17 декабрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәгенә килүчеләр өчен Мәскәү шәһәренең «Собрание» музее коллекциясеннән «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырның механик курчаклары һәм сирәк очрый торган антиквар» күргәзмәсе ачыла - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

17 декабрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәгенә килүчеләр өчен Мәскәү шәһәренең «Собрание» музее коллекциясеннән «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырның механик курчаклары һәм сирәк очрый торган антиквар» күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар механик музыка тарихында төп уйлап табышларны һәм тавыш яздыру эшенең үсешен күрсәтә.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар механик музыка тарихында төп уйлап табышларны һәм тавыш яздыру эшенең үсешен күрсәтә.

17 декабрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәгенә килүчеләр өчен, Европаның иң зур шәхси музее фондларының гаҗәеп һәм сирәк экспонатларына багышланган, меценат Давид Якобашвили һәм аның улы Михаил тарафыннан төзелгән, яңа ел күргәзмәсе ачыла.

«Собрание» музее беренче тапкыр Мәскәүдән читтә уникаль экспонатлар коллекциясен күрсәтә. Татарстан Республикасы халкы һәм кунакларының күп еллар дәвамында җыелган, XVIII-XX гасырга караган антиквар экспонатлар, автоматоннар, үз уйнашлы музыкаль уен кораллары, механик курчаклар белән танышу мөмкинлеге бар. Төзелешендәге, формасындагы, бизәлешендәге һәм кулланыштагы аермаларына карамастан, аларның барысын да оригиналь музыкаль механизмнары булу берләштерә. «Собрание» музееның Сәнгать фондында 20 меңнән артык экспонат бар. Алар түбәндәге коллекцияләргә берләштерелгән: механик музыка кораллары һәм предметлары, декоратив-гамәли һәм сәгать сәнгате, сынлы сәнгать, басма продукция һәм музыка мәгълүматы йөртүчеләр.

Казанга берьюлы берничә коллекция экспонатлары киләчәк. Алар тамашачыга үзенчәлекле музыка уен кораллары һәм автоматлар дөньясын ачачак.

«Безнең өчен бу, һичшиксез, мөһим проект. Беренче тапкыр коллекция предметларын Казанда тәкъдим итәбез», – дип сөйли «Собрание» музеена нигез салучы Давид Якобашвили. – «Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен бу күргәзмә чын Яңа ел бүләге, музыка һәм механика дөньясына мавыктыргыч сәяхәт булыр дип өметләнәм».

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар механик музыка тарихында төп уйлап табышларны һәм тавыш яздыру эшенең үсешен күрсәтә. Механик музыка тарихы борынгы заманнарга ук барып тоташа. Антик вакытларда ук барлыкка килгән бу үзенчәлекле техник алгарыш өлкәсе ике мең елдан артык үсеп, үз эченә механика һәм табигать фәннәренең алдынгы казанышларын берләштерә. Гасырлар дәвамында бу өлкә танылган галимнәр, инженерлар, төгәл механика һәм сәгать эше осталарының игътибарын үзенә җәлеп итә, ә музыкаль механизмнар белән көнкүреш һәм интерьер әйберләре җиһазландырылган.

Бүген безгә үзлектән уйнаучы бик күп төрле музыка кораллары билгеле. Алар гади орган һәм шарманкадан башлап, камилләштерелегән автоматик рояльләр, пианоллар, фисгармонияләр, катлаулы оркестрионнар, орган һәм унакаль курчак-автоматоннарга кадәр барып җитә. Бу экспонатларның гаҗәеп һәм серле үзлекләре – механизмнарны камилләштерү, кеше катнашыннан башка эшли алулары, бизәкләре һәм яңгырашлары белән – профессиональ белгечләргә генә түгел, ә күргәзмәгә килгән төрле яшьтәге тамашачы өчен дә кызыклы булачак.

Күргәзмәгә килгән һәр кешегә аудиогид биреләчәк, аның ярдәмендә коллекция белән танышып һәм механик курчаклар, антиквар экспонатларның авазларын һәм видеоларын карап булачак. Күргәзмә, «Собрание» музее фондларындагы сирәк һәм уникаль язмалардан төзелгән, мәгълүмати мультимедиа белән тулыландырылган.

Элемтә өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-80-34; +7 (843) 567-80-32, hermitage-kazan@mail.ru

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» Үзәге, 3 кат.

Эш вакыты: сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе 10:00-18:00, җомга 11: 00-20:00.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽