23 сентябрьдә «Манеж» күргәзмәләр залында «Пресинема» күргәзмәсе ачыла - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

23 сентябрьдә «Манеж» күргәзмәләр залында «Пресинема» күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә авторы – Максим Васильев (Казан), Россиядә иң зур анимацион оптик уенчыкларның коллекция хуҗасы. Коллекция сигез ел дәвамында җыелган, күп кенә экспонатлар АКШ һәм Европадан кайтарылган.

«Манеж» күргәзмәләр залында «Пресинема» күргәзмәсе ачыла. Монда килүчеләр кино һәм мультипликация чорының нидән башлануын, стереоскоп һәм күләгә театры, тауматроп һәм зоотропның нәрсә икәнлеген беләчәк.

Экспозициядә XIX-XX гасырлардагы, кино һәм анимация сәнгате барлыкка килүгә этәргеч биргән, йөздән артык уникаль приборлар тәкъдим ителә. Бу – анимация кисәкләрен кинематограф барлыкка килүгә кадәр карарга мөмкинлек бирүче җайланмалар, проект җиһазлары, 3D-сурәтләрне күрсәтү өчен стереоскоплар, оптик алдауга нигезләнгән уенчыклар һәм башка бик күп нәрсәләр. Казанда әле беркайчан да, анимацияне уйлап табучы Эмиль Рейно барлыкка китергән, Праксиноскоп-театр һәм, кинога нигез салучы атаклы бертуган Люмьер җайланмасы, Кинор күрсәтелмәгән.

Тәкъдим ителгән уенчыкларның кайберләре бөтен Россия өчен уникаль, алар арасында Зограскоп – панорамаларын карау өчен аппарат, киноленталы Филоскоп белән блокнот, Фенакистископ анимацион дисклар бар.

Күргәзмәнең интерактив өлешен 20 дән артык прибор тәшкил итә – борынгы уенчыкларның зурайтылган күчермәләре, аларны хәрәкәт иттерергә, әйләндерергә һәм гасырдан артык элек иҗат иткән иллюзияләр һәм мультфильмнарны мөстәкыйль рәвештә яңадан торгызырга мөмкин.

Күргәзмә авторы – Максим Васильев (Казан), Россиядә иң зур анимацион оптик уенчыкларның коллекция хуҗасы. Коллекция сигез ел дәвамында җыелган, күп кенә экспонатлар АКШ һәм Европадан кайтарылган.

Экспозициягә керү ирекле. Проект Президент грантлары Фонды ярдәме белән үткәрелә. Күргәзмәдә махсус экскурсияләр, мастер-класслар һәм анимация тарихы буенча лекцияләр үткәреләчәк.

Белешмәләр өчен телефон:
+7 (843) 567-80-67;
+7 (843) 567-80-68

E-mail:
kremlin-manege@yandex.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽