Фламанд сәнгатенең алтын гасыры - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Фламанд сәнгатенең алтын гасыры, 0+

ЭШ СӘГАТЬЛӘРЕ

дш ял
сш – пҗ 10:00 — 18:00
җм 11:00 — 20:00
шм-якш 10:00 — 18:00

Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла

БИЛЕТ БӘЯЛӘРЕ

Зурлар300 ₽
Студентлар һәм пенсия яшендәгеләр200
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Экспозициядә Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан рәсем сәнгате, басма графика һәм гамәли сәнгать әйберләре күрсәтеләчәк. Күргәзмәдә үзәк урынны Рубенс һәм аның замандашлары – Антонис Ван Дейк һәм Якоб Йорданс әсәрләре алып тора.

Рубенс күргәзмәдә ике шедевраль эскиз белән тәкъдим ителә. «Лионга килү» ‑ бу хәзерге вакытта Лувра (Париж) җыентыгында саклана торган, танылган «Мария Медичи тормышы» циклына әзерлек эшләренең берсе, һәм «Геракл Аркасы» – инфант Фердинандның Антверпенга тантаналы рәвештә керүенә багышланган әсәр. Моннан тыш, экспозицияне Испания короле һәм королевасы – Филипп IV һәм Елизавета Бурбонскаяның Рубенс остаханәсендә башкарылган парлы портретлары бизәячәк.

Күргәзмәдә Антонис Ван Дейкның мөһим эше күрсәтеләчәк. Бу Рубенс остаханәсендә эшли башлаганнан соң иҗат ителгән иң беренче әсәр – «Апостол Петр» (1617). Ул чор рәссамнарының «иң фламанд асылга ия» сәнгатькәре Якоб Йорданс була: аны традицион бәйрәмнәргә, халык фольклорына һәм милли көнкүрешкә мәхәббәте өчен замандашлары әнә шулай атый. Күргәзмәдә Йорданс өчен хас әсәрләрнең берсен, Пауле де Вос белән хезмәттәшлектә башкарылган «Киекле өстәл янындагы пешекче» картинасын күрергә мөмкин.

Күргәзмәдә Рубенс, Ван Дейк һәм Йордансның шедеврлары аларның замандашларының төрле жанрларда башкарылган әсәрләре белән тулыландырылган. Бигрәк тә «кабинетларны» бизәү өчен каралган картиналарны билгеләп үтәргә кирәк. XVII гасырда төрле гаҗәп һәм үтә сирәк очрый торган әйберләрдән, кыйммәтле сәнгать һөнәреннән һәм рәсем сәнгатеннән торган шәхси җыентыклар әнә шулай атала. Күргәзмәдә эш бүлмәсе сәнгате жанрында эшләгән осталарга аерым зал багышланган. Алар арасында иң танылганы Давид Тенирс. Аның картиналарының Эрмитаж җыентыгы – дөньяда иң яхшыларның берсе. Күргәзмәдә шуларның иң мөһим алтысы тәкъдим ителгән.

Экспозициядә шулай ук, XVII гасырда Фландрия тормышында зур роль уйнаган басма графиканың берничә югары дәрәҗәле әсәрләре күрсәтеләчәк.

Рәсем сәнгатеннән һәм графикасыннан тыш, тамашачы декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре белән таныша ала, аларда даһи Рубенсның йогынтысы сизелә. Монда ике мәһабәт шпалераны аеруча ассызыклап үтәргә кирәк. Бу Рубенсның  атаклы «Константин тарихы» сериясеннән – «Константин ганимәтләре» һәм француз короле Людовик XIII заказы буенча Франция мануфактурасы Команс һәм Планш өчен эшләнгән «Константинопольнең нигезләнүе». Күргәзмәдә шулай ук Рубенс укучыларының аның рәсемнәре буенча фил сөягеннән ясалган берничә эше дә тәкъдим ителгән. Лукас Файдхербның «Йокыга талган Амур һәм Психея» төркеме аерылып тора. Билгеле булганча, Рубенс киселгән ташларның зур коллекциясен җыя. Күргәзмәдә рәссамның җыентыгына кергән дүрт гемма күрсәтеләчәк.

Күргәзмә алтын гасырга караган Фламанд рәсем сәнгате мәктәбе өчен хас булган гореф-гадәтләрне күзәтү, танып-белү мөмкинлеге бирә.

Концепциянең авторы һәм кураторы – Алисә Александровна Мезенцева, Дәүләт Эрмитажының Көнбатыш Европа сынлы сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәре.

Күргәзмә өчен Дәүләт Эрмитажының фәнни хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән мәкаләләр һәм каталог тасвирламаларын үз эченә алган иллюстрацияле фәнни каталог басылып чыкты.

Күргәзмә киң мәгърифәтчелек программасы белән үрелеп барачак.