26.03.2022
25 мартта, Мәдәният хезмәткәре көнендә, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсе хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды
Тантанада Россия Федерациясе Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директорының административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары Илнур Илгизәр улы Кәримов нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.
Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз һәм аның уңышлары белән горурланабыз!
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля