Абыйлы-энеле Бубыйлар васыяте - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Абыйлы-энеле Бубыйлар васыяте, 0+

Күргәзмәнең нигезен, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондына керүче, Бубыйлар гаиләсенең китаплары һәм вакытлы матбугат басмалары тәшкил итә.

Күргәзмә татар мәгърифәтчеләре һәм укытучылары Гобәйдулла һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубыйларның юбилеена багышланган. 2021 елда татар һәм мөселман җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайның 150 еллыгын, Гобәйдулла Нигъмәтуллин- Бубыйларның 155 еллыгын билгеләп үтә.

Күргәзмә абыйлы-энеле Бубыйларның белем һәм тәрбия фәненә, дин гыйлеменә һәм ХХ гасыр башындагы иҗтимагый-сәяси тормышка керткән өлешен тасвирлый.

Күргәзмәнең нигезен, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондына керүче, Бубыйлар гаиләсенең китаплары һәм вакытлы матбугат басмалары тәшкил итә. Габдулла Бубыйның мәдрәсәдә эшләү, китаплар, сәяси вакыйгалар һәм замандашлар турындагы кулъязмалары һәм истәлекләре – әлеге материалларны тулыландыра. Гобәйдулла Бубый язган арифметика, физика, логика, тел фәненнән дәреслекләр, Габдулла Бубыйның дини эчтәлектәге китаплары аеруча кызыксыну уята. Әлеге предметлар КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе тарафыннан тәкъдим ителде.

Шәкертләрнең хатлары, истәлекләре Иж-Бубый мәдрәсәсендә уку эшчәнлеге белән таныштыра. Әлеге таныклыклар һәм укучылар, мәдрәсә мөгаллимнәренең фотосурәтләре Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Тарих һәм мәдәни мирас музее тарафыннан тәкъдим ителде.

Бүгенге көндә Габдулла һәм Гобәйдулла Нигъмәтуллин-Бубыйлар мирасы тиешенчә бәяләнмәгән. Әлеге күргәзмә шәһәр халкына һәм Казан кунакларына татар милләтенең танылган шәхесләренең идеяләрен ачып бирер дип ышанабыз. Агартуга, милли абруйны үстерүгә, рухи иреклеккә кагылышлы мәсьәләләр абыйлы-энеле Бубыйларны бүген дә аңлаешлы, әһәмиятле итә

Күргәзмә 2022 елның 10 маена кадәр һәр көн 9:00 – 19:30 эшли.

Адрес: Казан, «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы, Ислам мәдәнияте музее Тел: +7 (843) 567-81-25; +7 (843) 567-81-52, +79274203425