Бәхетнең биш символы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Бәхетнең биш символы, 0+

«Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан XVII – XX гасырлар Кытай сәнгатендә теләкләр. Бәхетнең биш символы» күргәзмәсендәге 294 экспонат Кытай сәнгатенең гаҗәеп образлары һәм символлары дөньясын ача.

Рус телендәге пресс-релизлар

Татар телендәге пресс-релизлар

Күргәзмәнең тасвирламасы

Дәүләт Эрмитажының уникаль күргәзмә проекты Казан Кирмәнендә тамашачыларны дөньякүләм танылган музей коллекциясенең шедеврлары белән таныштырачак. Экспонатлардагы сурәтләр уңай характерлы һәм кеше тормышына бәхетнең асылын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Бәхетле озын гомер, байлык, эштәге уңышлар, сау-сәламәт балалар, иминлек, тынычлык теләү төрле иҗат әсәрләрендә һәм үзенчәлекле техникаларда чагылыш тапкан. Бу символларның теле Кытайның барлык халкына, гади крестьян хижинасыннан алып Император сараена кадәр һәркемгә, аңлаешлы булган.

Катлаулы техникада эмаль буяулар белән ясалган нәфис фарфор, нефриттан, лактан, агачтан һәм фил сөягеннән ясалган кул эшләнмәләре,  сокландыргыч һәм бизәкле мебель, шулай ук чигелгән ефәкләрне күрергә мөмкин.

Күргәзмә буенча экскурсия һәм программалар

  • Җыелма төркемнәр өчен «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе буенча ял көне экскурсиясе, 0+
    Сезне ял көне экскурсияләренә чакырабыз!
    Һәр җомга 17:00, шимбә һәм якшәмбе 15:00 сәгатьтә «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе буенча җыелма төркем белән танышу экскурсиясендә катнашу мөмкинлеге бар.

    Экскурсиягә билет бәясе:
    Өлкәннәр – 350₽,
    ташламалы (студентлар, пенсионерлар) – 250₽,
    балалар – 200₽.
  • «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе буенча таныштыру экскурсиясе, 0+
    Күргәзмәгә керү өчен билеты бәясе:
    Өлкәннәр – 300 ₽,
    ташламалы (студентлар, пенсионерлар) -200 ₽,
    балаларга -150 ₽. (18 яшькә кадәрге балаларга ата-аналар белән бергә индивидуаль йөргәндә-бушлай)

    Экскурсия хезмәте күрсәтү бәясе:
    – 1 – 10 кеше булган төркемгә: 1500 сум;
    – 11 – 20 кеше булган төркемгә: 2000;
    – 21-30 кешелек төркемгә: 2500 сум.

    Күргәзмә буенча таныштыру экскурсиясенә үзегез өчен уңайлы булган вакытта килергә мөмкин.
  • «Бәхетнең биш символы» күргәзмәсе буенча аудиогид, 0+
    Аудиогид күргәзмә кураторы, Дәүләт Эрмитажының Көнчыгыш бүлеге фәнни хезмәткәре Лидия Викторовна Поточкина тарафыннан төзелгән.
    Аудиогидның бәясе: 250 ₽.
    Өстәмә мәгълүмат һәм экскурсияләргә язылу өчен телефон номерлары:
    +7 (843) 567-80-32;
    +7 (843) 567-80-34.

Ял көне программасы

Өстәмә мәгълүмат һәм экскурсияләргә язылу өчен телефон номерлары:
+7 (843) 567-80-32;
+7 (843) 567-80-34
hermitage-kazan@mail.ru

Сезнең сорауларга шатланып җавап бирәбез!
Адрес: «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)