«Ислам реформалашу чорыннан бүгенге көнгә кадәр» дип исемләнгән экскурсия - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Ислам реформалашу чорыннан бүгенге көнгә кадәр» дип исемләнгән экскурсия, 6+

Музейлар буенча

Ислам мәдәнияте музее

45 мин.

Экскурсиянең тасвирламасы

Музей экспозициясендә төрки телле кулъязмалар һәм басмалар, Алтын Урда чорындагы керамик эшләнмә үрнәкләре, XIV-XV гасырларда Кирмәндә урнашкан Нур–Гали мәчете макеты, XIX гасырга караган Коръән һәм башка кызыклы экспонатлар бар. Музейда шулай ук «Коръән битләре» дип аталучы интерактив экспонат урнаштырылган. Ул Коръән сүрәләрен танылган нәфис сүз осталары башкаруында тыңларга, үзенчәлекле гарәп тексты һәм Изге Китапның тәрҗемәсе белән танышырга мөмкинлек бирә.