Кремль урамы буенча экскурсия - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Кремль урамы буенча экскурсия, 6+

Җәяүле

60 мин.

Экскурсиянең тасвирламасы

Кремль урамы – Казанның тарихи үзәгендәге төп урам, ул Беренче Май мәйданында башлана һәм Россиянең иң борынгы уку йортларының берсе – Казан (Идел буе) федераль университеты комплексы янында тәмамлана.

Экскурсия кысаларында сез Казан аристократларының йортлары, административ биналар һәм гыйбадәтханә корылмалары белән танышырсыз.

Экскурсиягә түбәндәге телефон номеры буенча алдан язылырга мөмкин:
+7 (843) 567-81-42