Бәхетнең биш символы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Бәхетнең биш символы, 0+

«Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан XVII – XX гасырлар Кытай сәнгатендә теләкләр. Бәхетнең биш символы» күргәзмәсендәге 294 экспонат Кытай сәнгатенең гаҗәеп образлары һәм символлары дөньясын ача.

Рус телендәге пресс-релизлар

Татар телендәге пресс-релизлар

Күргәзмәнең тасвирламасы

Дәүләт Эрмитажының уникаль күргәзмә проекты Казан Кирмәнендә тамашачыларны дөньякүләм танылган музей коллекциясенең шедеврлары белән таныштырачак. Экспонатлардагы сурәтләр уңай характерлы һәм кеше тормышына бәхетнең асылын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Бәхетле озын гомер, байлык, эштәге уңышлар, сау-сәламәт балалар, иминлек, тынычлык теләү төрле иҗат әсәрләрендә һәм үзенчәлекле техникаларда чагылыш тапкан. Бу символларның теле Кытайның барлык халкына, гади крестьян хижинасыннан алып Император сараена кадәр һәркемгә, аңлаешлы булган.

Катлаулы техникада эмаль буяулар белән ясалган нәфис фарфор, нефриттан, лактан, агачтан һәм фил сөягеннән ясалган кул эшләнмәләре,  сокландыргыч һәм бизәкле мебель, шулай ук чигелгән ефәкләрне күрергә мөмкин.