Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда «Обь буе хәзинәләре»күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда «Обь буе хәзинәләре»күргәзмәсе ачылды

30 июньдә Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда «Обь буе хәзинәләре» күргәзмәсе ачылды. Бу борынгы зәркән сәнгате экспозициясе И.С. Шемановский исемендәге Ямал-Ненец округы музей-күргәзмә комплексында музей фондлары кысаларында махсус үзенчәлекле хәзинә.

Күргәзмәдә Сирия, Иран, Көнбатыш Европа, Византия, Кытай һәм Идел буе Болгары осталары әсәрләрен күрергә мөмкин – барлыгы бакыр һәм көмештән эшләнгән 139 предмет.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Обь буе хәзинәләре» күргәзмәсенең мөһим үзенчәлекләренең берсе – Болгар эшләнмәләре. Башка экспонатлар арасында укчының кулын саклау өчен калканчык, бизәлгән затлы савыт-саба, шулай ук төньяк җайдаклары образлары төшерелгән предметлар.

И.С. Шемановский исемендәге Ямал-Ненец округы музей-күргәзмә комплексының баш саклаучысы. Ольга Соболева күргәзмәдә тәкъдим ителгән уникаль предметлар турында сөйләде.

«Күргәзмә, илебезнең төньягы һәрвакыт арадашчы төбәк булуын раслый, барлык тарихи үзәкләр белән диярлек хезмәттәшлек итүен исбатлый. Предметларның бер өлеше Шурышкар районында зур хәзинәләр составында табылган. Хәзерге вакытта предметларны җирләү җиһазлары составында, төрле каберлекләрдә һәм күмелгән урыннарда табуларын дәвам итә. Бу тарихи-мәдәни объектлар киләчәктә өйрәнү өчен нигез булып тора, мәдәни һәм рухи яктан зур әһәмияткә ия».

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салихов Идел буе болгарларының һәм Төньяк халыкларының үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде. «Күргәзмәнең Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган булуы символик мәгънәгә ия. Аның иң зур казанышларының берсе, алга киткән һөнәрләргә һәм авыл хуҗалыгына таяган, киң халыкара сәүдә. Төрле чыганакларда Идел буе болгарларының төньяк халыклары белән сәүдә итүе турында әйтелә. Бу күргәзмә галимнәргә киләчәк тикшеренүләрендә ярдәм итәр һәм Россиянең тарихи, этник һәм мәдәни күптөрлелегенең яңа картинасын тудырыр, дип ышанам».

«Обь буе хәзинәләре» күргәзмәсен ачу тантанасында шулай ук «Укучының мәдәни көндәлеге»ндә катнашучылары да булды. Алар язылучыларга үз блогларында мәдәни вакыйгалар турында сөйли.

И.С. Шемановский исемендәге Ямал-Ненец округы музей-күргәзмә комплексының «Обь буе хәзинәләре»  күргәзмәсе 2022 елның 18 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽