«Җиләк-җимешле хыял» шәмдәл ясау буенча мастер-класс - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Җиләк-җимешле хыял» шәмдәл ясау буенча мастер-класс

Программаның тасвирламасы

Заманча җәмгыятьтә индивидуальлек югары бәяләнә. Әгәр сез шәхси дизайнга өстенлек бирсәгез, үз кулларыгыз белән декор һәм интерьер предметлары иҗат итәргә хәвәс икәнсез, безнең мастер-класска килә аласыз. Сез монда яз темасына багышланган шәмдәлнең ничек ясалуын белерсез. Тәҗрибәле оста сезне моңарчы белмәгән серле алымнарга төшендерер.

Бәясе: балалар өчен 350 сум, зурлар өчен 700 сум.

Мастер-класска түбәндәге телефон номерлары буенча язылырга кирәк:
+7 (843) 567-80-37
+7 (843) 567-80-35