09.01.2017


Танылган космонавтлар Казан Кремлендә кунакта

Танылган космонавтлар, Русиянең каһарманнары Олег Артемьев һәм Антон Шкаплеров Казан Кремленә кунакка килделәр. Музей-тыюлык җитәкчесе Зилә Вәлиева белән очрашуда алар Казан Кремленә бүләк - Халыкара космос станциясендә булып кайткан Татарстан флагын - тапшырдылар.

Казан Кремле кунаклары Татарстан дәүләтчелеге музее, төрки-татар дәүләтчелеге, Татарстанның 1920 елда нигезләнүе тарихы белән таныштылар.


Фоторепортаж...

07.01.2017


Раштуа бәйрәме белән котлыйбыз!

Күңел тынычлыгы, изге теләкләр сезгә! Калебләрдә җылылык һәм рәхәтлек, көндәлек тормышта тылсым яшәсен!

7 гыйнвар туган төндә Казан Кремленең Благовещение чиркәвендә Христос бәйрәме уңаеннан Илаһи литургия чарасы узачак. Литургияне Казан һәм Татарстанның митрополиты Феофан җитәклиячәк.

Фото: Казан епархиясенең Пресс-службасы

Фоторепортаж...

06.01.2017


Татарстан табигать тарихы музее кар бабайлары һәм оригиналь чыршылар күргәзмәләренә чакыра!

Татарстан табигать тарихы музеенда кар бабайлар һәм чыршылар җыелган. «Иң кызык кар бабай» һәм «Альтернатив Яңа ел чыршысы» ярышына Татарстан, Удмуртия һәм Ставропольдән 400дән артык эш килгән. Күргәзмәгә 10 гыйнварга кадәр килгән һәр берәү үз ошаган эшкә үз тавышын бирә алачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 21 гыйнвар көнне узачак.

Күргәзмәгә керү бушлай!


Фоторепортаж...

05.01.2017


Казан Кремле үз каһарманнарын көтә!

Дуслар, Казан Кремленә киләгез, безнең "кунакчыл" язмалар белән фотога төшегез, ул фотоларны социаль челтәрләрегезгә #КазанскийКремль хэштегы белән элегез, әйбәт кәеф өләшегез.

03.01.2017


Кыш бабайда кунакта

Татарстан табигать тарихы музее үзенең иң кечкенә дусларын «Кыш бабайда кунакта» чарасына чакыра. Яшь дуслары белән Кыш бабай һәм Кар кызы мавыктыргыч сәяхәткә чыгачак. Максаты - Кыш бабай юлда югалткан посохны табу, бу таяксыз Кыш бабай тылсым ясый алмый. Ә посох табылгач, кечкенә кунакларны баллы сувенирлар көтә.

3 - 6 яшьлек балалар өчен

Бәясе – 450 сум. (1 әти яисә әни һәм 1 бала)

Дәвамы – 50 минут

Алдан язылу өчен телефон: (843)567-80-35, 567-80-37



Билетны онлайн алу!

02.01.2017


Яңа ел кәефе - Казан Кремлендә!

Казан Кремле музейларының Яңа ел чаралары белән биредә таныша аласыз.

31.12.2016


Яңа ел белән!

Кадерле дуслар, сеңне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Яңа ел бәхетле мизгелләр белән тулсын. Сезгә иң изге теләкләрдә калучы «Казан Кремле» музей-тыюлыгы көтеп кала!

2017 елның 1 - 8 гыйнвар көннәрендә музейлар эш сәгатьләре:

Татарстан табигать тарихы музее, Татарстан дәүләтчелек тарихы музее, «Эрмитаж-Казан» үзәге, «Манеж» күргәзмә залы, Туп сарае музее, Благовещение чиркәве тарихы музее:

• 1 гыйнвар – 12 - 18:00, касса 17:30

• 2 гыйнвар (Яңа ел маппингы көне) – 10:00 - 21:00, касса 20:30

• 3-5, 7 һәм 8 гыйнвар – 10:00 - 18:00, касса 17:30

• 6 гыйнвар – 11:00 - 20:00, касса 19:30

Ислам мәдәнияте музее:

• 1 гыйнвар – 12 - 19:00, касса 18:30

• 2 гыйнвар (Яңа ел маппингы көне) – 9:00 - 21:00, касса 20:30

• 3 - 8 гыйнва – 09:00 - 19:00, касса 18:30

Фото: Александр Сафронов

30.12.2016


Татарсан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә Казан Кремле фотоларын элгән

Татарстан Җөмһүриятенең Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең «Instagram» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренең шәхси битләрендә Казан Кремле фотоларын элгән.

29.12.2016


Яктылык тамашасы көннәрендә Казан Кремле музейлары эш сәгатьләрен озынайттылар

29, 30, 31 декабрь һәм 2 гыйнвар көннәрендә Казан Кремле музейлары 21:00 (касса 20:30) кадәр эшләячәк.

Алдынгы аристократия һәм патша гаиләсе өчен тегелгән модерн чоры костюм һәм аксессуарларын «Эрмитаж-Казан» үзәгендә эшләп килүче «Петербург модерны» күргәзмәсендә күрергә мөмкин булачак.

Төрле документлар, кулъязмалар, фотографияләр, басмалар ярдәмендә Габдулла Тукайга сәяхәткә «Манеж» залы күргәзмәсе чакыра.

Татарстан табигать тарихы музее үзенең даими эшләп килүче күргәзмәсе белән танышырга чакыра.

Туп сарае музеендагы «Ярких красок хоровод. Расписная дымковская игрушка» күргәзмәсе әйбәт кәеф тарата.

Күчмә дәүләтләргә сәяхәт итергә, борынгы Төрки каган хаты укырга, 20 гасырның уникаль видеокадрларын күрергә теләүчеләрне Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее көтеп кала.

Ислам мәдәнияте музее – Русиядә ислам мәдәнияте һәм тарихына багышланган бердәнбер музей.

Благовещение чиркәве тарихы музеенда эшләп килүче «Невьянское чудо» күргәзмәсе иске ысул православларның уникаль икона язу традициясе турында сөйли.

Хәзер Казан Кремле музейларына билетларны онлайн алу да мөмкин. Моның өчен Музей-тыюлык сайтына рәхим итегез

26.12.2016


Гарәп графикасы: яңа формалар эзләү

27 декабрь 16 сәгатьтә Кол Шәриф мәчетенең Татар шамаиле галереясендә «Гарәп графикасы: яңа формалар эзләү» күрәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә Гөлназ Исмәгыйлева, Айрат Хисмәтуллин, Айзат Минһаҗев һәм Җәмилә Әхмәтгалиева кебек инде күбебезгә таныш рәссамнарның яңа эшләрен күрергә мөмкин. Рәссамнарның иҗаты классик гарәп каллиграфиясенең белгеле каноннары читлегеннән чыгу омтылышы белән билгеле. Алар үзенә бер төрле «авангард» юнәлешне тәшкил итә дисәк тә була. Алар бүгенге көн ритмнарын, формаларын барлый.

Һәр рәссамның шәхси иҗади өслүбе бар. Өфе хаттаты Җәмил Әхмәтгалиевнең эшләре экспрессиялеге белән истә кала. Гөлназ Исмәгыйлеваның (хәзер Төркиянең Кайсери шәһәрендә белем ала) әсәрләре орнаментальлек һәм форма геометриясе белән аерылып тора. Хаттатның бер әсәре «Гаиләмнең шамаиле» ярышында премия алды. Гөлназ Төркия, Алжир, АКШта күргәзмәләрдә актив катнаша. Айрат Хисмәтуллин (Екатеринбург) төрле материаллар һәм текхникалар белән экспериментлар ясый. Иң яшь катнашучы – Айзат Минһаҗев (Казанның 2нче лицей укучысы) та үз өслүбен эзли.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

Адрес: “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете,

Татар шамаиле галереясе

Тел.: (843) 5678125, 5678152; 8-917-392-86-68

www.kazan-kremlin.ru; vk.com/islammuseum



   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра