Казанда рәхим итегез!
Сезнең кулыгызда кышкы Казан һәм яңа күңел ачу
урыны – Гавами бинасы ишегалды буйлап сәяхәтнамә.
Әлеге мәйданда 20 декабрьдән алып 15 гыйнварга кадәр
беренче Яңа Ел ярминкәсе узачак.
Сез сәяхәтнамә битләрендә бу урынның тарихын, анда узачак
чаралар исемлеге һәм кышкы Казан турында мөһим мәгълүматларны, иң оста пешекчеләр әзерләгән милли аш-судан
авыз итү урыннарын, туристлар өчен кызыклы булган маршрутлар, «көч урыннары», парклар һәм мавыктыргыч локацияләрнең кайда булуын белерсез. Бәйрәмне якыннарыгыз һәм
туганнарыгыз белән уздырыгыз!
Ә Татарстан буйлап безнең белән бергә онытылмаслык
итеп сәяхәт итегез!
2023 ел безгә куанычлы, кызыклы ачышлар һәм
якты хатирәләр алып килсен! Яңа Ел белән!
Гавами урыннар Ишегалдында
узачак
Яңа Ел ярминкәсе өчен
махсус әзерләнде
Казан Кирмәне – башкалабызның «йөрәге», аның иң борынгы өлеше. Гыйбадәтханәләр, архитектура ядкарьләре, тарихи һәм археологик һәйкәлләр – болар барысы да шәһәрнең күпгасырлык тарихына дәлил булып тора. 2000 елда Казан Кирмәне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бүген ул Россиядәге иң популяр туризм объектларының берсе. Казан Кирмәненә елына 3 миллионнан артык турист килә.
Сөембикә манарасы
Фаразлаулар буенча, XVII-XVIII гасырларда төзелгән 58 метрлы манара, 1549-1551 нче елларда хакимлек иткән Казан ханбикәсе Сөембикә исемен йөртә. Ул күзәтче манарасы вазыйфасын үти. Төньяк-көн-чыгышка 2,08 метрга авышкан булу сәбәпле, ул «ава торган манаралар» исәбендә йөри.
«Кол Шәриф» мәчете
Бу мәчет – татар халкының рухи һәм дини кыйммәтләре яңарышы символы. Мәчетне төзү 1996 нчы елда башлана һәм 2005 нче елда тәмамлана. Ул XVI гасырның беренче яртысында Казан кирмәне эчендә булган мәчет хөрмәтенә торгызылды. Казан ханлыгы чорының кодрәтле дин әһеле һәм дәүләт эшлеклесе Кол Шәриф исемен йөртә.
Благовещение соборы
Казан Кирмәне архитектура ансамбленең бер өлеше һәм шәһәрдә сакланып калган иң борынгы таш корылма. 1552 нче елда Явыз Иван соборны торгызу хакында указ чыгара. 1561-1562 нче елларда зур булмаган агач чиркәү урынында, Псков осталары – Постник Яковлев белән Иван Ширяй, тарафыннан собор торгызыла.
«Эрмитаж-Казань» үзәге
Россиядәге Дәүләт Эрмитажының беренче вәкиллеге Яңа ел бәйрәмнәрендә дә эшләячәк. Сез биредә Рубенс, Ван Дейк, Йорданс, Кече Давид Тенирс әсәрләреннән тупланган күргәзмәләрне карый аласыз.
Гавами бинасы күргәзмә заллары
Биредә, Казан татарларының XIX–XX гасыр тукымаларынан эшләнгән тарихи костюмнарын күрергә мөмкин.
Татарстан табигать тарихы музее
Метеоритлар тупланмасы, «палеонтологик комлык» һәм парейазавр скелеты – музей Татарстан җирлегендә һәм планетабызда булган байлыклар белән таныштыра.
«Манеж» күргәзмәләр залы
Җепшеклек чорыннан – Үзгәртеп коруга кадәр. 1960-1980 нче елларда СССР сәнгате» күргәзмәсен- дә совет чоры мәдәнияте белән танышырга була. Шулай ук совет чоры көнкүреше «Коммуналка» арт-мәйданчыгында да тәкъдим ителә.
Туп утары музее
Экспозиция үзәгендә – металл кою чокыры. Ул 1990 нчы елларда табыла, бу чокырда XVII-XVIII гасырлардан калган кирпеч түшәмә сакланган.
Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее
Музей татар халкының традицияләре һәм этногенезы, аның дәүләтчелеге оешу тарихына багышлана. Экспозициядә тәкъдим ителгән экспонатлар 2000 елдан артык тарихны колачлый.
Ислам мәдәнияте музее
Музейга килүчеләр биредә Идел буе халыкларының ислам традицияләре һәм аның үзен- чәлекләре турында белән таныша ала.
kazan-kremlin.ru
vk.com/kazan_kremlin
@kzn_kremlin
Казан Кирмәне визит үзәге:
+7 (843) 567-80-16
Музейлар эшчәнлегендә 2022 елның 31 декабрендә һәм 2023 елның 1 гыйнварында үзгәрешләр булырга мөмкин.
Казан Кирмәне территориясендәге Гавами урыннар бинасын XVIII гасырда төзиләр. Анда йөз еллар дәвамында дәүләт
хезмәткәрләре эшли, әмма 2016 елдан аланы башка урыннарга
күчерәләр, ә бинада төзекләндерү эшләре башланып китә.
Яңартылган комплекс 2021 елда гамәлгә керә һәм бинага яңа
вазыйфада кулланыла башлый. Хәзер монда креатив иҗат
эшләре өчен мәйданчыклар, күргәзмә урыннары, лекторий
бар. Балалар өчен «Абый & Сабый» һөнәрчелек үзәгендә мастер-класслар үткәрелә.
Беренче катта – «Ураган-Сарай» каһвәханәсе һәм милли аш-су
әзерләүче йортлар: «Алан Аш» кафесы, ТATAR by Tubetey,
«Тимерхан» белән «Чирәм» рестораннары. Монда шулай
ук сувенирлар алу урыны, экскурсияләргә язылу өчен
визит-үзәге дә эшли.
Яңа иҗтимагый
мәйдан –
Гавами
Урыннар ишегалды
Гавами урыннар гасырлар дәвамында
хуҗалык ихтыяҗлары өчен кулланыла, шуңа
да аларның элеккеге вазыйфасы онытыла.
Төзекләндерү эшләреннән соң, бинаның
әйләнә-тирәсен тәртипкә китерү буенча
да эш башкарыла. 2022 елның декабрендә
Ишегалды беренче мәртәбә иҗтимагый
урын буларак ачыла.
Бу проект белән Татарстан шәһәрләрен
үстерү институты, «Рождественка» Мәскәү
бюросы, Miriada Group Казан компаниясе,
«Татинвестгражданпроект» оешмасы шөгыльләнә. Авторлар, тарихи үзенчәлекләрне
исәпкә алып, тирә-юньдә урнашкан төрле
эпохаларга караган тарихи һәйкәлләрне
күздә тотып эш алып барды. Кирмән дивары
һәм Гавами бинасы фасады яктыртылу хисабына Ишегалды тагын да ачылып китте
Әлеге мәйдан ел дәвамында кулланылышта
булачак: кышын Яңа ел ярминкәсе эшләсә,
җәен Ишегалды яшеллеккә күмелеп, бөя һәм
елгасысу белән тулыландырылачак. Димәк,
кафе, рестораннар да җәйге режимда эшләп,
террасаларын кунакларыбыз өчен ачып
күңел ачу чаралары үткәрәчәк.
Кирмәндәге Яңа ел ярминкәсе
Гавами бинасы ишегалдында тәүге вакыйга
– Яңа ел ярминкәсе. Казан Кирмәнендә аның
өчен махсус чаралардан торган программа
төзелде, бизәлеше дә Яңа ел рухында. Бу туристларга Татарстан белән якыннанрак танышырга, ә шәһәр халкына – яңа иҗтимагый урында
ял итәргә мөмкинлек бирә.
Ишегалдында Яңа ел геройлары – куян,
Артур һәм Гүзәл. Алар сезгә мавыктыргыч
бәйрәм программасы буенча күңел ачу
чараларының кайда үтүен хәбәр итеп, ярдәм
итәчәк. Ә инде Кирмән үзәгендәге төп чыршыга күз салсагыз, аның милли бизәнү әйберәре
формасындагы уенчыклар белән бизәлгән
булуын күрерсез.
Ярминкә өчен архитекторлар сәүдә урыннарын гәдати булмаган рәвештә башкарды.
Алар, әйтерсең, бүләк өчен сайлап куелган
тартмачыклар, яки боздан уеп алынган шакмак рәвешендә. Янәшәдә генә – ярминкә геройлары һәм 2023 ел саннары белән бизәлгән
әйләнмәле тумбалар. Аларны күзәтү бик тә кызыклы. Чыршы каршында – хозурлану урыны:
монда балкып торган йолдыз-эскәмияләр
һәм «Ай» арт-объекты урнашкан.
Ярминкәдә катнашучы кунаклар һәм шәһәрлеләр милли татар ашлары белән беррәттән, башка илләрнең аш-суларыннан да авыз итә алачак. Күпсанлы аш-су йортлары махсус Яңа ел ризыклары әзерләде – аларны менюда эзләп табасы гына кала.
Татар утары
Кабан күле буендагы ресторанда традицион рецептлар буенча ясалган татар ашларыннан авыз итәргә мөмкин. Монда шулай ук кайнар коймаклар да тәкъдим ителә.
Ураган-Сарай
Авторлардан махсус сезон эчемлекләре белән десертлар. Алар ностальгия уятачак һәм балачакка алып кайтачак: кетердәп торган кайнаган куе сөт ягылган вафли торбачыклары гына да ни тора.
So Sweet
Табигый ингредиентлардан эшләнгән классик десертлар – кайнар круассаннар белән Яңа ел вафлилары. Болар тәмтом яратучыларны битараф калдырмаячак, әлбәттә.
Крафтлы чәй
Татарстан болыннарыннан җыелган үләннәрнең хуш исе аңкып торган бу чәйне чып-чын самавырдан агызып эчертәләр. Стакан белән үлән чәен агызып алыгыз да, рәхәтләнеп сәйран кылыгыз. Ә төргәк белән күчтәнәчкә дә алсагыз – дусларыгыз белән туганнарыгыз аеруча шат булыр.
Ома Кофе
Бәйрәм өчен әзерләнгән автор эчемлекләре: хуш исле какао, маршмеллоу белән кайнар шоколад, төрле тәмнәр белән кофе һәм чәй, - болар барысы да Яңа ел рухын тагын да ныграк тоярга ярдәм итәчәк.
TopDog
Чын иттән ясалган сосискаларны йомшак күмәчкә яки кырыйлары кетердәп торган багетка куеп бирәләр – аларны төрле соуслар һәм топпинглар белән бизиләр. Ярминкә өчен махсус телне яндыра торган татар хот-догы әзерләнде.
Шулпа йорты
Татар кухнясының иң киң таралган һәм яраткан аш-суларының берсе – ит һәм бәрәңгедән ясалган өчпочмак белән табынга чыгарыла торган кайнар шулпа. «Татар комбо» махсус бүлегендә ике төре бар – тавык шулпасы һәм ит шулпасы.
Tlab
Бу гаилә бренды «Тәмле» дип исемләнгән эремчектән ясалган йомрыларын кайнар шоколад һәм маршмеллоу белән тәкъдим итә. Шулай ук биредә – имбирлы перәннекләр, Раштуа крендельләре һәм җылыта торган глинтвейн да көтә кунакларны.
Түбәтәй
Стритфуд форматындагы татар кухнясы. Бары тик биредә генә кара кыстыбургер һәм ат ите белән кыстыбургер татып карарга була. Десертка исә – кайнар үлән чәе белән чәкчәк йомрысы көтә сезне.
«Ансат» сувенирлары
Бренд татар һөнәрчеләре традицияләрен торгызу белән шөгыльләнә. Ярминкәдә ул милли бизәкләр белән бизәлгән тире һәм мех эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.
«Высокие братья» урам театры гастрольләре
26 – 28 декабрьдә Гавами урыннар Ише- галдында «Высокие братья» Мәскәү театры гастрольләре узачак. Урам театры пионерлары яңа спектакль алып киләчәк – «Утраченная легкость». Гаҗәеп костюмнар, клоунада һәм тамашачылар белән аралашу – болар сезгә онытылмаслык тойгылар бүләк итәчәк.
Балалар спектакльләре
Бәләкәй кунакларны Казан Кирмәнендә урам театрлары күрсәтәчәк тамашалар көтә. 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Ишгелдын- да «Кощей Яңа елга каршы», «Ел фасыллары», «Йонлач турне» һәм «Бүләкләр остаханәсе» әкиятләрен карап булачак.
Сон Дедушки Мороза - Кыш Бабай төше» спектакле
«Живой город» фонды Ишегалды өчен махсус яңа урам спектакле әзерләде: монда сез Шүрәле, Су кызы, Аҗдаһа һәм Кар кызы белән очрашачаксыз. Алар Яңа ел бүләкләрен бир- мәскә тырышсалар да, без бик яхшы беләбез – яхшылык барыбер җиңеп чыгачак.
Кыш Бабай остаханәсе
«Абый Сабый» һөнәр остаханәсе балалар өчен махсус остаханәләр булдырды: 24 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр төрле яшьтәге балалар биредә үз куллары белән Яңа ел бүләкләре ясарга өйрәнә алачак: кызылтүш, болан, Кыш бабай, Кар кызы һәм, әлбәттә, беләзекләр.
Кышкы музыкаль кичәләр
Татар музыкасы белән танышып, яраткан Яңа ел хитларына биергә теләсәгез, Ишегалды- ның уңайлы сәхнәсе – нәкъ менә сезнең өчен. Монда атмсофералы музыкаль сетлар белән яхшы кәеф хөкем сөрә.
«Шәһәр әкиятләре» проекты
Казан театрлары актерлары рольләргә бүлеп балалар әкиятләрен укыячак: Шүрәле белән Камыр Батыр, Морозко һ.б. әкиятләрне тыңларга килегез.
Аудиоспектакль һәм инсталляция
«Живой город» фонды Ишегалды өчен махсус «Диварның җиде хәзинәсе» («Cемь сокровищ стены») дигән проект булдырды. Кирмән ди- вары бүлекләрендә Казан рәссамнары серле хәбәрләр калдырды – алар җиде инсталля- циядән гыйбарәт. Борынгы диварлар нинди серләрне саклый икән? Җавапны әнә шул инсталляцияләрне җентекләп карап, өйрәнеп табарга мөмки.
Ишегалды буйлап экскурсияләр
Яңа шәһәр транспорты турындагы тарихны турыддан-туры архитекторлар белән проект авторларының үзләреннән ишетергә мөмкин булачак. Болар – Наринэ Тютчева («Рожде- ственка» бюросы), Виталий Волков (Miriada Group бюросы) һәм Зилә Гарипова (Татарстан шәһәрләрен үстерү институты). Алар кунаклар өчен махсус экскурсияләр уздырачак.
Экскурсоводлар Җәмилә Локманова белән Лилия Кәлимуллина ике авторлык маршруты булдырды. Алар белән бергә сез Казанның тарихи үзәген карый һәм шәһәр тарихы белән таныша аласыз. Казан турындагы открыткалар һәм биналарның купшы сурәте нәрсә яшерә икән?
Шиһабетдин Мәрҗани урамы
Кабан күленең уң як ярында элеккеге заман шәһәр йортларының иң матур үрнәкләре сакланып калган. Мисал өчен, Мәрҗани урамындагы Гыйззәтуллин (Вәли бай) йорты – шундыйлардан. 2023 елда бу йортның салынганына 200 ел тулачак.
Апанай мәчете
Каюм Насыйри урамы, 29
Сәүдәгәр Якуб бин Солтангали 1768-1770 нче елларда үз хисабына мәчет төзетә. Мәчеттән
бер-ике адымда гына тагын бер тарихи һәйкәл – Каушчы йорты, ул Фатих Кәрим урамында 7
нче йорт адресында урнашкан. Кайчандыр бу йортның хуҗасы атаклы итекләр остасы була.
Юнысов мәйданы
Ислам бакчасының күркәм үрнәге, ул дүрт өлешкә бүленгән. Шуларның берсен, Сагыш бакчасын, төзекләндергәннән соң, көзен ачтылар. Бу тирәдә атаклы табиб Беркутов йорты, алсу төстәге Апанаев-Юнысовлар йорты, неоготика элементлары белән бизәлгән Шамил йорты аерым күзгә ташланып тора. Соңгысында хәзер Габдулла Тукай музее урнашкан. Курчак йортына охшаш Сафа Бәхтиев утарына да игътибар итми калып булмый.
Татар көнкүреше музее
Каюм Насыйри урамы, 11
Иске Татар бистәсенең сакланып калган өлешендә шулай ук Ибраһимовлар, Мәрҗани,
Муллиннарның йортлары да бар. Соңгысында Татар көнкүреше музее эшли. Экскурсия белән
билет 200 сум тора, татар чәен дә өстәп алсак – 300 сум.
Кәрвансарай
Кремль урамы, 2
Монда гасырлар буе сәүдә гөрләп торган. XIX гасыр азагында комплексның бу өлешендә
шәһәр музее ачыла, хәзер ул ТР Милли музее исемен йөртә. Музейның нигезен борынгы артефактларны җыярга яратучы Андрей Лихачев коллекциясе тәшкил итә.
Александров пассажы
Кремль урамы, 17/22
Бу зиннәтле бинада XIX гасыр азагында cәүдәгәр Александр Александров сәүдә үзәге ачып
җибәрә. Биредә кибетләр генә түгел, ә басмаханәләр, хәтта синематограф та була. 1977 елда
пассажның бер өлеше җимерелеп төшә – фасад инде төзекләндерелгән, әмма эчтә әле төзекләндерү эшләре тагын да булырга тиеш.
Петропавел соборы
Муса Җәлил урамы, 21
Иван Михляев исемле сәүдәгәр бу гыйбадәтханәне Петр I нең бирегә килешенә төзетә.
Тыштан ул искиткеч затлы итеп бизәлгән – диварларны тоташ йөзем тәлгәшләре уратып алган.
Бинаның эчендә исә җиде яруслы тәре тартмасы (иконостас) сакланган, аны император таҗы
бизәп тора.
Казан федераль университеты
Кремль урамы, 18
Казан университеты студентлары арасында күренекле шәхесләр бик күп – Лев Толстой, Владимир Ленин һ.б. Россиядәге иң борынгы уку йортларының берсе артында Астрономия обсерваториясе, китапханә, Анатомия театры һәм Химия корпусы урнашкан ишегаллары күренеп тора.
Богоявление чиркәве чаңы
Бауман урамы, 78к2
Казанның төп җәяүлеләр йөри торган урамында урнашкан чаң манарасы 74 метрлы биеклеге
белән генә түгел, ә кабатланмас бизәкле архитектурасы белән дә җәлеп итә. Югарыда күзәтү
мәйданы бар, аннан шәһәрнең тарихи үзәгенә искиткеч манзара ачыла. Моннан Федор Шаляпин чукындырылган аксыл-зәңгәр храм да күренеп тора.
Иске Проломная даруханәсе
Бауман урамы, 49
Бу исемдә Бауманның элеккеге атамасы чагылыш таба – Зур Проломная. Шәһәрне Явыз Иван
басып алганда, Казан диварларын җимереп кергән вакыттан калган исем бу – «пролом» дигәнгә барып тоташа ул. Кайбер өлкән буын вәкилләре аптеканы хәзер дә аның хуҗасы Иоганн
Бренинг исеме белән атап йөртә. Атаклы Казан фармацевты хөрмәтенә аптека шкафларыннан
тарихи экспозиция дә оештырылган.
Сәгать
Габдулла Тукай мәйданы
Циферблтатта гадәти гарәп хәрефләре урынына саннар татар телендә урнаштырылган, ә алар
тирәсендәге язулар татарның сөекле шагыйре Габдулла Тукай әсәрләрендәге
персонажларга ишарә итә.
«Черек күл» паркы
Кышын Казанның иң үзәгендә урнашкан әлеге тарихи паркны Яңа ел иллюминациясе белән 6 метрга җитә торган люстра рәвешендәге арт-объектлар бизәп тора. Монда тимераякта шуарга, тәмле кофе эчәргә һәм китап кибетендә бүләккә китап сайларга була. Төп керә торган урында атаклы Гашыйклар аркасы урнашкан, ул үзенең гаҗәеп акустик эффекты белән билгеле. Арка астына кереп, йөзегезне диварга борып бассагыз, каршы яктагы кешенең сезгә нәрсә әйтүен ишетергә мөмкин.
Лядской бакчасы
Казанның үзәгендә урнашкан бу бакча эчендә шәһәр ыгы-зыгысыннан качарга була. Биредә кичләрен үзгә бер атмосфера хөкем сөрә – элеп куйган лампочкалар кабына да зур яктыртып тора торган шарлар яна башлый. Паркның уртасындагы тарихи фонтан да бакчага ямь өсти.
Горки-Әмәт паркы
Бу зур парк табигый паркларга карый. Аны шулай ук Яңа елга бик матур итеп бизиләр. «В лесу родилась елочка» җыры белән «2023» дип язылган балкып торучы саннарны табарга кирәк. Биредә контейнер үзәге Cube та үзенең галәми бизәлеше белән шаккатырмый калмаячак. Урманга чаңгыда чыгарга була – прокат үзәге чаңгы базасы бинасында урнашкан. 6 гыйнварда паркта «нееет, ты что» һәм «Манго Буст» төркемнәренең концерты көтелә.
Казансу елгасы Яр буе
Казансу елгасының Яр буенда бу кышта хайкинг белән шөгыльләнергә, кайтлар белән идарә итәргә һәм кышкы волейбол уйнарга мөмкин булачак. Ә янәшәдә генә – «УРАМ» экстрим-паркында шәһәрдәге беренче экочыршы пәйда булачак, ул эшкәртелгән материаллардан корылачак. Миллениум күпере белән Милли китапханә арасында «Елга капкалары» инсталляциясе урнашачак – аңа игътибар итегез. Ул шәһәр силуэтын кабатласа, китапханә каршында исә зур хәрефләр белән язылган «тылсым» сүзе пәйда булачак (татар теленнән тәрҗемә иткәндә — «волшебство»).
ТР да Төзелеш тармагы барлыкка килүгә 100 ел тулуга багышланган сквер
Яңа сквер быел беренче кышын каршылый! Биредә иң үзәктә чыршы урнаштырылачак, ачык һавада тимераякта шуар өчен шугалак булыр дип көтелә. 3 гыйнварда скверда Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында балалар бәйрәме узачак. Иң нәни кунаклар прокатка карнавал костюмнары ала алачак.
Горький исемендәге Үзәк парк
Төп Үзәк паркта көндезләрен урман сукмаклары буйлап хозурланып йөрергә мөмкин, монда бик күпләп тиеннәр яши – аларны ашатырга була. Кышкы пейзажлар да – искиткеч. Ә кичләрен паркта Яңа ел иллюминациясе кабыначак – төп аллеядә 10 метр биеклектәге чыршы белән 150 йолдыз балкышы таралуын күрергә теләсәгез, рәхим итегез.
«Ак Чәчәкләр» бульвары
«Ак чәчәкләр» («Белые цветы») җәяүлеләр йөри торган бульвар элеккеге парковка урынында төзелгән. Ул күренекле татар язучысы – татар әдәбияты классигы Габдрахман Әпсәләмов исеме белән атала. Биредә язучы иҗатына ишарәләрне күпләп табарга була – мәсәлән, баса торган машинка телләре рәвешендә эшләнгән арт-объектлар, алар татар алфавитына корылган.
«Салават күпере» Торак комплексы каршындагы парк
Мәдәни үзәкнең түбәсенә менегез дә күз салыгыз – каршыда боз белән капланган күл белән Яңа елның төп чыршысы урнашкан төп мәйданга манзара ачылачак. Мәйданның як-ягында – балалар мәйданчыклары, таганнар урнашкан «калкулыклар», моннан тыш биредә воркаут, экстрим-зона, этләрне йөртер өчен мәйдан, хәтта «кошлар бакчасы» да бар. Декабрьдә «Салават күпере»ндә җылытылган иҗади остаханә эшли башлады, 3 гыйнварда Парклар һәм скверлар дирекциясе татар альтернатив музыкаль төркемнәре катнашында концерт оештырачак.
«Смена» Заман мәдәнияте үзәге
«Смена» Заман мәдәнияте үзәге 2013 елда
элеккеге ат абзарлары бинасында ачылды.
Аның беренче һәм икенче катларында китап
кибете, винил пластинкалар кибете, концептуаль кием-салым белән аксессуарлар сата
торган кибет, каһвәханә, ресторан-оранжерея,
лекторий, галерея эшли.
Адресы: Борһан Шәхиди урамы,
7 нче йорт Күргәзмә 1 гыйнварда эшләмәячәк
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Китапханә элеккеге «Казан» милли-мәдәни
үзәге бинасында урнашкан. Әлеге бина –
шәһәребездәге совет модернизмының иң
билгеле үрнәкләреннән берсе. Эчендә инде
хәзер совет заманыннан берни дә калмаган,
билгеле, 2020 елда кабат ачылыр алдыннан
аны яңарттылар. Хәзер монда театраль мәйданчык, тавыш яздыру студиясе һәм каһвәханә
эшли, ә панорамалы тәрәзәләрдән Казансу
елгасына күренеп тора. Китапханәгә керү –
ирекле, уку билеты кирәкми.
Адресы: Пушкин урамы, 86 нчы йорт
26 декабрь белән 1 гыйнварда эшләми
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-Парк
Элеккеге «Cпартак» аяк киеме ясау фабрикасы
урынында күпвазыйфалы цифра кластерын
2022 елда берничә ай эчендә торгызып куйдылар. Бинада офислар, балалар өчен ИТ-парк,
Россиядәге киберспортчылар өчен күпсанлы
уен урыннары булган арена, концерт залы һәм
«цифра китапханәсе» урнашкан.
Адресы: Спартак урамы, 2 нче йорт
1 гыйнварда эшләми
«УРАМ» экстрим-паркы
Россиядәге иң зур экстрим-парк ике өлештән
тора – ачык өлештән һәм каплаулы өлештән.
Каплаулы өлеше ел әйләнәсе эшли, анда
стрит-плаза урнашкан, ул урам каплавына
тәңгәл. Шулай ук – бетон боул, эйр-парк та
бар, соңгысын еш кына «фанера диңгезе» дип
йөртәләр. Скейтборд, роликлар, самокатлар
ВМХ һәм саклану чаралары арендага бирелә.
Адресы: Кирмән Яр буе, 33 нче йорт
31 декабрьдә һәм 4 гыйнварда эшләми
Камал театры
Россиядәге беренче милли театр Кабан күле
ярында урнашкан, ерактан караганда, ул җилкәннәрен киергән көймәне хәтерләтә. Аның
репертуарында – татар драматургиясенең
классик әсәрләре дә, рус һәм европа драматургларының яңача укылышлы әсәрләре дә,
заман драматургиясе дә бар. Спектакльләр
татар телендә уйнала, әмма тәрҗемә өчен
колакчыннар алырга була.
Адресы: Татарстан урамы, 1 нче йорт
MOÑ
Театр мәйданчыгы башлыча шәһәр тарихлары нигезендәге куелышларга өстенлек бирә,
заманча татар театрын пропагандалый һәм
тамашачыларны үзләрен дә спектакль тудыру
процессына җәлеп итә.
Адресы: Пушкин урамы, 86 нчы йорт
ТР Милли китапханәсенең 2 каты
«Казан» Гаилә үзәге каршындагы мәйдан
Казансу елгасы ярында, Кирмән каршында шәһәрнең төп чыршысы урнашкан. Аның үзенчәлеге – утлы динамика белән бизәлгән булуында. Чыршыны уратып алган гирляндалар чылбыры музыкага сизгер, шуның ярдәмендә алар бизәкләр хасил итә. Йөреп алганнан соң, үзәкнең күзәтү мәйданчыгына менегез: биредә Казанның иң матур күренеше ачыладыр мөгаен.
Профсоюзная урамы
Бу урам – Казанның төнге тормышы һәм гастрономик ләззәтләр урыны. Монда күпсанлы рестораннар, кафе һәм барлар урнашкан. Кайбер күңел ачу һәм туклану урыннары тарихи биналарда урнашкан. Әйтик XVIII гасырдагы Ипи базары бинасында «Мама Фета» грек рестораны эшли.
Vegan day
Ит ашамасагыз да, татар
кухнясы белән танышырга
мөмкинлек бар – Vegan
day кафесына рәхим итегез! Биредә, ит кушмыйча,
веганнар өчен махсус
өчпочмаклар әзерлиләр,
әмма тәме – менә дигән,
телегезне йотарлык.
Адресы: Кави Нәҗми
урамы, 8а
Телефон:
+7 (953) 485-92-82
Пәрәмәч йорты
Нәни генә бу кафеда һәрчак чират була – иң шәп,
эталон булган пәрәмәчләрне яратучылар җыела,
әлбәттә. Пәрәмәчләрне тиз
әзерләп бирәләр – үзең
белән алырга һәм иркенләп шәһәр карап ашап
йөрергә була.
Адресы: Татарстан урамы, 7
Гусь
Әлеге аш-су йорты туристик сәфәрләрне шопинг
белән аралаштыручылар өчен – идеаль урын.
Биредә чып-чын авыл ми-
чендә татар милли кухнясы
классикасын әзерлиләр –
коймак, юка, катлы коймак,
куллама, хәтта... тулы бер
каз да! Соңгысына, дөрес,
заказны алдан биреп куярга кирәк.
Адресы: Җиңү Проспекты,
141, 2 нче кат («Мега»
Сәүдә үзәге)
Телефон:
+7 (962) 556-74-75
Чирәм
Татар милли кухнясы
рестораны үзенең идеаль
формасы һәм эчтәлеге
белән аерылып тора. Шеф-
ашчы Артем Лаптев мирас
булып калган аш-суга бик
сак карашта тора, шулай
ук ул җирле продуктларга
өстенлек бирә, традцион
техника кулланырга ярата.
Адресы: Казан Кирмәне,
Шейнкман тыкрыгы, 5, 3
подъезд
Телефон:
+7 (927) 030-18-85
Артель
Әлеге бистро җирле продуктларны әзерләү буенча
зәркәнлек осталыгына ия
дисәк, һич ялгышмабыз.
Алар традицион һәм яңа
техникаларны аралаштырырга ярата, яңа тәмнәр уйлап
таба. Кабак һәм ысланган ат
ите белән кыстыбый – моны
авыз итми ярамый, шулай
ук үрдәк һәм каз итеннән
өчпочмак, каймак катып
тәкъдим ителә торган татар
канноли-торбаларын да
татырга киңәш итәбез.
Адресы: Мөштәри урамы, 18
Телефон:
+7 (843) 505-00-20
Сетка
Шеф-ашчы Денис Фадеев,
җирле Россия продуктларын кулланып, могҗиза
тудыра – өч ел эшләү дәверендә гастробар җирле
халыкның да, туристларның да яратып килә торган
урынына әверелде.
Адресы: Каюм Насыйри
урамы, 3
Телефон:
+7 (843) 225-05-01
Чәй йорты
1990 нчы елларда ачылган
бу кафе җирле халык өчен
дә, туристлар өчен дә бик
популяр урын. Ул әллә ни
талымлы булмаган рәвештә
бизәлгән, ләкин монда
традицион пешкән ризык
бик тәмле. Шулай ук менә
дигән солянка белән каймак
каткан искиткеч тәмле мантый да алырга була.
Адресы: Бауман урамы, 64/10
Телефон:
+7 (960) 054-55-92
Түбәтәй
Челтәрне булдыручылар
стритфудның татарча
формуласына нигез салучылар. Алар нигез итеп
кыстыбыйны ала һәм аның
эчлеге белән экспериментлар ясарга керешә.
Моннан тыш, «Түбәтәй»дә
һичшиксез токмачлы аш
һәм татар чәен авыз итәргә кирәк.
Адреслары: Бауман урамы,
47/9; Университет урамы, 22;
Кремль урамы, 21; Татарстан
урамы, 3; Бәшир Рәмиев
исемендәге IT-парк, Спарта-
ковская урамы, 2б; Х.Ямашев
урамы, 46 («Парк Хаус»
Сәүдә үзәге)
Телефон:
+7 (843) 249-41-41
Пәрәмәч белән өчпочмакларны авыз итеп өлгергәннәр өчен
«Ясный» фильтр-бары
Шәһәр карап йөргәндә туңып
яки арып китсәгез, монда
кереп җылынырга була – тәмле
фильтр-кофе һәм телне йотардай пирог сезне көтә.
Адресы: Островский урамы, 9
Ichi-go Ichi-e
Азия кухнясы һәм кануни
коктейльләр белән гаҗәпләндерә торган бу матур ресторан
бархоппинг буенча башлангыч
нокта була алыр иде.
Адресы: Бауман урамы, 9А
L’elephant рестораны
Француз һәм рус бистросы – Казан Кирмәне янында
гына. Эчендә исә – гужерлар,
уылдык һәм матур, затлы
тормышның
башка өлешләре.
Адресы: Кремль урамы, 2А
«Каспийка»
Түбән Кабан күле яр буенда
пирста урнашкан балык һәм
диңгез продуктлары белән
демократик ресторан.
Адрес: Хади Такташ урамы, 35
«Сыроварня»
Пицца, паста, үз сыр әзерләү
почмагыңнан менә дигән буррата, искиткеч десертлар һәм
затлы коктейль картасы.
Адресы: Дзержинский
урамы, 14А
Буклетны әзерләделәр:
Камил Асадуллин
Анастасия Тонконог
Диләрә Галиева
Даша Куракова
Марина Орлова
Дизайн -
студия 500na700