«Яз килде» графика буенча мастер-класс - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Яз килде» графика буенча мастер-класс

Программаның тасиврламасы

Графика – сынлы сәнгатьнең нигезе. Төп алымнардан файдалана белү үз-үзеңне күрсәтү өчен чиксез мөмкинлекләр тудыра. Әлеге мастер-класс графика өлкәсенә яңа гына килүчеләргә дә,  рәсем ясау буенча зур тәҗрибәләре булучыларга да туры килә. Тамашачының игътибарын төгәл, чиста, камил график сурәтләр җәлеп итә. Графика – челтәрсыман сызыклар, өрфиядәй нокталар, матур таплар һәм контурлар, ак һәм кара төсләрнең килешүе, гомумән күзгә чалынмый торган кисәкләргә карата мәхәббәт хисе. Мастер-класста сез төп график материаллар белән танышачаксыз һәм практикада төрле техникаларны кулланып карый аласыз.

Мастер-класска түбәндәге телефоннар буенча язылырга кирәк:
+7 (843) 567-80-37
+7 (843) 567-80-35