«Сокланырлык бизәкләр» пыяла савытлар бизәү буенча мастер-класс - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Сокланырлык бизәкләр» пыяла савытлар бизәү буенча мастер-класс

Мастер класс

60 мин.

Программаның тасвирламасы

Аш бүмәсендә тоз-борыч кебек тәмләткечләр матур савытларда сакланырга тиеш! Табигый тарих музее сезне шундый савытларга бизәк төшерү буенча мастер-класска чакыра. Оста белән бергә пыяла савытка витраж техникасын кулланып бизәкләр төшерербез. Мастер-класстан соң һәркем үз куллары белән ясалган савытлы булачак.

Мастер-класска түбәндәге телефон номерлары буенча язылырга кирәк:
+7 (843) 567-80-37
+7 (843) 567-80-35