Ислам мәдәнияте музее - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Ислам мәдәнияте музее

Эш сәгатьләре

Ислам мәдәнияте музее көн саен эшли

дш-якш 9:00 — 19:30

Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла

урнашу урыны

Музей хакында

Ислам мәдәнияте музее – «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының бүлекчәсе. Кол Шәриф мәчетенең иң биек катында урнашкан.

Музей ислам дине турында гомуми күзаллаулар бирә, татар халкы тарихы һәм мәдәниятендә ислам диненең роле белән таныштыра, татарларның ислам мәдәниятенә, Идел буе халыкларының мөселманнарның гореф-гадәтләренә керткән өлешен чагылдыра.

Музей экспозициясендә төрки телле кулъязмалар һәм басмалар, Алтын Урда чорындагы керамик эшләнмә үрнәкләре, XIV-XV гасырларда Кирмәндә урнашкан Нур–Гали мәчете макеты, XIX гасырга караган Коръән һәм башка кызыклы экспонатлар бар. Музейда шулай ук «Коръән битләре» дип аталучы интерактив экспонат урнаштырылган. Ул Коръән сүрәләрен танылган нәфис сүз осталары башкаруында тыңларга, үзенчәлекле гарәп тексты һәм Изге Китапның тәрҗемәсе белән танышырга мөмкинлек бирә. Музейда даими рәвештә таныштыру һәм тематик экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм төрле яшь категорияләренә исәпләнгән башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.

Ислам мәдәнияте музее

Билет бәяләре

Зурлар200 ₽
Студентлар һәм пенсия яшендәгеләр100 ₽
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

Программы

Все мероприятия Квесты Мастер класс
Все программы
Все мероприятия Квесты Мастер класс
Кол Шәриф коды, 6+

Мавыктыргыч уен көнчыгыш риваятьләре һәм табышмаклары дөньясына алып кереп китә.

Тулырак
100

45 мин.

Квесты

Ислам мәдәнияте музее
Яулык бәйләү сәнгате

Мастер-класста катнашучылар төрле төстәге яулыклар һәм палантиналарны мөселманча бәйләргә өйрәнәчәк.

Тулырак
50

45 мин.

Мастер класс

Ислам мәдәнияте музее
Гарәп каллиграфиясе сәнгате

Һәркем карандаш ярдәмендә матур открыткада гарәп хәрефләре белән үз исемен язарга өйрәнәчәк

Тулырак
150

45 мин.

Мастер класс

Ислам мәдәнияте музее
Пыялага сурәт төшерү, 6+

Пыялага сурәт төшерү алымын үзләштереп һәркем пыяла өслеген чуар бизәкләр белән үзенчәлекли итеп бизи ала.

Тулырак
300

60 мин.

Мастер класс

Ислам мәдәнияте музее
Татарча гаилә вензеле, 6+

Мастер-класста катнашучылар татар милли бизәге белән әйләндереп алынган гаилә вензеле ясый ала.

Тулырак
350

60 мин.

Мастер класс

Ислам мәдәнияте музее

03.06.2022

2022 елның 3 июнендә 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Ун васыять. Автор билгеле» дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Бу дөнья мәдәнияте һәм диннәре тарихы музее фондларының (Дербент шәһәре, Дагстан Республикасы) күчмә күргәзмәсенең премьерасы.

Ислам мәдәнияте музее

03.06.2022

2022 елның 3 июнендә 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Ун васыять. Автор билгеле» дип исемләнгән күргәзмә ачыла

Дөнья мәдәнияте һәм диннәре тарихы музее фондларының (Дербент шәһәре, Дагстан Республикасы) күчмә күргәзмәсенең премьерасы Казанда «Иҗади кешеләр» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Ислам мәдәнияте музее

11.03.2022

11 мартта Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакованың шамаилләре» дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Күргәзмәнең Россия халыклары мәдәни мирасы елында һәм Идел буе Болгары дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгында уздырылуы әһәмиятле.

Ислам мәдәнияте музее

19.02.2022

2022 елның 17 февралендә Чечен Республикасы музееның күргәзмәләр залында «Казан Кремле»музей-тыюлыгы җыелмасыннан «Коръән-аһәң нуры» күргәзмәсе ачыла

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан 2022 ел Россия халыклары сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Күргәзмә шушы ел кысаларына үткәрелә.

Ислам мәдәнияте музее

02.12.2020

В Музее исламской культуры состоялся семинар «Декоративно-прикладное искусство»

Сегодня в Музее исламской культуры состоялся семинар «Декоративно-прикладное искусство Татарстана: традиции и инновации».

Ислам мәдәнияте музее