«Оттепель»дән «үзгәртеп кору» га кадәр. 1960-1980 елларда СССР сәнгате - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Оттепель»дән «үзгәртеп кору» га кадәр. 1960-1980 елларда СССР сәнгате, 0+

ЭШ СӘГАТЬЛӘРЕ

дш ял
сш – пҗ 10:00 — 18:00
җм 11:00 — 20:00
шм-якш 10:00 — 18:00

Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла

БИЛЕТ БӘЯЛӘРЕ

Зурлар200 ₽
Студентлар һәм пенсия яшендәгеләр150
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Күргәзмә СССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылган һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм «РОСИЗО» Дәүләт музей-күргәзмә үзәгенең уртак проекты булып тора.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән чор – Россия сәнгате елъязмасында мөһим этап. 1960-1980 еллар СССРның сынлы сәнгатенең чәчәк ату чоры. Шуңа да бу вакытны юкка гына совет сәнгатенең «көмеш гасыры» дип атамыйлар.

Бу чорның төп интригасы рәсми һәм рәсми булмаган сәнгатьнең үзара каршы торуы була. Ниндидер, һәркемгә билгеле критерийлар белән тасвирлап булмый торган, бу аермаларны халык бик җиңел күреп ала. Танылган рәссамнар үзләренең иҗат әсәрләрен иң абруйлы мәйданчыкларда күрсәтү мөмкинлегенә ия була. Шул ук вакытта алар, һичшиксез, тарихи сәхнәдән төшеп баручы социалистик реализмны мирас итеп алырга тиеш булмыйлар. Бертуган Ткачевларның тупас «авыл» реализмы Валентин Сидоров пейзажларына охшамаган, ә җитештерү темасы Дмитрий Журавлев һәм Александр Пантелеев картиналарында бөтенләй башкача бирелә.

Каршы якта андеграунд, яки нон-конформист рәссамнар. Алар илдәге төп сәнгать агымына каршы торып, «фатирларда» һәм башка рәсми булмаган урыннарда үз күргәзмәләрен оештыра. Олег Целков, Борис Турецкий, Ната Конышева, Владимир Яковлев, Вячеслав Калинин күп кенә нон-конформистлар бүгенге көндә дөнья күләмендә хөрмәткә лаек һәм танылган рәссамнар. Аларның иҗат әсәрләре Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы музейларында урнаштырылган, шулай ук безнең музейның күргәзмә залларында да танышырга мөмкин була.

Ләкин, бу күргәзмәдәге авторларның күпчелеген, шулай ук, ул чорның реаль сәнгать тормышында тасвирланган якларның берсенә дә кагылышы булмаган рәссамнар тәшкил итә. Алар социаль заказны кире кага һәм иҗат көчләрен дөньяга үз карашларын белдергән индивидуаль сәнгатькә багышлый. Болар – Ольга Булгакова һәм Александр Ситников, Дмитрий Жилинский һәм Татьяна Назаренко, шулай ук күренекле рәссам Наталья Нестерова.

Күргәзмәнең зур өлеше региональ дәрәҗәдәге мәктәпләргә багышланган. 

Аларның иң якты вәкилләре: Уфадан Адия Ситдыйкова, Владикавказдан Шалва Бедоев, Вологдадан Александр Пантелеев, Владимирдан Владимир Юкин. Элеккеге союздаш республикалардан да кызыклы рәссамнарның эшләре тәкъдим ителә: Молдавиядән Игорь Виеру, Балтикадан Херберт Силиньш, Төркмәнстаннан Иззат Клычев, Әзербайҗаннан Таир Сәлахов.

Экспозициядә сәнгатьнең төрле төрләрендә булдырылган 50 дән артык эш тәкъдим ителәчәк.