21 декабрьдә Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда Казан рәссамы Светлана Гарбузованың күн мозаикасы һәм батик күргәзмәсе ачыла. - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

21 декабрьдә Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда Казан рәссамы Светлана Гарбузованың күн мозаикасы һәм батик күргәзмәсе ачыла.

21 декабрьдә Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда Казан рәссамы Светлана Гарбузованың күн мозаикасы һәм батик күргәзмәсе ачыла.

Гарбузова Светлана Юрий кызы – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Вячеслав Зайцевның укучысы һәм татар театрының үзенчәлекле символы булып торучы – Зәңгәр шәлнең авторларының берсе. Ул татар күн мозаикасы гореф – гадәтләре варисы. Әлеге һөнәр аңа әнисе – республиканың күн буенча беренче профессиональ рәссамы Софья Данил кызы Кузьминыхтан бирелгән.

Күргәзмәдә күрсәтелгән эшләрендә автор татар һөнәрчеләренең традицияләре, Идел буе Болгары мирасы, борынгы төрек дөньясы, татар әкиятләре һәм хикәятләре турында фикерләрен тәкъдим итә. Ул татар тамбур тегүе һәм төрле төстәге өслек белән чигү, тире һәм ефәкне сурәтләү алымын, башка төбәкләр өчен хас булмаган – күн мозаикасы – уникаль татар техникасын куллана. Күргәзмә, Татарстан рәссамнары тарафыннан яңадан торгызылып килүче, татар халкы осталарының мирас байлыгын күрсәтә.

Светлана Гарбузованың иҗат эшләре Татарстанны Санкт-Петербургтагы Рус музеенда, Истанбулдагы, Исламабадтагы, Париждагы эре күргәзмәләрдә тәкъдим итте.

Музейдагы күргәзмәдә паннолар, татар читекләре, костюм детальләре, сумкалар, интерьер әйберләре, батик техникасында рәсемле ефәк тукымалары күрсәтеләчәк.

Әлеге иҗади эшләр авторның шәхси коллекциясеннән һәм Татарстанның «Алтынчәч», «Баядерка», «Казан йортлары», «Пар ат», «Зәңгәр шәл» һ.б. музей тупланмаларыннан.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Казан шәһәре музей комплексы белән берлектә үткәрелә.

Элемтәләр: +7 (843) 567-80-24, +7 (843) 567-80-85, muz_kazankreml@mail.ru
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее (Сөембикә манарасы янында)

Эш режимы: сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе 10:00-18:00, җомга 11:00-20:00

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽