 сум; тулы – 200-250 сум


Музейга билетны онлайн алу


Музей эш сәгатьләре: 10:00 - 18:00 (касса – 17:30)


Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-80-37, (843) 567-80-35




13.02.2017


Музейда очрашу

14 февраль «Казан Кремле» музей-тыюлыгы гашыйкларга бүләк әзерләде. Изге Вәли көнендә гашыйк пар музейга бер билет буенча керә ала*.

«Эрмитаж-Казан» үзәге Казанның иң матур күргәзмәсендә гүзәл затларның киемгә мәхәббәте тарихы турында сөйләячәк. «Модерн чоры Love Story» программасы 16:00 башлана.

17.00 сәгатьтә «Сезгә хатым. Модерн чоры мәхәббәт хаты» мастер-классында ясалган вәлинтинкә сезнең хисләрегезне аңлатырга булышыр.

Татарстан табигать тарихы музее гашыйклар өчен квест әзерләгән. 14 гыйнвар көнне 11:00 - 16:00 Музей залларына рәхим итегез.

Бер билет буенча гашыйклар Казанның иң романтик почмакларына махсус экскурсиягә дә бара ала. Башлана - 14:00. Бәясе - ике кеше өчен нибары 500 сум. Телефон: (843) 567-81-42, 567-80-28

*Күргәзмәләрне индивидуаль карау өчен дөрес.

12.02.2017


Благовещение чиркәве. Архитектур үзгәрешләр тарихы

19 февраль 15:30да Благовещение чиркәве тарихы музееның «Благовещение чиркәвендә очрашулар» фәнни-популяр лекторие кысаларында без Казан Епархиясенең иң әһәмиятле чиркәве төзелеше, аның әүвәлге сурәте турында сөйләшербез.

Керү бушлай

Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-81-62

10.02.2017


Казан Кремлендә «Гаиләмнең тупланмасы» проекты башланды

10 февраль «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда «Гаиләмнең тупланмасы» күргәзмә проекты кысаларында «Үткәнгә сәяхәт: Рафаэль Халитов гаилә тупланмасыннан төрки мәдәният предметлары».

Проект гаилә һәм шәхси тарих аша безнең уртак тарихыбыз турында сөйли торган хикәяләр циклыннан гыйбарәт. Бу хикәяләрнең беренчесе - Рафаэль Халитов тупланмасы. «Бу хәзинә әнием ягыннан олы бабай Садыйк улы Зәрифулладан күчкән. Ул XIX гасырда Казан губернасы Казан өязе Кушар авылында яшәгән. Барлык әйберләр шуннан чыккан», – дип ассызыклады Рафаэль Халитов күргәзмә ачылышында.

Күргәзмәдә тәкъдим ителүче әйберләр - XVII-XX гасыр Ауропа һәм Азиянең төрки халыклары көнкүрешенең этнографик үрнәге. Экспонатлар арасында - милли киемнәр, зәркән әйберләре, тәңкәләр, кулъязмалар, тамбур чигүле тукымалар, көндәлек кулланылыштагы әйберләр.

Күргәзмәне Русия Нәкышь Академиясе әгъзасы Емельян Корнеевның XIX гасырда ясаган офортлар тупланмасы тулыландыра.

Күргәзмә 2017 елның 26 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан дәүләтчелек тарихы музееның эш сәгатьләре:

Сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе – 10.00 - 18.00 (касса 17.30)

Җомга – 11.00 - 20.00 (касса 19.30)

Билет бәясе: 80 сум

Телефон: (843) 567-80-85


Фоторепортаж...

10.02.2017


Акыллы уеннар

11 февраль 13:00 сәгатьтә Татарстан табигать тарихы музеенда «Акыллы уеннар» өстәл уеннары сөючеләр мәйданчыгы эшли башлаячак.

Өстәл уеннары – күңелле вакыт уздыру гына түгел, ә фикерләү, логика, интуицияне үстерү өчен менә дигән ысул. Татарстан табигать тарихы музее өстәл уеннарын яратучыларны һәр якшәмбе көтеп кала. Биредә сезне күпләрнең мәхәббәтен яулаган Дженга, Пятница, Уно, Крокодил, Цуро, Барабашка һәм Мафия уеннары көтә.

Якшәмбе көнен күңелле һәм файдалы уздыру мөмкинчелеген ычкындырмагыз. Сезне кунакка көтәбез!

«Акыллы уеннар» мәйданчыгы ачылу уңаеннан акция игълан итәбез: 2 кеше бер билет буенча керә ала!

Аудитория: 7+

Вакыт: 13:00 – 16:00

Керү хакы - 100 сум

Белешмәләр өчен телефон: (843)567-80-35 (37)

09.02.2017


Тыюлыклы Русия. Байкал күле

«Тыюлыклы Русия. Байкал күле» күргәзмәсе Русия һәм Татарстанда экология елы уңаеннан оештырылган чараларны ачып җибәрә.

Күргәзмәдәге әсәрләрнең авторы – Мария Бондарь – мәскәүле, рус теле, әдәбияты укытучысы, Байкалга гашыйк.

Байкал – җир шарының иң борынгы һәм тирән күле. Кайбыр галимнәр фикеренчә, аның тирәнлеге билгеләнгән 1642 метрдан да тирәнрәк. Байкалда суны чистартучы микроорганизмнар яши. Байкалда уникаль җәнлекләр һәм балыклар яши.

Ел саен Байкал күле үсә; кайбер өйрәнүчеләр фикеренчә, Байкал киләчәктә океанга әвереләчәк, дигән фаразлар да бар. Байкал тирәсендә яшәүчеләр Байкалны диңгез дип атыйлар. Ә борынгы әкият-риваятьләрдә Байкалны белем иясе дип атыйлар, аның кызы Ангара (күлдән чыга торган елга) белән уртак тел таба алмавы турында сөйлиләр.

Сез дә, Мария Бондарь фотографияләре янында үзегезне хыялыгыз турында искә төшереп, аңа якынаерсыз дип өметләнәбез.

Телефон: 8(843)567-80-35, 567-80-37

Керү бушлай!



09.02.2017


Евгений Дятлов Казан Кремлендә кунакта

8 февраль , көннең сугына карамастан, Русиянең атказанган артисты, актер, җырчы һәм музыкант Евгений Дятлов «Казан Кремле» музей-тыюлыгына кунакка килде. Борынгы кирмән буенча экскурия кысаларында абруйлы кунак Кол Шәриф мәчетенең корылышы, Благовещение чиркәвенең гүзәллеге белән хозурланды, Сөембикә манарасы каршында фотолар төште.


Фоторепортаж...



   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра