23.12.2016


Ренат Ибрагимов Казан Кремлендә чыгыш ясады

23 декабрь «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Петербург кичәсе» узды. Төньяк башкала кунаклары бөек татар мәгърифәтчеләренең берсе, халык шагыйре Габдулла Тукайга багышланган кичә уздырдылар. 1912 елда шагырь Санкт-Петербург шәһәренә килә, биредә 13 көн уздыра. Бу көннәр хәзер «Манежда» эшләп килүче «Тукайга сәяхәт» күргәзмәсендә дә яктыртылган.

Үзәк экспонатлар арасында - Русия милли китапханәсендә сакланучы Анна Ахматованың Тукай шигырьләре тәрҗемәсе кулъязмалары. Русия милли китапханәнең милли әдәбиятләр бүлеге мөдире Шушана Жабко китапханә тупланмасы турында сөйләде.

Пианист Дмитрий Мячин Санкт-Петерберг матурлыгы һәм шагырь иҗаты белән илһамланып язган үз әсәрләрен башкарды.

Русия һәм Татарстанның халык артисты, танылган җырчы Ренат Ибрагимов «По морю жизни», «На корабле судьбы», «Под парусом любви» трилогиясен тәкъдим итте, китаптан өзекләр укыды. «Бу бөек якташларым минем һәм башка күп кенә татар рәссамнары, музыкантлары, җырчыларының сәнгатенә зур йогынты ясады. Аларның исемнәрен кабатлыйм: Габдулла Тукай, Сәлих Сайдашев, Бакый Урманче…». Кунакларны Ренат Ибрагимов башкарган җырлар куандырды. Кичә ахырында барлык җыелган кунаклар артист белән бергә Тукай шигыренә язылган «Туган тел» халык гимнын башкарды.


Фоторепортаж...

21.12.2016


«Петербургта очрашулар» - Казан Кремлендә

23 декабрь 17 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залы сезне «Петербургта очрашулар» кичәсенә чакыра. Габдулла Тукай үзенең кыска тормышы эчендә Уральск, Троицк, Әстерхан, Самар, Санкт-Петербург шәһәрләренә сәфәр кылган. Бу сәфәрләр турында «Манеж» күргәзмә залында эшләп килүче «Тукайга сәяхәт» күргәзмәсе сөйли. Күргәзмә кысаларында төньяк башкалабыз кунаклары халык шагыйре, бөек татар мәгърифәтчесе Габдулла Тукайга ихтирам йөзеннән махсус программа әзерләделәр.

Кичәнең махсус кунагы - Русия һәм Татарстанның халык артисты, танылган җырчы Ренат Ибрагимов. Ул «По морю жизни», «На корабле судьбы», «Под парусом любви» трилогиясен, шулай ук трилогиянең беренче аудиодискын тәкъдим итәчәк. Һәм, әлбәттә, берничә җырын башкарачак.

Кичәгә әзерләнгән вакыйгаларның иң мөһиме - «Тукайга сәяхәт. Шагыйрьнең 130-еллыгына» күргәзмәсенең зур иллюстрацияле каталогын тәкъдим итү булачак. Бу каталогны «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият һәм Сәнгать институты әзерләде. Проект партнерлары арасында: Дәүләт Тарих архивы, Русия милли китапханәсе, Татарстанның милли архивы, Татарстанның Милли музее, Татарстанның милли китапханәсе, Русия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең Фәнни китапханәсе, Казан Федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе.

Экспонатлар арасында рәссам Фәйзрахман Әминовның әсәрләре. «Петербургста очрашулар» кысасында рәссамның улы Фәйзулла Әминов атасының сәнгате, язмышында Тукай мирасының урыны турында сөйләячәк.

Керү бушлай!

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы

«Манеж» күргәзмә залы

Телефон: (843) 567-80-68, 567-80-67

21.12.2016


«Чемоданлы Love Story» һәм «Яңа ел төнендә кергән төш» - Казан Кремле манарасында

27 - 31 декабрь һәм 2 гыйнвар көнне Казан Кремленең Спас манарасында уникаль яктылыклы тамаша күрсәтеләчәк. 3D-mapping форматы ярдәмендә борынгы кирмәннең иң әһәмиятле манарасы әкияти яңа ел дөньясына тәрәзәгә әвереләчәк, барыбызга да таныш архитектур үзенчәлекләр яңа кыяфәт алачак.

Кичке тамашага килүчеләр ике анимацион тамаша күрә алачак: «Чемоданлы Love Story» һәм «Яңа ел төнендә кергән төш». Беренче тамашада ике чемоданның мәхәббәт тарихы турында сүз бара. Хуҗалары белән сәяхәтләрендә төрле шәһәрләрдә очрашучы чемоданнарның мәхәббәт юлы: бер-берсенә карата нәфрәттән - багаж тасмасында очрашуга кадәр. Икенче тамаша – кышкы фантазия, ул балачак хыялларга багышланган. Тылсымлы хикәя бала хыяллары һәм төшләрендә туган сәяхәткә чакыра.

Аерым бер бүләк буларак мәйданда виджеинг каралган: матур тематик видеотезмәләргә үрелеп, барыбызга да таныш совет фильмнарыннан яңа ел җырлары уйналачак. Мәйданда пәп-камера эшләячәк. Камера объективына эләккән һәр берәү туры эфирга эләгеп, манарадагы тамашаның бер өлешенә әвереләчәк.

Һәр тамаша 40 минут дәвам итә. Берсе беткәч, шундук икенчесә башлана. Һәр бәйрәм көнне кичке 18.00 - 22.00. Кәефегез күтәрелгәч, Казан Кремле музейларына рәхим итегез. Алар бу көннәрдә кичке 21:00 (касса 20:30) кадәр эшләячәк.

20.12.2016


Мондый «зоопаркта» сезнең әле булганыгыз юктыр

20 декабрь «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татарстан табигать тарихы музеенда Слава Зайцевның «Таң калырлык зоопарк» күргәзмәсе ачылды.

Заман рәссамнары үзен күрсәтү өчен төрле юллар сайлый. Кемдер яңа технологияләргә мөрәҗәгать итә, кемдер гади әйберләрне яңача куллана. Берзаман Казан рәссамы Слава Зайцевның кул астында буяулары булмаган, һәм ул өйдә булган әйбер - иске гәҗит-журнал, кадак һәм җеп, хәтта җиһаз скобаларын кулланган.

Рәссамны җиһаз скобалары илһамландыра, алар ярдәмендә Слава оригиналь әсәрләр ясый. Ак тукымада һәм төрле төсле җиһаз скобалары ярдәмендә графика әсәрләре туа. Бу скобалар тимердән булганга, Кояш нурлары тимер скобаларда уйнап, кызыклы оптик иллюзия эффекты булдыралар.

Һәр әсәр башкаручыдан зур сабырлык сорый. Мәсәлән, «Аю» әсәрен башкарыр өчен, рәссам 80 мең төрле төсле тимер скоба кулланып, ике ай буе көннәр буе эшләгән. Автор : «Детальләр күбрәк булган саен, әсәр чынбарлыкка күбрәк ошый төшә…», ди. Проектның мәһабәтлеген аңлар өчен, бу әсәрләрне якыннан күрү кирәк.

Күргәзмә ачылу тантанасына килгән һәрбер кеше Слава Зайцевның мастер-классында катнашып, үзе бу сирәк техникада әсәр башкады һәм өенә алып китте..

Күргәзмә көн дә 10.00 - 18.00, җомга 11.00 - 20.00 эшли

Ял көне - дүшәмбе



Билет бәясе: тулы - 100 сум, студент, мәктәп укучылары, пенсионерлар - 50 сумо



Телефон: (843) 567-80-35, 567-80-37


Фоторепортаж...

19.12.2016


Чынлыкта булмаган каһарманнарның Яңа ел маҗаралары. Курчак сезоннары

21 декабрь 16 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Кино елын йомгаклый торган күргәзмә ачылачак - «Чынлыкта булмаган каһарманнарның Яңа ел маҗаралары. Курчак сезоннары». Күргәзмә түрендә - барыбызга да кино һәм мультфильмнардан, әкият һәм риваятьләрдән таныш каһарманнар. Яңа ел костюмнарына киендерелгән балалар-уенчыклар, Ак Патшабикә, шат күңелле Раштуа боланы-тирбәлмә урындык, Кызыл ат, Аҗдаһа, Абсалем–Зәңгәр күбәләк корты, көлкеле аюлар һәм илледән артык башка үрнәкләрне казан рәссамнары һәм декоратив-кулланма сәнгать осталары ясаган. Болар барысы да бәйрәм кәефен, чын Яңа ел кәефен тудыра. Аларны күргән һәрбер кеше бала чагында булган чыршы бәйрәмнәрен искә төшерер.

Йоннан басылган балалар уенчыкларында Туве Янссонның Мумми-трольләре, ә әкәм-төкәмгә атланган Рыцарьдә - америкалы актер Эдриан Броудины («Отель «Гранд Будапешт» һәм «Пианист» фильмнары буенча танылган) танып була .

Күргәзмәдә яңа ел бәйрәмнәренә багышланган мультфильмнар, аларның эскизлары күрсәтеләчәк. Раштуа вертебы персонажлары - Мәрьям, кечкенә Гыйса, Йосыф һәм фәрештәләр, көтүчеләр һәм сарыклар - барысы да бизәкле иске шкафта урнашканнар.

Рәсем, графика, декоратив-кулланма сәнгать осталары әкияти дөнья тудырганнар. Бу әкияти каһарманнар дөньясын безнең балачак дөньясыннан аерып та булмый, чөнки Балачак дөньясында Яңа ел тылсымы яши.

Күргәзмә кысаларында мавыктыргыч экскурсияләр һәм иҗади дәресләр узачак.

Күргәзмәнең эш сәгатьләре: сишәмбе – пәнҗешәмбе, шимбә һәм якшәмбе 10.00 - 17.30, җомга 11.00 - 20.30. Ял көне - дүшәмбе.



Билет бәясе - 150 сум. Пенсионерлар һәм студентлар өчен – 100 сум, мәктәп укучылары өчен -80 сум.

Экскурсия бәясе - 800 сум (төркемдә 20дән дә артык кеше булырга тиеш түгел)



Телефоннар: (843) 567 80 32; 567 80 34; 567 80 42

18.12.2016


Әкият мәченең өе янган фаҗига турында түгел ләбаса

15 декабрь Константин Хабенский җитәкчелегендәге театр-студиянең сәләтле яшьләре Яңа ел тамашасы күрсәттеләр. «Күңелле Раштуа» театраль тамашасы Самуил Маршакның «Мәче өе» әките буенча куелган.

Дуслык, тугрылык һәм мәхәббәт турындагы кешелекле әкиятне Региональной общественной организации родителей детей-инвалидов «Забота» мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре оешмасы вәкилләре карады.

Театр-студия тамашаны 17 декабрь 17:00 сәгатьтә тагын бер мәртәбә күрсәтәчәк.

3+

Дәвамы: 35 мин.

Билет бәясе: 500 сум

Алдан язылу өчен телефон: (843)567-81-62, 89178783247


Фоторепортаж...

17.12.2016


Индиядәге иң эре туристик компанияләренең вәкилләре - Казан Кремлендә

16 декабрь Индиянең «TAFI» туристик агентлыклар ассоциациясе делегатлары «Казан Кремле» музей-тыюлыгында кунакта булдылар. Ассоциация 1988 елдан бирле эшләп килә. Ул Индиянең туризм өлкәсендә иң абруйлы оешмаларының берсе. Борынгы кирмән буенча экскурсия кысаларында мәртәбәле кунаклар Кол Шәриф мәчетенең эчке бизәлеше белән таныштылар, борынгы Благовещение чиркәвендә булдылар.


Фоторепортаж...

16.12.2016


Слава Зайцевның «Таң калырлык зоопаркы»

20 декабрь 14 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татарстан табигать тарихы музеенда яшь Казан рәссамы Слава Зайцевның «Таң калырлык зоопарк» исемле күргәзмәсе ачылачак.

Рәссамны җиһаз скобалары илһамландыра, алар ярдәмендә Слава оригиналь әсәрләр ясый. Ак тукымада һәм төрле төсле җиһаз скобалары ярдәмендә графика әсәрләре туа. Бу скобалар тимердән булганга, Кояш нурлары тимер скобаларда уйнап, кызыклы оптик иллюзия эффекты булдыралар.

Һәр әсәр башкаручыдан зур сабырлык сорый. Мәсәлән, «Аю» әсәрен башкарыр өчен, рәссам 80 мең төрле төсле тимер скоба кулланып, ике ай буе көннәр буе эшләгән. Автор : «Детальләр күбрәк булган саен, әсәр чынбарлыкка күбрәк ошый төшә…», ди.

Күргәзмә ачылу тантанасына килгән һәрбер кеше Слава Зайцевның мастер-классында катнашып, үзе бу сирәк техникада әсәр башкара алачак.

Күргәзмә көн дә 10.00 - 18.00, җомга 11.00 - 20.00 эшли

Ял көне - дүшәмбе



Билет бәясе: тулы - 100 сум, студент, мәктәп укучылары, пенсионерлар - 50 сум



Телефон: (843) 567-80-35, 567-80-37

15.12.2016


Индонезия иленнән килгән яшьләргә никах Кол Шәрифтә укылды

15 декабрь «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Кол Шәриф мәчетендә беренче мәртәбә Индонезиядән килгән пар өчен никах укылды. Анггитасари Мумпуни һәм Зухди Вафа, никахларын уку өчен, Русия суыкларыннан курыкмыйча Казанга килгәннәр. Яшьләр дөньяның иң матур мәчетләреннән безнең Кол Шәриф мәчетен сайлаганнар.

«Дөресендә, бу тарихи мизгел, – дип билгеләп үтә Мохамад Вахид Суприяди, Индонезиянең Русиядә тулы вәкаләтле вәкиле – Мин бу вакыйга Татарстан белән Индонезия арасында мәдәни күпер төзер дип ышанасым килә».

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин яшьләрне котлап: «Безнең илләр тагы да якынайды, сезнең йөрәк җылыгыздан, сезнең назлы карашларыгыздан безгә дә җылы булды», диде.


Фоторепортаж...

14.12.2016


Кырым хәзинәләре - Казан Кремлендә

14 декабрь «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Татар белем хәзинәсенең Кырым энҗеләре» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә XIII – XX гасыр Кырым мәдәнияте һәм тарихы белән таныштырыр дип көтелә.

Әлеге экспонатлар 2001-20014 елларда 35 илдә җыелган, һәм бүгенге көндә берничә ел элек булдырылган Кырым тарих музей-тыюлыгының фондын тәшкил итә. Экспонатлар арасында XV-XX гасырларда Кырымда гарәп, кырым-татар, госманлы төрек телле язма ядкарьләр, материаль мәдәният үрнәкләре. «Кырым ханлыгы Казан ханлыгы белән чагыштырганда, 200 елга күбрәк яшәгән, ә аның һәйкәлләре - Алтын Урда чоры традициясенең дәвамы», – дип билгеләп үтте Нурия Гәрәева, Ислам мәдәнияте музееның җитәкчесе.

Күргәзмәнең зур өлешен Аурупа илләрендә басылып чыккан гравюра, литография, открыткалар һәм уникаль картографик материаллар тәшкил итә. Кырым ханлыгының уңайлы геополитик урнашуы, аңа аурупалыларның игътибарын җәлеп иткән. Моңа дәлилләрне без китап һәм китап сәнгатендә күрә алабыз.

Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы экспонатларның уникальлегенә игътибар итте: «Кырым шәһәрләре һәм авыллары төшкән гравюра, литография һәм открыткалары аша XVIII-XIX Кырым архитектур һәйкәлләре белән таныша алабыз». Кызганычка каршы, аларның бер өлеше XX гасырның уртасы җиткәнче үк җимерелә. Сирәк гравюралар арасыннан 1503 елгы Феодосия, XVIII-XIX Бахчасарай шәһәрләре күренешен атарга мөмкин. Италияле рәссам Карло Боссоли төшергән кызлар мәдрәсәсе литографиясе дә уникальләрдән санала. Портретлар төшерелгән гравюралар арасында аеруча зур кыйммәткә Кыры ханлыгы сәяси берләшүендә зур өлеш керткән Хаҗи Гәрәй Икенче сурәтедер.

Күргәзмәдәге китаплар аша без Кырым мөселман галимнәренең фәнни эзләнүләре белән таныша алабыз.

Борынгы үрнәкләр арасында Кырым ханнары чыгарган 56 тәңкә дә бар. Тәңкәләр «тарак-тамга» итеп тезелгән. Бу тамга - Кырым ханнары Гәрәй династиясенең нәсел билгесе. Династиягә нигез салучы Хаҗи Гәрәй «тарак-тамга»ны кертә. Бу тамга тәңкәләрдә басылган, җәмгыяви биналарда сурәтләнгән.

Күргәзмәне мәрәмә белән шәрбәнти (хатын кызларның чәчне каплау яулыклары), күлмәк элементлары бизәячәк.

Узган чорның документлары энҗе кебек балкый, алар бүгенге көндә бөек тарихны хәтерләргә, искә төшерергә булыша. Бу җәүһәрләр татар халкының белем һәм мәдәният сандыгын ачырга булыша. Анда ниләр барын өйрәнү әле алда.

Күргәзмә Кырым һәм Татарстан Җөмһүриятләренең хезмәттәшлеге кысаларында әзерләнде.

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете,

Ислам мәдәнияте музее

Күргәзмә көн дә 09.00 - 19.30 (касса 19.00) эшли

Бәя: күргәзмәне музейга керү билеты буенча карау мөмкин. Тулы бәя - 200 сум, студент, пенсионер, мәктәп укучылары - 80 сум

Тел.: (843) 567-81-25; 567-81-52; 576-81-64




Фоторепортаж...



   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра