Нократ Парейазаврлары - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Нократ Парейазаврлары, 0+

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла

БӘЯСЕ

Керү билеты150 ₽
Ташламалы керү билеты100 ₽
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

«Нократ Парейазаврлары» күргәзмә проекты кунакларны 260 миллион ел элек безнең планетада динозаврлар барлыкка килгәнче үк киң таралган хайваннар белән таныштыра.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар 260 миллион ел элек булган соңгы Пермь чоры фаунасына карый һәм Нократ дельтавятиясенең (Deltavjatia rossica (vjatkensis) аерым төре турында сөйли.

Күргәзмә 20 дән артык экспонатны үз эченә ала. Алар бу искиткеч хайваннар турында мәгълүмат бирә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экспонатланган материалның шактый өлеше Нократ палеонтология музее фондларыннан алынган төп нөсхәләр. Алар арасында дельтавятийларның чагыштырмача тулы скелетлары, скелет өлешләренең, тешләрнең һәм, әлбәттә, баш сөягенең аерым табылдыклары бар. Яшь дельтавятийларның калдыклары аеруча кыйммәтле, чөнки мондый табылдыклар бик сирәк очрый.

Күргәзмәгә килүчеләргә парейазаврларның оригиналь табылдыклары, шул исәптән тулы скелетлары һәм бу хайваннарның реконструкцияләнгән тышкы кыяфәте тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә иллюстратив материал белән тулыландырылган. Мәгълүмати стендлар күргәзмә темасы белән танышырга мөмкинлек бирә. Һәр экспонатның этикеткасы бар.

Күргәзмә кунаклары парейазаврларның яшәү рәвеше, аларның кызыклы анатомик һәм парейазаврларга хайваннарның иң киң таралган төркемнәренең берсе булырга мөмкинлек биргән морфологик үзенчәлекләре белән танышачак.

*Казаннан 200 километр ераклыкта, төньяк-көнчыгышта Киров өлкәсе урнашкан. Ә анда Нократ елгасында буенда кечкенә Котельнич шәһәре (халык саны 20 000 артык) тора. Нәкъ менә шушында, елганың уң як ярында 20 киломертга сузылган, парейазаврларның Котельнич урыны дигән искиткеч объект бар.