«Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсендә уку елын һәм мәктәп лагерьларын тәмамлау өчен программалар - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсендә уку елын һәм мәктәп лагерьларын тәмамлау өчен программалар

20.04.2023

Уку елы тәмамлана, җәйге каникуллар, чыгарылыш кичәләре һәм лагерьлар вакыты якынлаша.  «Эрмитаж-Казань» үзәге «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе буйлап укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны кече, урта мәктәп укучылары өчен оештырылган уен программаларына чакыра.

Уен программаларында һәм экскурсияләрдә укучылар бөек гаскәр башлыгының тарихын, Македонскийның походлары вакытында булган илләрнең мәдәнияте турында беләчәк.

Программаларны уннан артык катнашучыдан торган төркем өчен уңайлы вакытта һәм уңайлы датада үткәрергә мөмкин.

«Македонский эзләре буйлап, яки җир чигенә сәяхәт» кече мәктәп балалары өчен уен программасы

Катнашучылар легендар гаскәр башлыгы Александр Македонский белән 2500 еллык сәяхәткә чыгачак. Скульптура, археология әйберләре, тәңкәләр, китаплар, рәсемнәр ярдәмендә сөйләнелгән кызыклы һәм мавыктыргыч тарихлар, мифлар һәм риваятьләр бөек герое белән таныштырачак. Үзеңне археолог яки тарихи герой итеп хис итәргә, Македонский белән бергә төрле илләр буйлап сәяхәт итәргә уен, хуш исле тактиль зоналар ярдәм итәчәк. Сезне яңа ачышлар һәм тәэсирләр көтә!

Программаның бәясе: 300 ₽ (керү билеты+экскурсия+уен+сувенир)

«Македонский тарихы, яки 60 минут эчендә бөек булу серләре» урта мәктәп балалары өчен уен программасы

Программада катнашучылар уен формасында бөек гаскәр башлыгы Александр Македонский белән танышачак, геройның тормышыннан кызыклы фактлар һәм серләр беләчәк. Тарихлар, риваятьләр һәм мифлар Греция, Мисыр, Һиндстан һәм Александр үткән башка илләр мәдәнияте белән таныштырачак. Борынгы дөнья сәнгать әйберләре мисалларында җанланачак: археология, скульптура, рәсем сәнгате, корал, нумизматика.

Программаның бәясе: 300 ₽ (керү билеты+экскурсия+уен+сувенир)

«Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе буенча экскурсия

Тамашачыларны Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы хәзинәләр – дөнья тарихындагы иң бөек геройларның берсе – Александр Македонский турындагы хикәягә иллюстрация булып хезмәт итәчәк декоратив-кулланма сәнгать әйберләре, скульптура, рәсем сәнгате, графика көтә. Экскурсия вакытында геройның тормышыннан кызыклы фактлар гына түгел, ә кешелек тарихындагы иң ерак сәяхәт – көнчыгышка походы турында бик күп кызыклы мәгълүмат ачыкланачак.

Бәясе:

Мәктәп укучылары – 150 ₽

1-10 кешелек төркемгә экскурсия хезмәте күрсәтү – 1500 ₽

11-20 кешелек төркемгә экскурсия хезмәте күрсәтү – 2000 ₽

21-30 кешелек төркемгә экскурсия хезмәте күрсәтү – 2500 ₽

«Хәзинә эзләү» маҗаралы квест

«Хәзинә эзләү» маҗаралы уены – Казан Кирмәне белән таныштыру экскурсиясенең мәктәп яшендәге балалар өчен мавыктыргыч итеп эшләнелгән төре. Заманалар чуала, борынгы риваятьләр калкып чыга һәм яңа белемнәр туа. Кирмәннең борынгы картасы белән танышып Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Сөембикә манарасы һәм Туп утарын күргәч, яшерен тамга һәм хатлар сезне хәзинә яшерелгән урынга алып киләчәк. Сандык эчендәге байлык хәзинә эзләүчеләр арасында бүленәчәк!

Бәясе: 450₽ (уен+экскурсия+хәзинә)

Программаларны уннан артык катнашучыдан торган төркемнәр өчен уңайлы вакытта һәм уңайлы датада үткәрергә мөмкин

Программада Пушкин картасы буенча катнашырга мөмкин

Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон номерлары: +7(843) 567-80-32, +7(843) 567-80-34

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽