«Өч фән алышы» интерактив фәнни шоу - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Өч фән алышы» интерактив фәнни шоу

Программаның тасвирламасы

Фәнни алыш – табигатьне өйрәнүче өч фән – химия, физика һәм биология – белән танышу. Һәм бу танышу бер тарих белән башлана!

Сез рыцарьлар арасында ярышлар башлануның тарихи сәбәпләре һәм гадәтләре белән танышырсыз.  Галимнәрнең аларга ничек ярдәм итүләре һәм моннан нәрсә килеп чыкканын белерсез! Нәтиҗәдә, уеннар һәм тәҗрибәләр барышында балалар химия, физика һәм биология өлкәсенә кагылышлы кызыклы мәгълүматлар гына белеп калмый, ә фәннәренең ике төргә – табигый һәм гуманитар – бүлү концепциясе белән дә танышачак. Интерактив фәнни шоуда катнашучылар фәндәге һәрбер әйберне тәҗрибә юлы белән тикшереп карап хаклыгын расларга тиеш. Алар сайлап алган фән өчен көрәштә җан атарга, ярдәм итәргә, викторина сорауларны дөрес җавап бирергә һәм тәҗрибәләр үткәреп баллар җыярга тиеш була. Программада дистәдән артык тәҗрибә бар: дары белән танышу; химик реакцияләрнең төсне үзгәртү алымы; көбек реакциясе; сыеклыклар мисалында тыгызлыкны күрсәтү; имплозия — шартлау; оптик һәм аудио-иллюзияләр; барлык фәннәрнең бердәмлеген раслаучы, сәгатьләр белән үткәрелә торган тәҗрибә.