Яңа елның бәйрәм көннәрендә Казан Кремлендә 230 меңнән артык кеше булды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Яңа елның бәйрәм көннәрендә Казан Кремлендә 230 меңнән артык кеше булды

09.01.2023

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә – 2022 елның 25 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлегендә 230 меңнән артык кеше, ә Яңа ел ярминкәсендә 200 мең турист һәм шәһәр халкы булган.

2022 елның 16 декабрендә Казан Кремле музейларында балалар өчен театральләштерелгән тамашалар, Яңа ел программалары – мастер-класслар, квестлар һәм музей күргәзмәләре буенча экскурсияләр башланып китте. Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан Кремле музейларына барлыгы 25 мең кеше килгән. Ә 1-8 гыйнварда Музей-тыюлык җирлегендә зур һәм кечкенә тамашачылар өчен тылсымлы тамаша – «УхПухи» урам спектакле куелды.

Гыйнвар каникулларында музей-тыюлыкның экскурсия программалары тамашачылар тарафыннан бик яратып кабул ителде. Аннан Казан Кремленә килүче 27 мең кеше файдаланды. Бәйрәмнәрдә безнең кунаклар борынгы ныгытма тарихы һәм «Яңа ел ныгытмасы» экскурсиясендә шәһәр риваятьләре белән танышты, шулай ук «Казанда Яңа ел» автобус экскурсиясендә булды.

Бу кышта җәмәгатьчелек өчен беренче тапкыр Гавами бинасы ишегалды бәйрәм тамашасы урыны буларак ачылды: 20 декабрьдә Кремльдә  Яңа ел ярминкәсе үз эшен башлап җибәрде, ә 25 декабрьдә бәйрәм чаралары программасы старт алды. Биредә балалар өчен спектакльләре, экскурсияләр һәм музыкаль кичәләр узды, Казан актерлары кунаклар белән бергә халык әкиятләре һәм хикәяләрен укыды, Мәскәүнең «Высокие братья» урам театры актерлары яңа «Утраченная легкость» спектаклен күрсәтте. Ишегалдында барлыгы 32 вакыйга булды!

Яңа ел ярминкәсе өчен «Живой город»фонды командасы «Сон Дедушки Мороза – Кыш Бабай төше» спектаклен куйды. Ишегалдында инде алты тамаша узды, тагын дүртесе 13 һәм 14 гыйнвар көннәрендә 16:00 һәм 18:00 сәгатьтә көтелә.

Инклюзив чаралар программаның аерым мөһим өлеше булып тора. Рус ишарәләр теленә тәрҗемә белән ишегалды буйлап экскурсия, шулай ук «Сон Дедушки Мороза – Кыш Бабай төше» спектаклен күрсәтелде.

Гавами бинасы ишегалдында Яңа ел ярминкәсен Татарстан шәһәрләре үсеше институты «Казан Кремле» музей – тыюлыгы белән берлектә оештыра.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽