Казан Кремлендә «Татарстан музейларында рус коллекцияләре» тарихи-этнографик проектын тәкъдир иттеләр - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә «Татарстан музейларында рус коллекцияләре» тарихи-этнографик проектын тәкъдир иттеләр

24.05.2023

2023 елның 24 маенда, Славян язуы һәм мәдәнияте көнендә, Казан Кремлендә «Татарстан музейларында рус коллекцияләре» тарихи-этнографик проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренең презентациясе узды.

Проект кысаларында 5 томлык китап басылган. Алар арасында: «Сарафан комплекслары», «Баш киемнәре һәм бизәнү әйберләре», «Декоратив-кулланма сәнгать. Металл, балчык һәм агачны эшкәртү», «Декоратив-кулланма сәнгать. Бизәк туку. Бизәк төшерелгән тукымалар. Челтәр», XIX гасыр ахыры — XX гасырның беренче яртысында Идел буе Казанында милли костюм». Проектта Татарстан Республикасының 23 музее катнашты. Бастырылган китаплар өстендә әйдәп баручы төбәк этнографлары, галимнәр, тикшеренүчеләр, фольклорчылар һәм Татарстан Республикасының музей эше белгечләре катнашты.

Проект презентациясеннән трансляция язмасын сылтама буенча үтеп карарга мөмкин.

24 һәм 25 майда Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында  (4 подъезд, 2 кат) чаралар узачак:

  • «Рус стиле: халык мәдәнияте традициясе һәм җаны» Идел буе Казанында яшәгән рус халкының реконструкцияләнгән аутентик киемнәр күргәзмәсе. Республикадагы рус халкының традицияләрен чагылдыра һәм тулысынча Казан осталары тарафыннан борынгы музей үрнәкләре буенча башкарылган.

Күргәзмәнең эш вакыты 24 һәм 25 май, 13:00-18:00.

  • Алдынгы сәнгать белгечләре, этнографлар, традицион мәдәниятне тикшерүчеләр: Андрей Боровский (Мәскәү шәһәре), Сергей Глебушкин (Мәскәү шәһәре), Елена Гущина, Екатерина Менгден лекцияләре.

Лекторийның эш вакыты 24 май, 13:30-18:00; 25 май, 14:00-18: 00

Тулырак мәгълүмат алу һәм теркәлү өчен сылтама

Белешмә

2021 елдан Татарстан Республикасында «Татарстан музейларында рус коллекцияләре» тарихи-этнографик проекты уңышлы тормышка ашырыла. «Сарафан комплекслары»ның беренче томының презентациясе 2021 елның сентябрендә узды. Фәнни һәм музей җәмәгатьчелегендә, иҗтимагый оешма вәкилләрендә, дизайнерларда һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән халык мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнүче башка белгечләрдә зур кызыксыну уятты. Беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә Татарстан Республикасы музейларында сакланган рус традицион костюм комплексларының зур репрезентатив фәнни коллекциясе тәкъдим ителде.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽