Дәүләт оешмалары урнашкан бина - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Дәүләт оешмалары урнашкан бина

Объектның тасвирламасы

Дәүләт оешмалары урнашкан бина 1767-1773 елларда Мәскәү архитекторы В.И. Кафтырев җитәкчелегендә төзелә. Губерна канцеляриясенең ике катлы бинасы Казан Кирмәненең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнаша. Бина түрәләр һәм дәүләт хезмәткәрләре эше өчен бирелә. Соңрак аңа өстәп яңа ике катлы биналар төзелә һәм ахыр чиктә, корылманың гомуми озынлыгы 202 метрга җитә. Бинаның җир асты каты бар, аның гөмбәзле бүлмәләре һәм тәрәзәләре тышкы якка чыга.

Үтәли йөрү өчен каралган ике тыкрык бинаны 3 өлешкә бүлә. Әлеге тыкрыклар эчке ишегалдына чыга, ул ишегаллары ныгытма дивары һәм бина арасында урнашкан.

1781 елда административ реформа нәтиҗәсендә Казан наместниклыгы төзелә. Нәтиҗәдә генерал-губернаторны урнаштыру мәсьәләсе күтәрелә. Шуның нигезендә, канцелярия бинасына наместникны күчерү һәм аңа берничә ял бүлмәсе өстәп төзү карары кабул ителә. Нәтиҗәдә, түрә ике катлы унбиш тәрәзле, янкормалы йортның хуҗасы була. Биредә рәсми кабул итү канцелярияләре, губернаторның шәхси бүлмәләре һәм икенче катта зур тәхет залы урнаша. Тәхет залы иң затлы урын санала. Аның үзәк өлешенең ике ягында искиткеч колонналарда музыкантлар өчен ачык галерияләр була.

1798 елда, Павел I килү хөрмәтенә, әлеге залда беренче тапкыр бал үткәрелә. Кичәгә югары даирә әгъзаларыннан тыш, татар байлары, танылган сәүдәгәрләр, руханилары, шул исәптән мөфти дә чакырыла.

1815 елда архитектура объекты янгыннан соң архитектор А.Шмидт сызымнары буенча торгызыла һәм бердәм кыяфәткә китерелә.

Төзелеш классицизм стилендә башкарыла. Бинаның алгы ягын үзәк һәм кырый өлешләргә бүлеп ныгыту архитектура үзенчәлеге булып тора. Бина тыйнак бизәлгән: беренче һәм икенче каттагы тәрәзәләр йөзлек белән ассызыклана, катлар арадаш кәрниз белән бүленә. Икенче катның дивары рустика алымы белән бизәүдә кулланыла торган, шомартылмаган кытыршы таш белән тышлана һәм өчпочмаклы фронтон белән тәмамлана. Бинаны тулысынча реставрацияләү 2005 елда тәмамлана.