31 май көнне 15:00 сәгатьтә Туп утары музеенда «Морза Шереметевларның корал коллекциясе» күргәзмәсе ачыла - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

31 май көнне 15:00 сәгатьтә Туп утары музеенда «Морза Шереметевларның корал коллекциясе» күргәзмәсе ачыла

Беренче тапкыр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында морза Шереметевларның Түбән Новгород өлкәсе тармагына караган нәселенең корал коллекциясе тәкъдим ителәчәк.

31 май көнне 15:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Туп утары музеенда Түбән Новгород дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Морза Шереметевларның корал коллекциясе» күргәзмәсе ачыла.

Шереметевлар нәселенең «Аллаһ һәрнәрсәне саклый» девизы Түбән Новгород губернасының иң зур шәхси дворян коллекцияләренең берсе – Юрин замогының коллекциясендә чагылыш тапкан. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар Россиянең иң борынгы хәрби хезмәт үтәүче нәселнең тарих сәхифәләрен ачачак.

Коралның мемориаль үрнәкләре Шереметевларның төп гаилә традициясен – Ватанга хәрби хезмәт итүне чагылдыра. Күргәзмәдә 1700-1721 елларда Төньяк сугышында катнашкан Ингерманланд драгун полкы командиры Василий Петрович Шереметевның офицер палашы тәкъдим ителгән. 1812 елгы Бөек Ватан сугышында катнашкан Сергей Васильевич Шереметевның кирасир палашы легендар Златоуст остасы Иван Бушуевның күркәм эш үрнәге булып тора.

«Батырлык өчен» 4 нче дәрәҗә Изге Анна ордены билгесе белән бүләкләү коралы 1881 ел үрнәге офицер кылычы аеруча кызыксыну уята. Ул Россия армиясенең Урта Азия походлары Герое генерал Михаил Скобелевка карый.

Экспозициядә Европа, Азия һәм Африканың төрле илләренең үз-үзеңне саклау кирәк-яраклары, салкын һәм утлы корал үрнәкләре тәкъдим ителгән. Аларны декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре: ефәк келәмнәре, декоратив панно, готик җиһазлар тулыландырачак.

Шереметевлар нәселенең бай коллекциясе экспонатлары сезне XVIII-XIX гасырга караган морзаларның көнкүреше дөньясы белән таныштырачак.

Күргәзмә 2022 елның 14 августына кадәр дәвам итә.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽