«Бер тамчы судан океанга кадәр» интерактив фәнни шоу - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Бер тамчы судан океанга кадәр» интерактив фәнни шоу

Программаның тасвирламасы

Сәгать дәвамында мавыктыргыч тәҗрибәләр сезне серле һәм һәрвакыт үзгәрештә булган сыеклыклар дөньясына җәлеп итеп торыр!  Лаборатория хезмәткәре фәнни шоуның иң бәләкәй катнашучыларына да су турында мөһим фактларны гади итеп аңлатып бирәчәк. Ни өчен су – безнең планетада яшәү чыгангы, ни өчен аны сакларга кирәк, ни өчен диңгез һәм елгадагы су аерыла, үсемлекләр һәм агачлар суны җир астыннан ничек итеп ала? Ни өчен сабынлы су – иң яхшы корал? Нигә аш алдыннан кулларын юарга кирәк?!