Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее

Эш сәгатьләре

дш ял көне
сш – пҗ 10:00 — 18:00
җм 11:00 — 20:00
шм-якш 10:00 — 18:00

Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла.

урнашу урыны

Музей хакында

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее – «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының бүлекчәсе, Кирмәннең иң борынгы өлешендә – элеккеге Сарай чиркәве бинасында урнашкан.

Музей дәүләтчелекнең барлыкка килү тарихын, дин һәм татар халкының гореф-гадәтләрен тасвирлый. Музей экспозициясе 2000 елдан артык чорны үз эченә ала һәм татар халкы, ата-бабаларыбызның матди, рухи мәдәнияте предметлары белән таныштыра.

Экспозициядә Казан ханнары тәхете, Казанның меңъеллык тарихын раслаучы X гасыр чех тәңкәсе, XVI гасыр татарларының гарәп графикасы белән башкарылган язма үрнәкләре һәм башка уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Музейда даими рәвештә таныштыру һәм тематик экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм төрле яшь категорияләренә исәпләнгән башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее

Билет бәяләре

Выставочный зал (1 этаж)Экспозиция (2 этаж)Выставочный зал и экспозиция
Зурлар100 ₽150 ₽200 ₽
Студентлар һәм пенсия яшендәгеләр100 ₽100 ₽150 ₽
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

Программы

Все мероприятия Квесты Мастер класс
Все программы
Все мероприятия Квесты Мастер класс
Хакимият символлары, 6+

Мавыктыргыч уенда катнашучылар татар халыкның хакимият символлары белән тынышачак.

Тулырак
Тылсымлы басма, 6+

Мастер-класс кысаларында катнашучылар махсус алым – басма – ярдәмендә тукыма эшләнмәләрне бизәячәк. Басма – тукымага рәсем ясау ысулы.

Тулырак
Пыяладагы борынгы бизәкләр

Мастер-класс кысаларында катнашучылар, традицион татар орнаментын кулланып, пыяла стаканны бизәячәк.

Тулырак
Кызыл мөһер сере, 6+

Музейда озак вакытлар уникаль артефакт – үзенчәлекле мөһер – саклана. Ул күп кенә серләрне чишүче ачкыч булып тора.

Тулырак
Батырның гаҗәеп аты

Мастер-класста катнашучылар җитен һәм нык бау ярдәмендә ат рәвешендәге уенчык ясый алачак. Шулай ук күчмә төрки халыкларның гореф-гадәтләре, җигүле атланып йөри торан атларга булган бәйләнеше турында мәгълүмат беләчәк. Ат – көч, куәт һәм матурлык символы. Килеп чыккан уенчык яхшы бүләк һәм сувенир булачак.

Тулырак

29.03.2022

29 мартта Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда «Мәдәниятләр багланышы» күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә фестивальдә катнашучылар тарафыннан иҗат ителгән, мәхәббәт, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек кебек гомумкешелек идеяләрен берләштергән 40 тан артык сәнгать эше тәкъдим ителә.

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее

27.03.2022

29 мартта 14:30 сәгатьтә Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда «Cәнгатьтә Көнчыгыш һәм Көнбатыш» лекциясе узачак

Лектор – Хәмзә Шәрипов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан һәм Россиянең Рәссамнар берлеге, ЮНЕСКО халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясенең мактаулы әгъзасы.

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее