Туп утарының төп корпусы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Туп утарының төп корпусы

Объектның тасвирламасы

Төп корпус Туп утары комплексы составына керә.

Бина XVIII гасыр уртасында корал заводы һәм сугыш кораллары саклау максатыннан төзелә.  1825 елда архитектор А.К. Шмидт проекты буенча бина Юнкер училищесының офицерлар составы өчен үзгәртеп корыла. XX гасырның беренче яртысында биредә Казан гарнизонының солдатлары өчен ашханә оештырыла.

Туп утарының төп корпусы бер катлы өлешләр белән тоташтырылган өч катлы бинадан тора. Тышкы бизәлеше барокко стилендә. Бинаның җир асты каты рустика алымы белән бизәлгән. тәрәзәләр арасында – калаклар, (дивардагы декоратив тар чыгынкылар), ике катлы биналар  арасында – плястра. Арка тәрәзәләре зур булмаган тәрәзә йөзлекләре белән камалап алынган, түбәсе чарлак.

Кырый ризалитлар капительләр һәм базалар, тәрәзәләр өстендә декоратив филенкалар (тирәнәйтү) белән бизәлгән. Түбәсе астыннан ике яруслы кәрниз уза.

Өч бина тулысы белән бер-берсен кабатлый. Уртада урнашкан бинаның үзәгендәге капительләр белән пилястрларга фронтон таяна. Үзәктәге бинаның түбәсендә кирпечтән өелгән каравылчы манарасы бар. Ул сигезкырлык формасында, һәр кырындагы аркалы тәрәзә калаксыман чыгынкылар белән бизәлгән. Тәрәзәләр өстендә архивольтлар урнашкан. Каравылчы манарасының түбәсендә дүрт тәрәзә уемы бар.

Үзәктәге бинаның гөмбәзе чүлмәк формасында, анда капма-каршы ике туп урнаштырылган. Туп өстендә ядәрәләр тавы. Югарырак урнашкан сигезкырлы манара очы астан дүрт яфрак белән камап алынган. Манара очына Зилант рәсеме һәм «Пушечный двор» дип язылган тимер флюгер беркетелгән.

1995 елда археологик казу барышында туплар ясау өчен кою чокыры табыла. Хәзерге вакытта чокыр музейлаштырылган. Әлеге уникаль объект Туп утары музееның төп корпусын Көньяк ризалитта урнашыруга сәбәп булып тора, анда күргәзмәләр һәм мәдәни-белем бирү чаралары уздырыла.