«Пресинема» күргәзмәсендә март аена программа - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Пресинема» күргәзмәсендә март аена программа

  • «Тылсымлы анимация» иҗади дәрес 6+
    5, 6, 12, 13, 26, 27 март 12:00 сәгать

    Сез тылсымлы анимация дөньясына эләгәчәксез һәм беренче мультфильмнарның ничек барлыкка килүен, ХХ гасырда анимацион җитештерүнең нинди үсеш алуын белерсез. Казанда беренче тапкыр  анимацияне уйлап табучы Эмиль Рейно барлыкка китергән Праксиноскоп-театр һәм атаклы кинога нигез салучыларның бертуган Люмьер Кинор аппараты күрсәтеләчәк.

    Күргәзмәнең интерактив өлешендә сез оптик уенчыкларны тотып карый аласыз. Иҗади дәрестә, уйлап табучыларны төрле анимацион приборлар булдыруга этәргән уенчык – тауматроп ясаячаксыз (программа 5 кешедән торган төркем өчен үткәрелә).

    Бәясе: 250 сум
  • «Йомшак акварель» иҗади дәрес  6+
    7, 8 март 12:00 сәгать

    Сез пумала, буяу һәм су кулланмыйча, төсле сарык йонын катлап салу алымы белән йомшак һәм бик үзенчәлекле картина ясый аласыз. Картинаның сюжетлары төрле булырга мөмкин: пейзажлар, мультфильм геройлары, чәчәкләр, хайваннар һәм башка бик күп төрләр. Әзер эш пыяла астына кысалар белән беркетелә.

    Бәясе: 300 сум
  • «Пресинема» күргәзмәсе буенча экскурсия  12+
    5, 6, 7, 8, 12, 13, 19, 20, 26, 27 март 16:00 сәгать

    Экскурсиядә анимация тарихы белән танышырсыз, XIX-XX гасырлардагы беренче анимацион җиһазларын күрерсез һәм махсус җайланмаларда кыска анимация кисәкләрен карый алачаксыз. Интерактив өлештә һәркем борынгы уенчыкларның күчермәләрен тотып карый ала һәм бер гасыр элек иҗат ителгән иллюзияләр һәм мультфильмнарны мөстәкыйль рәвештә кабатлап карап була (экскурсия 5 кешедән торган төркемнәр өчен үткәрелә).

    Бәясе: 150 сум
  • Граттаж техникасында иҗади дәрес 6+
    19, 20 март 12:00 сәгать

    Балавыз графикасы яки граттаж сәнгатьнең бер генә техникасына да охшамаган. Бу катыргыны үткен корал яки каләм белән тырнап үзенчәлекле ысул ярдәмендэ башкарылган рәсем. Һәркемнең үзе уникаль сурәте ясый ала, ә мондый рәсем ясау хәтта иң кечкенә һәм тәҗрибәләре булмаган рәссамнар өчен дә туры килә. Иҗади дәрес үз-үзеңне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булачак һәм иҗатка кызыксыну уятачак.

    Бәясе: 250 сум

Программаларга һәм экскурсияләргә алдан язылу өчен телефон номерлары:
+7 (843) 567-80-67; +7 (843) 567-80-68.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽