Спас-преображение монастыре чиркәү манарасы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Спас-преображение монастыре чиркәү манарасы

Объектның тасвирламасы

Спас-Преображение соборыннан төньяк-көнбатышка чиркәү манарасы урнашкан. Башта манара агачтан төзелә, соңыннан таштан. 1858 елда чиркәү манарасы тузганга күрә сүтеп алына.

1858-1860 елларда яңа дүрт катлы таш чикрәү манарасы төзелә. Беренче кат куб рәвешендә, уртасында капка була. Куб рәвешендәге икенче катның беренче ярусында чиркәү, икенче ярусында чаң, өченче ярусында суга торган сәгать урнаша. Чиркәү манарасы безнең көннәргә кадәр сакланмаган, ул урнашкан урын, игътибар итсәгез, брусчаткада башка төс белән билгеләнә.