05.07.2022
«Эрмитаж-Казан» үзәгеБаланы сәнгать әсәрләре белән кызыклы итеп ничек таныштырырга?
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча уен картасы ярдәмендә сәяхәткә барыгыз. Бөек фламанд рәссамы Питер Пауль Рубенс сезне 17 гасыр сәнгать әсәрләре белән таныштырачак.
Уен картасы мөстәкыйль рәвештә мөһим детальләрне билгеләргә һәм сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк. Ребуслар чишәргә, башваткычлар, биремнәр үтәргә һәм фламанд сәнгатенең искиткеч гаҗәеп дөньясын ачарга мөмкин. Күргәзмә буенча уен картасы белән йөрү – чын сәяхәт, ул күргәзмәгә баруны мавыктыргыч һәм истә калырлык итәчәк!
Бик күңелле булачак!
Билетны кассада алырга
Керү билетларының бәясе:
Өлкәннәр-300 сум,
Ташламалы (студентлар, пенсионерлар) -200 сум.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля