«Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан XVII – XX гасырлар Кытай сәнгатендә теләкләр. Бәхетнең биш символы» күргәзмәсен кысаларында «Family travel. Тылсымлы дөньяга сәяхәт» музей-белем бирү интерактив программасы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан XVII – XX гасырлар Кытай сәнгатендә теләкләр. Бәхетнең биш символы» күргәзмәсен кысаларында «Family travel. Тылсымлы дөньяга сәяхәт» музей-белем бирү интерактив программасы

Интерактивная программа

«Эрмитаж-Казан» үзәге

80 мин.

Программа тасвирламасы

Һәр шимбә һәм якшәмбе көнне 11:00 сәгатьтә, яки башка уңайлы вакытта 10 кешедән артык төркем өчен.

Яңа ачышлар һәм маҗаралар артыннан Кытайга музей сәяхәтенә юл алыгыз!

Аҗдаһалар һәм феникслар сезне Кытай сәнгатендәге бәхет, озын гомер, байлык, шатлык символлары белән таныштырыр, бәхет китерүче ярканатның серен чишәр, эштә һәм укуда уңыш китерүче сазан балыгы һәм алтын тәңкә йотып байлыкка тиенгән бака риваятен сөйләр.

Балалар һәм ата-аналарны «Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан XVII – XX гасырлар Кытай сәнгатендә теләкләр. Бәхетнең биш символы» күргәзмәсендә кызыклы уеннар, мавыктыргыч биремнәр көтә.

Килегез, белегез, иҗат итегез һәм бәхетле булыгыз!

Программага түбәндәге телефоннар номерлары буенча алдан язылырга кирәк:
+7 (843)567 80 34;
+7 (843)567 80 32

«Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)