Спас манарасы музее - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Спас манарасы музее

ЭШ РЕЖИМЫ

дш ял көне
сш-пҗ 10:00 — 18:00
җм 11:00 — 20:00
шм-якш 10:00 — 18:00

Касса музейның эш көне тәмамланырга 1 сәгать кала алдан ябыла

УРНАШУ УРЫНЫ

МУЗЕЙ ХАКЫНДА

Спас манарасы музее төрле тарихи этапларда ныгытманың фортификациясенә һәм Спас манарасына багышланган. Монда аның билгеле бер вакытларда, Идел буе Болгары чорыннан башлап бүгенге көнгә кадәрге тарихы тасвирлана.

Экспозиция берничә бүлектән тора. Кунакларны Казан Кремле диварлары һәм манаралары тарихы, шулай ук үзгәрешләр белән таныштыра.

Экспозициянең мөһим өлеше – Спас манарасының тарихы. Монда аның ничек үзгәрүе, ярусларның төзелеп бетүе, шулай ук һәркемгә таныш сәгатьнең һәм манара очындагы йолдызның кайчан барлыкка килүе тасвирлана.

Экспозициянең аерым өлеше ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән фортификация корылмаларына багышлана.

Спас манарасы музее

БИЛЕТ БӘЯСЕ

Өлкәннәр350 ₽
Студентлар300 ₽
Пенсия яшендәгеләр250 ₽
Мәктәп укучылары (экскурсовод яки аудиогид белән)200 ₽
Мәктәпкәчә яшьтәге һәм 18 яшькә кадәрге укучылар музейга шәхсән килгәндә түләүсез рәвештә керә ала