Татарстан табигать тарихы музее - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Татарстан табигать тарихы музее

Эш сәгатьләре

дш ял көне
сш – пҗ 10:00 — 18:00
җм 11:00 — 20:00
шм-якш 10:00 — 18:00

Кассалар эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла

Урнашу урыны

Музей хакында

Татарстан Республикасы табигать тарихы музее – «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының бүлекчәсе. Ул элеккеге Юнкерлар училищесы бинасында урнашкан.

Музей экспозициясе ике катта 12 залны биләп тора. Музейда геологик белемнең төрле өлкәләреннән бик күп кызыклы мәгълүмат тәкъдим ителгән.

Метеоритлар коллекциясе, интерактив телескоп, космик үлчәүләр галәм серләренә төшенергә ярдәм итә. «Җир минераллары» залында бөтен дөньядан җыелган елкылдап торган кристалл һәм шомартылган минералларны күрергә мөмкин. «Юл Башы» һәм «Борынгы дөнья» залларында тормыш барлыкка килү гипотезалары, планетаның иң борынгы кешеләре, беренче умырткалы хайваннар һәм җир өсте үсемлекләр белән танышырга мөмкин. Планетаның «кара алтыны» хакында нефть һәм токым үрнәкләре коллекциясе, вулкан моделе һәм интерактив скважина бар. «Җир асты байлыклары хәзинәсе» залында Татарстанның файдалы казылмалары һәм аларны чыгару ысуллары турында белергә мөмкин.

Икенче катның палеонтология залларында умыртка баганалары барлыкка килүнең төп этаплары тәкъдим ителгән. Экспонатлар беренче балыклардан башлап, борынгы амфибияләр, җәнлек-кәлтәләр, диңгез рептилияләре, динозаврлар, мамонт, мәгарә аюы, йонлы мөгезборын һәм кеше барлыкка килү белән тәмамлана. Палеонтология үрнәкләренең уен рәвешендәге интерактив мәгълүмат белән тулыландырылуы балаларның игътибарына тәэсир итеп, яңалыкны кабул итүне, үзләштерүне җиңеләйтә һәм аңлаешлы итә.

 «Тарихи аквариум» борынгы балыкларның күләмен һәм рационын тасвирлый; «Юлдагы эзләр» – борынгы хайваннарны палеонтологик реконструкцияләү үрнәге; «палеонтологик комлык» палеонтологның хезмәтен күрсәтә.

Мәгълүматны һәркем аңларлык итеп бирү, һәр залда тактиль һәм интерактив экспонатлар булу музей экспозициясен һәркем өчен аңлаешлы итә.

Музейда даими рәвештә таныштыру һәм тематик экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм төрле яшь категорияләренә исәпләнгән башка мәдәни-белем бирү программалары үткәрелә.  Шулай ук музейда иҗади түгәрәкләр һәм студияләр эшли.

Татарстан табигать тарихы музее

Билет бәяләре

Зурлар350 ₽
Студентлар һәм пенсия яшендәгеләр250 ₽
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

Программы

Все мероприятия Интерактивная программа Квесты Мастер класс
Все программы
Все мероприятия Интерактивная программа Квесты Мастер класс
Өченче планета серләре, 0+

Музей бәләкәй тамашачыларга яңа ачышлар артыннан гаҗәеп маҗаралар тулы ерак тарихи дөньяга сәяхәткә барырга тәкъдим итә.

Тулырак
250

45 мин.

Интерактивная программа

Татарстан табигать тарихы музее
Борынгы хайваннар эзеннән, 0+

«Борынгы хайваннар эзе буйлап» интерактив программасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт кылырга мөмкинлек бирә, хайваннар эволюциясенең ничек узуы һәм планетада яшәүчеләрнең нинди эзләр калдыруы турында кызыклы мәгълүматлар бирә.

Тулырак
250

45 мин.

Интерактивная программа

Татарстан табигать тарихы музее
Югалган дөнья сере, 12+

Катнашучылар «вакыт машинасы» ярдәмендә югалган профессор эзләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә барачак

Тулырак
«Язгы төсләр» майлы буяу снгате буенча мастер-класс

Үзеңне рәсам ролендә сынап карау өчен май белән рәсем ясау мастер-класс менә дигән мөмкинлек.

Тулырак
Виталий Бианка әсәрләренә нигезләнгән урман хикәяләре, 6+

Интерактив дәрестә катнашучылар микроскоп ярдәмендә бөҗәкләрнең төзелешен җентекләп өйрәнә алачаклар.

Тулырак
300

45 мин.

Интерактивная программа

Татарстан табигать тарихы музее
«Әкияти персонажлар» батика буенча мастер-класс

Батика буенча мастер-класс яраткан әкият геройларыгызны буяу ярдәмендә ефәк тукымага төшереп истәлеккә калдырыга ярдәм итә.

Тулырак
Ачышлар бүлмәсе, 6+

Әлеге интерактив дәрестә микроскоп һәм башка төрле зурайткыч җайланмаларны кулланып карый алачаксыз.

Тулырак
300

50 мин.

Интерактивная программа

Татарстан табигать тарихы музее
«Талисман» күннән беләзек ясау буенча мастер-класс

Күн – үз кулларың белән бизәнү әйберләре ясау өчен менә дигән материал.

Тулырак