«Нократ Парейазаврлары» күргәзмәсе Татарстанның табигый тарих музеенда 24 майда ачылачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Нократ Парейазаврлары» күргәзмәсе Татарстанның табигый тарих музеенда 24 майда ачылачак

2023 елның 24 маеннан 27 сентябренә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татарстанның табигый тарих музеенда Киров өлкәсендә Нократ елгасында яшәuoy иң борынгы хайваннарга багышланган «Нократ Парейазаврлары» күргәзмәсе узачак.

Казаннан 200 километр ераклыкта, төньяк-көнчыгышта Киров өлкәсе урнашкан. Ә анда Нократ елгасында буенда кечкенә Котельнич шәһәре тора. Нәкъ менә шушында парейазаврларның Котельнич урыны дигән искиткеч объект бар. Анда 20 дән артык хайван төре табылган, шуларның 16 сы — фәнгә элек билгеле булмаган яңа төрләр. Бу казылмалар искиткеч яхшы хәлдә сакланган.

Котельнич урынында ел саен тикшеренү һәм казу эшләрен Нократ палеонтология музее алып бара. Ул 1994 елда әлеге табигать һәйкәлен өйрәнү һәм палеонтологияне популярлаштыру максатыннан төзелгән. Музейның һәм урнашу урынының визит карточкасы – парейазаврларның җирле төре Дельтавятия (Deltavjatia rossica). Алар зур су үгезе сыман үсемлек ашаучы парарептилияләр булган. Гәүдә озынлыклары 2,5 метрга кадәр җитәргә мөмкин булган. Парейазаврлар планетаның күп кенә төбәкләренә тарала, ләкин Дельтавятийлар Киров өлкәсендә генә табала. Аларның казылма калдыкларын Кировта, Котельничта һәм Татарстанның табигый тарих музеендагы яңа күргәзмәдә генә күрергә мөмкин.

Күргәзмәгә килүчеләргә парейазаврларның оригиналь табылдыклары, шул исәптән тулы скелетлары һәм бу хайваннарның реконструкцияләнгән тышкы кыяфәте тәкъдим ителәчәк. Кировның рәссам-палеоанималисты Сергей Канев күргәзмәне картиналары аша парейазаврларның сәнгатьле сурәтләре белән тулыландырылачак. Кунаклар парейазаврларның яшәү рәвеше, аларга иң киң таралган төркемнәренең берсе булырга мөмкинлек биргән кызыклы анатомик һәм морфологик үзенчәлекләре белән танышачак.

Элемтә өчен телефон номеры : 8 (843) 567-80-37, 8 (843) 567-80-35, e-mail: tabigat06@mail.ru

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татарстанның табигый тарих музее. Эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10:00-18:00, җомга 11:00-20:00, шимбә-якшәмбе 10:00-18:00

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽