Гореф-гадәтләр җебен саклап - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Светлана Гарбузованың иҗат эшләре Татарстанны Санкт-Петербургтагы Рус музеенда, Истанбулдагы, Исламабадтагы, Париждагы эре күргәзмәләрдә тәкъдим итте

Күргәзмәнең тасвирламасы

Светлана Гарбузованың күн мозаикасы һәм батик күргәзмәсе.

Гарбузова Светлана Юрий кызы – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Вячеслав Зайцевның укучысы һәм татар театрының үзенчәлекле символы булып торучы – Зәңгәр шәлнең авторларының берсе. Ул татар күн мозаикасы гореф – гадәтләре варисы. Әлеге һөнәр аңа әнисе – республиканың күн буенча беренче профессиональ рәссамы Софья Данил кызы Кузьминыхтан бирелгән.

Күргәзмәдә күрсәтелгән эшләрендә автор татар һөнәрчеләренең традицияләре, Идел буе Болгары мирасы, борынгы төрек дөньясы, татар әкиятләре һәм хикәятләре турында фикерләрен тәкъдим итә. Ул татар тамбур тегүе һәм төрле төстәге өслек белән чигү, тире һәм ефәкне сурәтләү алымын, башка төбәкләр өчен хас булмаган – күн мозаикасы – уникаль татар техникасын куллана. Күргәзмә, Татарстан рәссамнары тарафыннан яңадан торгызылып килүче, татар халкы осталарының мирас байлыгын күрсәтә.

Светлана Гарбузованың иҗат эшләре Татарстанны Санкт-Петербургтагы Рус музеенда, Истанбулдагы, Исламабадтагы, Париждагы эре күргәзмәләрдә тәкъдим итте.

Музейдагы күргәзмәдә паннолар, татар читекләре, костюм детальләре, сумкалар, интерьер әйберләре, батик техникасында рәсемле ефәк тукымалары күрсәтеләчәк.Әлеге иҗади эшләр авторның шәхси коллекциясеннән һәм Татарстанның «Алтынчәч», «Баядерка», «Казан йортлары», «Пар ат», «Зәңгәр шәл» һ.б. музей тупланмаларыннан.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Казан шәһәре музей комплексы белән берлектә үткәрелә.

Элемтә өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-80-24; +7 (843) 567-80-85
muz_kazankreml@mail.ru

Адрес: «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее (Сөембикә манарасы янында)

Эш сәгатьләре: сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе 10:00-18:00, Җомга 11:00-20:00