24.03.2022
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы Кремль һәм музейлар буенча ике яңа тематик интерактив экскурсия әзерләде. Программалар язгы каникулларны актив үткәрергә теләгән балалар, туристлар һәм шәһәр халкы өчен дә кызыклы булачак.
«Татарча кунакчыллык» дип исемләнгән экскурсия кунакларыбызны Казан, Татарстандагы традицияләр белән таныштырачак. Үз эченә Казан Кремле җирлеге буйлап җәяүле экскурсияне, Ислам мәдәнияте музеендагы гарәп каллиграфиясе буенча мастер-классны һәм татар гореф-гадәтләре стилендә милли тәм-томнар белән чәе эчү тантанасын ала.
«Казан Кремле – балаларга» экскурсия туры кече яшьтәге мәктәп укучыларына җайлаштырылган – «Манеж» күргәзмәләр залында анимация уенчыклары күргәзмәсе һәм Казан Кремле җирлеге буйлап интерактив экскурсиядән, анимация уенчыклары мастер-классыннан тора.
Казан һәм Татарстан белән танышу, үз исемеңне гарәпләрнең бормалы язуы стилендә сурәтләү һәм милли татар чәе эчү тантанасы
Үткәрү көннәре – 30 март, 2 апрель, 4 апрель, 13:00 сәгатьтә
Озынлыгы – 2,5 сәгать
Яшь чикләүләре – 6+
Бәясе – 650 сум
Алдан теркәлү кирәк –
https://kazanskiy-kreml.timepad.ru/event/1968056/
Казан Кремле җирлеге буенча тематик экскурсия, анимацияләр күргәзмәсе белән танышу һәм мастер-класс.
Үткәрү көннәре – 29 март, 1 апрель, 13:00 сәгатьтә
Озынлыгы – 2 сәгать
Яшь чикләүләре – 6+
Бәясе – 500 сум
Алдан теркәлү кирәк –
https://kazanskiy-kreml.timepad.ru/event/1968051/
Экскурсияләр, күргәзмәләр һәм музейлар турында тулырак мәгълүмат Кабул итү үзәге телефоны буенча:
+7 (843) 567-80-09, +7 (843) 567-81-42
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля