08.02.2017


СуперҖомга

10 февраль - 40 % ташлама! Без сезне «Төнге шәһәр утлары» экскурсиясенә чакырабыз. Экскурсиягә Казанның тарихы үзәге һәм яңа районнары буенча фото төшерү өчен тукталышлар каралган автобуслы сәяхәт керә.

Путешествие по столице Татарстана сопровождается рассказом экскурсовода о городских легендах и преданиях, необычных сюжетах и фактах. Атмосфера вечерней Казани, создаваемая подсвеченными архитектурными ансамблями и площадками, оставляет неизгладимое впечатление!

Билет бәясе (ташлама буенча) – 350 сум

Экскурсия 18:30да башлана. Дәвамы – 2 сәгать

Өстәмә мәгълүмат өчен: (843)567-81-42

07.02.2017


Шедеврларның кире кайтуы

«Манеж» күргәзмә залында Эдуарда Зеленинның «Шедеврларның кире кайтуы» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә авангардист-рәссам Эдуард Леонид улы Зеленинның (1938-2002) - 50дән артык уникаль әсәрләре күрсәтелә.

1971нче елгача официаль сәнгатькә тискәре мөнәсәбәте белән танылган рәссам туган шәһәре Новокузнецкта иҗат итә, аннары - Владимир өлкәсе Угор авылында яшәп, борынгы рус рәсем сәнгате һәм архитектурасы белән таныша. Мәскәү нонкомформист-рәссамнарның зур гауга күтәргән акциясендә - «Бульдозерлы күргәзмә»дә (1974) катнаша. 1975нче елда рәссам Франциягә эмиграциягә китә. 1984нче елдан башлап күргәзмәләрдә катнашмый. Үзенең сүзләренә караганда - мейнстрим, базар мөнәсәбәтләрендә катнашырга теләмәү аркасында.

Рәссам әсәрләрендә фактураны җиткерү сәнгатенә белән билгеле. Башлангыч чоры әсәрләренә ачык, төсле гамма хас булса, эмиграция чорына шомлы кәеф хас. Сәнгатендә Зеленин кешенең эчке дөньясына мөрәҗәгать итә (еш кына моның өчен дини сюжетлар да куллана). Ул гел яңа формалар, яңа техникалар эзли.

Эдуард Зеленинның күчмә күргәзмәсе СЕСОА каршысындагы Ауропа сәнгать экспертлары палатасы эксперты Поль Нужейм тырышлыгы белән оештырылган. Нужейм әфәнде безнең илдән мохаҗирлеккә киткән рәссамнар белән Русия тамашачысын таныштыручы күргәзмә проектлары оештыра.

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Манеж» күргәзмә залы

Эш сәгатьләре: сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе – 10:00 - 18:00 (касса 17:30) Җомга – 11:00 - 20:00 (касса 19:30)

Билет бәясе:

тулы - 150 сум; пенсионер, студент - 100 сум, мәктәп укучылары – 80 сум

Телефон: (843) 567-80-67



04.02.2017


Татартан дәүләтчелек тарихы музее Герб көнен билгеләп үтә

7 февраль 14:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелеге музеенда Татартан дәүләт гербының 25еллыгына багышланган чара оештырыла. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә оештырылган белем бирү лекторие музей кунакларына Татарстан геральдик символларының урта гасырлардан бүгенге көнгәчә тарихын тәкъдим итәчәк.

ЛекторларҢ Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Рафаэль Хәкимов, шагыйрь, Русия һәм Татарстан дәүләт премияләре лауреаты Ренат Харис, Татарстан Президенты каршысындагы Геральдик шура әгъзасы Григорий Бушканец.

Татарстан дәүләтчелек тарихы музее, 2 кат

Керү бушлай!

Телефон: 8(843)567-80-35, 567-80-37

03.02.2017


Русиякүләм тыюлык дәресе Татарстан табигать тарихы музеенда узды

4 февраль Экология елы уңаеннан Татарстан табигать тарихы музеенда Русиякүләм тыюлык дәресе узды. Бу дәрес Русия тыюлыклар системасының 100еллыгына багышлап уздырылды.

Музей һәм Идел-Чулман дәүләт табигать биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре Казанның 96нчы гимназиясендә белем алучы 1Г сыйныфы укучыларына тыюлыкның заказни яисә националь парктан аермасын аңлаттылар, Татарстанның бердәм-бер тыюлыгы барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.

Чара «Үзеңнең тыюлыгыңны 100еллыгы белән котла» флешмобы белән төгәлләнде. Балалар заповедныйурок.рф сәхифәсендә Идел-Чулман тыюлыгына үзенчәлекле котлаулар калдырды.


Фоторепортаж...

01.02.2017


Мода артыннан иярүче патшабикә турында хикәят, яһүд биюләргә ничек җыенырга

4, 18 һәм 19 февраль 13:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәге «Петербург модерны. 1890-1910-е еллар. Өслүб һәм мода» күргәзмәсендә узачак «Мода артыннан иярүче патшабикә турында хикәят, яһүд биюләргә ничек җыенырга» уенлы программага чакыра.

Сез Русия патшабикәләренең күлмәкләре белән танышырсыз, йөз ел элек күлмәк тегергә кулланылган тукымаларга кагылырсыз, җәяү йөрү, биюләргә, кунакка бару өчен ир һәм хатын-кыз күлмәкләре сайларсыз, рәссамнарның әсәрләрендә чәчәкләрнең серле телен ачырсыз, кулчатыр һәм шләпәләрне бизәрсез, узган чор этикеты, веерның серләре, биюләр һәм уеннар белән танышырсыз.

Интерактив программага билет бәясе: 250 сум (бала + 1 ата-ана)

Алдан язылу мәҗбүри. Телефон: 8(843)567-80-32,567-80-34

Электрон почта: hermitage-kazan@mail.ru



27.01.2017


Легендар Калашников: Казан Кремлендә танылган конструкторның тормыш юлы белән таныштыралар

27 гыйнвар Туп сарае музеенда «Легендар Калашников» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә дәүләт чикләре саклауга зур өлеш керткән рус конструкторының тормыш тарихына багышланган. КҮргәзмәдә Михаил Калашниковның шәхси әйберләре, күкрәк билгеләре, орденнар, медальләр, нашивкалар, аның исеме белән бәйле сувенир һәм истәлекле символика, макетлар һәм экспонатлар, кораллар һәм корал кирәк-яраклары. Күргәзмә Оста һәм Кеше турында сөйли, аның Русия белән тыгыз бәйләнгән тормышы, кыюлыгы һәм батырлыгы, Туган илгә тугрылыгы турында сөйли.

Күргәзмә Чиләбе, Йошкар-Ола, Сарытау, Әстерхан, Белгород, Южно-Сахалинск, Өфе шәһәрләрендә күрсәтелгән. Ниһаять, чират Казанга да җиткән.

Михаил Калашников күп кат кабатлаган: «Мин коралны туган илне саклау өчен уйлап чыгардым. Бу - төп максат…». Танылган автоматын ул 1947нче елда ясый. Легендар автомат дистәләгән дәүләтләрнең армияләрендә кулланыла. Бу автомат берничә дәүләтнең гербында да төшерелгән, чөнки автоматлар ярдәмендә бу илләрдә бәйсезлек яулап алынган, шул герблар аша автомат азатлык символына әверелгән. “Калашников” маркалы кораллар бүген дә дөньяда иң шәбе в мире.

Күргәзмәнең эш сәгатьләре:

сшмб- пҗшмб, шмб, якш – 10:00- 18:00(касса 17:30)

Җмг- 11:00- 20:00(касса 19:30)

Дшмб – ял көне.



Билет бәясе:

Тулы – 150 сум

Студент, пенсионер, мәктәп укучылары – 80 сум.



Тел.:(843)5678160, (843)5678161

e-mail: pushdvor@mail.ru


Фоторепортаж...

25.01.2017


Легендар Калашников

27 гыйнвар 16.00 сәгатьтә Туп сарае музеенда «Легендар Калашников» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә дәүләт чикләре саклауга зур өлеш керткән рус конструкторының тормыш тарихына багышланган. КҮргәзмәдә Михаил Калашниковның шәхси әйберләре, күкрәк билгеләре, орденнар, медальләр, нашивкалар, аның исеме белән бәйле сувенир һәм истәлекле символика, макетлар һәм экспонатлар, кораллар һәм корал кирәк-яраклары.

Күргәзмә Оста һәм Кеше турында сөйли, аның Русия белән тыгыз бәйләнгән тормышы, кыюлыгы һәм батырлыгы, Туган илгә тугрылыгы турында сөйли. Легендар автомат дистәләгән дәүләтләрнең армияләрендә кулланыла. Бу автомат берничә дәүләтнең гербында да төшерелгән, чөнки автоматлар ярдәмендә бу илләрдә бәйсезлек яулап алынган, шул герблар аша автомат азатлык символына әверелгән. “Калашников” маркалы кораллар бүген дә дөньяда иң шәбе в мире.

Казанлылар һәм башкалабыз кунакларының уникаль мөмкинчелеге бар. Күргәзмә белән танышканнар гениаль конструктор уйлап чыгарган әйберләр белән фотога да төшә ала.



Күргәзмәнең эш сәгатьләре:

сшмб- пҗшмб, шмб, якш – 10:00- 18:00(касса 17:30)

Җмг- 11:00- 20:00(касса 19:30)

Дшмб – ял көне.



Билет бәясе:

Тулы – 150 сум

Студент, пенсионер, мәктәп укучылары – 80 сум.



Тел.:(843)5678160, (843)5678161

e-mail: pushdvor@mail.ru

24.01.2017


Федераль архив агентлыгы җитәкчесе «Казан Кремле» музей-тыюлыгында кунакта

24 гыйнвар Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов «Манеж» күргәзмә залында эшләп килүче «Тукайга сәяхәт» күргәзмәсе белән танышты. Бөек татар шагыйренә багышланган күргәзмә - Республика мәдәни тормышында зур вакыйга булды. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы оештырган күргәзмә өчен шагыйрьның шәхси әйберләре, кулъязмалары, үзе күргән басмалары федерарль, республика музейлары, архивлары, китапханәләреннән җыелды.


Фоторепортаж...

22.01.2017


«Казан Кремле» музей-тыюлыгының туган көне

22 гыйнвар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы 23нче туган көнен билгеләп үтә.

Татарстан Җөмһүрияте Президенты указы буенча 1994 елны Казан Кремле комплексында Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгати музей-тыюлык булдырыла.

Кремль – Казанның йөрәге. Биредә шәһәр, аның тарихы башлана. Кремльдә безнең якка хас булган мәдәниятләр һәм диннәр гармониясе сизелә. Бер җирдә дөньяның иң матур мәчетләренең берсе Кол Шәриф һәм Казанның православ хәйкәлләренең иң борынгысы саналган Благовещение чиркәве янәшә торалар.

Кремль буенча йөргәндә, аның күзәтү мәйданнарына чыкканда, кирмәннең меңъеллык тарихы күз алдына килә. Казан Кремле болгар әмирләрен, Алтын урда ханнарын, урыс патша һәм императорларын, танылган шагыйрь-язучылары хәтерли. Хәзер дә биредә тормыш кайный. 2016 елда гына музей-тыюлыкны 2 800 000 кеше килеп күрде. «Без Кремльне яратабыз!» балалар фестивале, «Музейда төн» һәм «Сәнгатьләр төне», «Казан фанфаралары» Хәрби тынлы уен кораллары оркестрлары фестивален казанлылар һәм шәһәребез кунакларына үз итте.

Кадерле дуслар, без киләчәктә дә сезне кызыклы күргәзмәләр, бәйрәмнәр, чаралар белән куандырырбыз. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт!

21.01.2017


Татарстан табигать тарихы музеенда иң кызыклы кар бабае һәм иң шәп чыршыны сайладылар

21 гыйнвар Татарстан табигать тарихы музеенда «Альтернатив яңа ел чыршысы» һәм «Иң кызыклы Кар бабай!» ярышларының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Ярышта 500дән артык мәктәп укучылары катнашты. Тукыма, гәҗит, гирлянда, хәтта савыт-сабадан ясалган әйберләрне Азнакай, Югары Ослан, Яшел үзән, Казан, Саранск, Михайловск шәһәрләреннән үк җибәргәннәр.

5 декабрь Музейда бу эшләр күргәзмәсе ачылды. Теләгән берәү ошаган чыршы һәм кар бабайга үз тавышын бирә алды. 1318 кеше үз тавышын бирде.

Чыршылар ярышында Казанның 96нчы гимназиясенең 1 «Г» сыйныфы укучылары ясаган чыршы җиңде. Индивидуаль эшләр арасында Яшел Үзәннең Раифа мәктәбе 1 сыйныф укучысы Маринова Надежда чыршысы беренче урын алды.

«Иң кызыклы кар бабай!» ярышында беренче урынны Казанның 177нче лицее укучылары Якубовский Дмитрий һәм Якубовский Кирилл алды.


Фоторепортаж...



   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра