20.01.2017


Юрий Лужков Казан Кремлендә

20 гыйнвар «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Русиянең сәясәт эшлеклесе, 18 ел дәвамында Мәскәү мэры булган Юрий Лужков кунакта булды. Аның белән тормыш иптәше - Елена Батурина да бар иде.

Музей-тыюлык җитәкчесе Зилә Вәлиева һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Василь Шәйхеразиев белән бергә абруйлы кунаклар дөньяның иң матур мәчетләре берсе Кол Шәрифтә һәм Казанның иң борынгы православ гыйбадәтханәсе Благовещение чиркәвендә булдылар.

Фоторепортаж...

20.01.2017


Казан Кремле Русиянең яңа ел бәйрәмнәрендә иң популяр биш музей исемлегенә керде

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы «ТурСтат» туристик портал фикеренчә, яңа ел бәйрәмнәрендә иң популяр Русия музейларының рейтингында дүртенче урынны алды. 96 меңнән артык кеше быел яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә шәһәребезнең кирмәнег тамаша итте. Шул исәптән, Казан Кремле быел Мәскәү Кремле музейларын да узып киткән, алар - бишенче урында.

Рейтингның беренче юлларында - Петербург Эрмитажы, Исаакий чиркәве һәм Мәскәүдәге Дарвин музее.

19.01.2017


Кайгыны уртаклашабыз!

Аэрофоторәссам, Чувашстанның Үтәҗиңел авиациясе федерациясенә нигез салучы Валерий Тимофеев вафат. 18 гыйнвар аның мотопарапланы Чебоксарда һәлакәткә дучар булды.

Валерий Тимофеев һавадан гаҗәеп матур фоторәсемнәр төшерә иде. Аның фотографияләрендә Казан Кремленең югарыдан төшергән күренешләре дә бар. Кешеләр алар турында хәтер исән чакта исән. Бу гаҗәеп фотографның хәтере эшләрендә мәңгеләнде.

Туганнарның һәм якыннарның кайгысын уртаклашабыз!

18.01.2017


Татарстанның хатын-кыз депутатлары «Петербург модерны» күргәзмәсен тамаша кылдылар

18 гыйнвар Татарстанның хатын-кыз депутатлары XIX–XX гасырлар арасы Петербургның «хатын-кызлар дөньясы» белән «Эрмитаж-Казан» үзәгендә эшләп килүче «Петербург модерны. 1890–1910нчы еллар. Өслүб һәм дөньяви мода» күргәзмәсендә танышты. Модерн чоры костюм һәм аксессуарлары, шул чор хатын-кызларның портретлары, интерьер җиһазлары. «Матур һәм белемне арттыра торган сәяхәт булды бу. Үзеңне яратып яшәргә кирәк. Хатын-кызлар булыйк һәм үзебезне яратыйк», – диде Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Яңарыш» фондының башкарма директоры.


Фоторепортаж...

17.01.2017


Селфи ясарга - музейга!

18 гыйнвар - Халыкара музей-селфи көне. Бөтен дөнья кешеләре бу көнне музейда, экспонатлар яшәшәсендә фотога төшеп, #MuseumSelfie хэштегы белән социаль челтәрләргә эләләр. Без дә сезне бу акциягә кушылырга - Казан Кремле музейларына - чакырабыз!

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә эшләп килүче «Петербург Модерны. 1890-1910нчы еллар. Өслүб һәм дөньяви мода» күргәзмәсендә Ауропаның алдынгы рәссамнары ясаган портретлар, францияле, рус һәм инглиз модельерлары теккән күлмәкләр фонында төшергә ашыгыгыз. Башка көннәрдә күргәзмәдә фото төшерү тыелган.

#Museumselfie һәм #КазанскийКремль хэштегы куелган фотоларыгызны көтеп калабыз.

16.01.2017


«Эрмитаж-Казан» үзәге экспозицияне яңартты

17 гыйнвардан башлап «Эрмитаж-Казан» үзәге кунаклары «Петербург модерны. 1890–1910нче еллар. Өслүб һәм дөньяви мода» күргәзмәсенең яңартылган экспозициясен күрә алачак. Ротация кысаларында 28 әсәр алышынды. Алар арасында - XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы фотографияләре һәм францияле рәссам Поль Сезар Эллёның коры инә ысулы белән ясалган график эшләре.

Алышынуның сәбәбе - фотография һәм графиканы күрсәтү шартлары. Утның кәгазь структурасына агрессив йогынтысы булуга сәбәпле, фотография һәм графиканы 3дан да озаграк рәттән күрсәтү мөмкин түгел. Шуңа күрә Дәүләт Эрмитажы алдан ук алмаштыру өчен Казанга шундый ук кыйммәте булган әсәрләр китергән.

Поль Сезар Эллё 1500дән артык әсәр ясаган. Бу әсәрләрдә ул модерн чоры Лондон, Париж һәм Нью-Йорк шәһәрләренең иң гүзәл хатын-кызларын төшергән. Хәзер күргәзмәгә килүчеләр рәссамның яңа әсәрләрен күрә алачак. Шул исәптән күргәзмә кунаклары Мәскәү, Санкт-Петербург, Мюнхен шәһәрләренең алдынгы фотоательеларында төшкән фотографияләрне дә күрә алачак.

Яңартылган экспозициягә килеп, 28 аермалыкны табырга чакырабыз.

Телефон: (843)5678-032; 5678-034, 5678-042



Күргәзмәнең эш сәгатьләре:

сшмб-пнҗшмб, шмб, якш - 10:00 - 18:00 (касса 17:30);

җмг - 11:00 - 20:00 (касса 19:30)

дшмб - ял көне


Фоторепортаж...

14.01.2017


Татарстан табигать тарихы музеенда яңа ел теләкләре ярышына нәтиҗәләр ясалды

14 гыйнвар Татарстан табигать тарихы музеенда яңа ел теләкләре ярышында җиңүчеләрне бүләкләү кичәсе узды. Музей һәм «Дом.ru» телеком-операторы 8 декабрь көнне ярыш игълан иткән иде. 8 гыйнварга кадәр һәр теләгән берәү Яңа 2017 елга теләкләрен язып җибәрергә тиеш иде. Ярышта 500дән артык кеше катнашты. Теләкләр төрле булды.

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котларга дип оештыручылар белән бергә халык мәхәббәтенә казанган «Маша и медведь» мультсериал йолдызы Маша да килгән иде. Балалар ярышларда катнашты, Машаның сорауларына җавап бирде, истәлекле бүләкләр алды. Шуны да әйтеп китәсе килә: былгы теләкләрнең иң киң очраганы - яңа елны дуслар һәм гаилә белән каршы алу булды.

Без «Дом.ru» телеком-операторы белән хезмәттәшлек дәвам итер, киләчәктә дә сезн, дусларыбыз, ярышлар һәм бүләкләр белән шатландырырбыз дип ышанабыз!

13.01.2017


Казан Кремлендә «Тукайга сәяхәт» күргәзмәсе каталогын тәкъдим итү чарасы узды

13 гыйнвар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Тукайга сәяхәт» күргәзмәсенең зур рәсемле каталогын тәкъдим итте.

Каталог форматы һәм бит саны (дүрт йөздән артык) белән дә, аны чыгару буенча башкарылган эш белән дә зур. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы федераль һәм республика музейлары, архивлары һәм китапханәләре тупланмаларын башта «Тукайга сәяхәт» күргәзмәсен әзерләгәндә берләштерде, ә хәзер тагын каталог чыгарганда да берләштерде.

Китапның һәр бүлеге (барысы җидәү) - «Фотографияләр», «Кулъязмалар», «Тукай исән чакта чыккан басмалар», «Вакытлы мәтбугат», «Иллюстрацияләр», «Документлар», «Мемориаль предметлар», - җентекле тасвирлама белән тәэмин ителгән. Җыелган мәкаләләр - Татарстан Фәннәр академиясе каршысындагы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, Н.И,Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, Татарстан Милли музее, Русия Милли китапханәсе, Русия дәүләт тарихи архив, Татарстан милли архивы, Татарстан милли китапханәсе хезмәткәрләренең күпъеллык эзләнүләр нәтиҗәсе.

Каталог выставки «Тукайга сәяхәт» шагыйрьнең шәхси һәм иҗади тормышын өйрәнү буенча эзләнүләргә нәтиҗә булуы белән кадерле.

«Тукайга сәяхәт» күргәзмәсе 2017 елның 22 гыйнварына кадәр эшләячәк.

«Манеж» күргәзмә залының эш сәгатьләре:

Сшмб-пнҗшмб, шмб-якш – 10.00 - 18.00 (касса 17.30)

Җмг – 11.00 - 20.00 (касса 19.30); дшмб – ял көне.

Телефон: (843) 567-80-67, 567-80-68




Фоторепортаж...

12.01.2017


Акыллы якшәмбе

22 гыйнвар 13.00 сәгатьтә белемгә тартылучыларны Татарстан табигать тарихы музеенда көтәбез. «Фокуслар һәм феноменнар» фәнни тамашасында тәҗрибәләр барган чакта, музейның лекцияләр залында психиатр һәм фәнне популярлаштыручы Александр Граница психологик фокуслар турында сөйләячәк.

«Эмоцияләр белән ничек идарә итергә» лекциясендә Александр Граница эмоцияләр тәнебез һәм уйларыбыз белән ничек бәйле булуы турында, тән һәм уйларга тәэсир ясап, эмоцияләрне үзгәртү турында сөйләячәк. Лектор һәрбер кеше үзенең штурвалын һәр кеше үз кулына ала ала дигән фикердә.

4+

Билет бәясе:

Фәнни тамаша: балалар – 200 сум, тулы бәя – 350 сум.

Лекциягә керү бушлай

Алдан язылу мәҗбүри: 8(903)388-88-00



11.01.2017


Камал театры артистлары белән иҗади кичә

12 гыйнвар 15:00 сәгатьтә Татарстан дәүләтчелек тарихы музее «Татар мәдәни коды: татар театры 110 еллыгы» күргәзмәсе кысаларында узачак очрашуга чакыра. Казанлылар һәм шәһәребез кунаклары Татар дәүләт академия театры артистлары белән очрашуга чакырыла.

Иҗади кичәгә Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров, Венера Шакирова һәм башка артистлар килер дип көтелә. Музейда артистлар белән җанлы аралашу аша осталарның сәнгате, татар театрының тарихы белән якынрак танышырга мөмкинчелек бирер.

Чарага керү бушлай

Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-80-24



   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра