2021 елда Татарстанда 3,3 млн турист килеп киткән - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

2021 елда Татарстанда 3,3 млн турист килеп киткән

27.01.2022

2022 елның 26 гыйнварында «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында» дигән темага Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышы узды.

2021 елда Татарстанга 3,3 млн турист килгән, бу пандемиягә кадәрге күрсәткечләрнең 92% кадәр. Бу турыда республиканың Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«2021 елда республикада 3,3 млн. турист булган дип фаразлана, бу 2019 ел күрсәткечләрең 92% тәшкил итә. Чиктәш тармакларны да исәпкә алып, туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләрнең суммасы 2021 елда 33,1 млрд.сумга җитә дип исәпләнә, бу, 2019 ел белән чагыштырганда, 16,1% ка күбрәк», – дип билгеләп үтте спикер.

Татарстанда туризм өлкәсе пандемия китергән зыяннан соң планлы рәвештә торгызыла. Республикада яңа проектлар һәм трендлар барлыкка килә, дип ассызыклап үтте ул. 2021 елда республикабыз эшкуарларына глэмпингны үстерү, яңа туристлык маршрутлары булдыру һәм аларны төзекләндерү, җиһазлар сатып алу өчен 47 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Моннан тыш, узган ел Казан Россиянең гастрономия башкаласы дип танылды, бу да туризмны үстерү өчен зур өстенлек бирде.

«2021 елда Казан Россиянең гастрономия башкаласы дигән дәрәҗә алды. Бу безгә көндәшлектә өстенлек бирә һәм гастрономияне, аш-су гадәтләрен үстерү, республикада «тәмле» фестивальләр үткәрү бурычын йөкли», – дип аңлатты Сергей Иванов.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽