01.08.2022
2 август, августның беренче сишәмбесе – Казан Кремле музейларына түләүсез керү көне.
Игътибар итегез, температура һәм дымлылык режимын билгеләнгән күрсәткечтә саклау өчен «Эрмитаж-Казан» үзәгенә, Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеена, Татарстанның табигать тарихы музеена, Туп утары музеена, «Манеж» күргәзмәләр залына керү сеанслар буенча башкарылачак.
«Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның табигать тарихы музее, Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее (экспозиция)
Сеанслар 10:00 сәгатьтә башлана һәм ярты сәгать саен кабатлана. Музейга килүчеләр бер юнәлештә генә хәрәкәт итәчәк. Соңгы сеанс 17:00 сәгатьтә. 13.30-14.00 сәгатькә кадәр санитар эшкәртү өчен тәнәфес. Бер сеанска 30 кеше кертергә рөхсәт ителә.
Сеанслар:
«Манеж» күргәзмәләр залы, Туп утары музее, Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее (күргәзмә)
Сеанслар 10:00 сәгатьтә башлана һәм 45 минут саен кабатлана. Соңгы сеанс 17:15 сәгатьтә. 13.00-13.30 сәгатькә кадәр санитар эшкәртү өчен тәнәфес. Бер сеанска 20 кеше кертергә рөхсәт ителә.
Сеанслар:
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля